Бөгелмә авазы

Балалар исән-имин булсын!

Кышкы каникул көннәрендә балаларның юл-транспорт вакыйгаларына юлыгуына, имгәнүләренә юл куймас өчен Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 25 декабрьдән "Кышкы каникул" дигән профилактик чара үткәрелә. Ул, Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина әйтүенчә, 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк. 2017 елда безнең район һәм шәһәрдә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында...

Кышкы каникул көннәрендә балаларның юл-транспорт вакыйгаларына юлыгуына, имгәнүләренә юл куймас өчен Бөгелмә муниципаль районы территориясендә 25 декабрьдән "Кышкы каникул" дигән профилактик чара үткәрелә.

Ул, Бөгелмә ЮХИДИ бүлеге инспекторы, полиция өлкән лейтенанты Гөлнара Гыйбадуллина әйтүенчә, 7 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

2017 елда безнең район һәм шәһәрдә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 9 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда 9 бала зыян күргән. Аларның 4се - пассажир сыйфатында булган, 1се - велосипедлы, 4се - җәяүле. Юл вакыйгаларының икесе юл аркылы тиешсез җирдә чыгып баручы балалар гаебе белән килеп чыккан.

- Ял көннәрендә, бигрәк тә бәйрәмдә, балалар күмәкләп һәм җәмәгать ял итү урыннарына барган чакта, хәл тагын да кискенләшә, тема бигрәк тә актуальләшә, - ди Бөгелмә районы ЮХИДИ начальнигы Рәйхан Салихов.

Хөрмәтле әти-әниләр! Хөрмәтле якташлар! Балаларның иминлеге өчен беренче чиратта без җаваплы икәнлекне истән чыгармаска иде!

Күңелле һәм хәвефсез яллар сезгә!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: