Бала тәрбияләү – үзәктә
428
0
0

Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган ятим балалар янында эшлекле сәфәр белән Татарстан Республикасының Баш федераль инспекторы Ренат Тимерҗанов булып китте. Үткән атнада ул, Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов белән берлектә, Бөгелмә балалар йортындагы хәлләр белән дә танышты.
Марина КОЛЕСНИКОВА,
хакимиятнең матбугат үзәге җитәкчесе.
"Балалар йортларына юнәлтелгән кызыксыну нигезле. Мин 1 сентябрьгә чаклы Идел буе федераль округында Россия Президентының тулы хокуклы вәкиле Михаил Бабич әмере буенча Татарстандагы ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләнүче барлык йортларны карап чыгарга, мондагы проблемаларны, киләчәккә тәкъдимнәрне тыңларга тиеш", - дип аңлатты Ренат Тимерҗанов.
Таныштыру сәяхәтен балалар йорты директоры Галина Тульникова үткәрде. Бөгелмә балалар йорты китапханә, тәрбияләнүчеләр өчен релаксация һәм психологик бушану бүлмәсеннән, сөйләмендә җитешсезлекләр булганнар белән шөгыльләнү өчен логопед кабинетыннан, музыка, спорт залы һәм башкалардан гыйбарәт. Аның мәйданында мунча һәм кер юу комплексы урнашкан. Тәрбияләнүчеләрнең иҗади сәләтләрен үстерүгә зур игътибар бирелә, биредә музыкага өйрәтү буенча курслар оештырылган, анда балалар бик зур канәгатьлек белән, яратып йөриләр.
Хәзерге вакытта балалар йортында 9 бала тәрбияләнә. (Калганнары гаиләләргә тәрбиягә алынган). Бу җәйдә алар барысы да Минзәлә районының "Полянка" лагеренда ял итәләр.
Балалар йортында үзенчәлекле орган - тәрбиягә бала алган ата-аналар мәктәбе булдырылган һәм ул тулы көченә эшли. Биредә үз гаиләләренә бала алырга әзерләнүче шәхесләр махсус программа үзләштерәләр. Учреждениедә булачак методик үзәккә дә нигез салынган.
Чарада шулай ук Бөгелмә балалар йортына шефлык итүче ТР Федераль казначейлык идарәсе вәкилләре дә катнашты. Әлбәттә, болар барысы да заманча җәмгыятьтә балалар тәрбияләү сорауларының актуальлеге хакында сөйли.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
27 гыйнвар 2021 - 19:24Татарстан табиблары күршесе башына чалгы кадаган ир-атны үлемнән коткарып калган Республика клиник хастаханәсе табибы пациент янына санитар авиация вертолетында очкан.5800
-
27 гыйнвар 2021 - 17:41Бөгелмәдә “Русская изба” экспозицияләр бүлмәсе барлыкка килде Бүлмәдә рус халкы тормышының, милли гореф-гадәтләренең һәм йорт җиһазларын урнаштыру һәм өйне бизәү тәртибенең характерлы үзенчәлекләре күрсәтелде.4800
-
27 гыйнвар 2021 - 16:49«Казан утлары» журналы Марат Кәбировның «Киллер» китабын чыгара Китап февраль аенда сатуга чыгачак.3300
-
27 гыйнвар 2021 - 16:31Татарстан синоптиклары көчле җил, бозлавык һәм томан турында кисәтә Республика территориясендә уртача салкын һәм шул ук вакытта дымлы һава торышы саклана.4800
-
27 гыйнвар 2021 - 15:31«Радуга» үзәге социаль педагогы балалар белән сүзнең көче турында сөйләште Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.4901
-
21 гыйнвар 2021 - 10:09Бөгелмәгә эшлекле визит белән ТР Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Ленар Габдерахманов килде.
-
18 гыйнвар 2021 - 10:05“Бөгелмә-Сервис” ҖЧҖ директоры шәһәрдә юлларның ничек чистартылуы турында сөйләде
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
27 гыйнвар 2021 - 11:06Татарстаннан "ЭкоНива"га - тәҗрибә уртаклашу өченКурск һәм Воронеж өлкәләрендәге «ЭкоНива»ның җитештерү объектларында эшлекле визит белән Татарстан Республикасы делегациясе булды. Очрашуның төп максаты - селекция-орлыкчылык юнәлеше, сөт җитештерү һәм эшкәртү буенча эш тәҗрибәсе белән танышу.11700
-
25 гыйнвар 2021 - 10:16Бөгелмәле кикбоксинг буенча “Moscow Open” Бөтенроссия ярышларында бронза алды “Юность” спорт мәктәбенең кикбоксинг бүлеге спортчысы Тимур Арсланов мактаулы 3нче урынны яулады.30700
-
26 гыйнвар 2021 - 11:13Бөгелмәдә балалар арасында «Коръән көне» бәйгесе узды Конкурсантлар Изге Коръән сүрәләрен яттан сөйләделәр һәм Аллаһ китабын дөрес һәм матур итеп укуда ярыштылар.27800
-
25 гыйнвар 2021 - 17:28Бөгелмә районы Карабаш мәдәният йортында иҗат кичәсе узды Ул Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган иде.18000
-
26 гыйнвар 2021 - 18:01Казан мәктәбендә балаларга идәннән алып пилмән ашаткан аш пешерүче эшеннән җибәрелгән Әлеге хилафлыкны ата-аналар тарафыннан мәктәптә туклануны контрольдә тоту ярдәмендә ачыклаганнар.16300
-
25 гыйнвар 2021 - 19:372021 елда Татарстанда яңа туган сабыйлар өчен бүләк комплектлары бирү дәвам итәчәк Узган елда республикада аз керемле гаиләләр, балалары тугач, 4400 комплект бүләк алган.16100
© 2011 - 2021. Бэгэлмэ авазы (Голос Бугульмы). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Электронная почта редакции: lai-ru@yandex.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+