Бөгелмә авазы

Бакчачы

Бакчада көзге эшләр тулы куәткә бара. Хәзер бакчаны җыештырырга кирәк: карлыган куаклары тирәсеннән киртәләп-күтәртеп куйган рамнарны алырга, су сиптергән көпшәләрне (шланг) җыярга һ.б. Иң авыр эшләрнең берсе - бакчаны казып чыгарга вакыт җитте. Җирне органик һәм минераль ашламалар (фосфорлы-калийлы) керткәч казыйлар. Салкыннар иртә башланачак дип көтелсә, сентябрь ахырында агач-куаклар утырту...

Бакчада көзге эшләр тулы куәткә бара. Хәзер бакчаны җыештырырга кирәк: карлыган куаклары тирәсеннән киртәләп-күтәртеп куйган рамнарны алырга, су сиптергән көпшәләрне (шланг) җыярга һ.б.
Иң авыр эшләрнең берсе - бакчаны казып чыгарга вакыт җитте. Җирне органик һәм минераль ашламалар (фосфорлы-калийлы) керткәч казыйлар. Салкыннар иртә башланачак дип көтелсә, сентябрь ахырында агач-куаклар утырту эшенә керешәләр.
Базарга яңа үсентеләр алырга алдан ук әзерләнеп чыгарга кирәк. Үзегез белән утыртырга теләгән сортларның исемлеге булсын. Безнең табигать шартларына туры килерлек сортларны сайлагыз, җылырак климатлы төбәкләрдәге пи-томникларда үстерелгән үсентеләрне алмаска тырышыгыз.
Сентябрь - иң бай ай. Бигрәк тә - алма өчен. Айның икенче ункөнлегендә алманың көзге сортларын җыя башлыйлар. Алардан соң кышкы сортлар да өлгерә. Саклар өчен алманы коры көнне агачтан өзеп җыялар, селкетеп төшермиләр. Шунда ук алдан әзерләнгән савытларга ипләп кенә тезә баралар.
Саклыйсы алмаларны сөртергә ярамый.
Яз көне агачларга чыбыкча ялгаган булсагыз, алар хәзер 0,6 - 1,2 метрга җитте. Шуңа күрә аларны бәйләп куйган терәк-таякларны озынракларына алыштырырга кирәк. Таякларга үсентеләрне туп-туры итеп бәйлиләр. Чыбыкча ялгаган урыннарны кабат тикшерегез: алар юанаеп, бәйләгән тасмалары буып, кысып тормасын. Яшь алмагач ботакларына дөрес юнәлеш бирү өчен тарттырган бауларны алсагыз да ярый, ботаклар хәзер үз урынын "тапкан" инде.
Карлыганны җыйгач, куакларын тирәләп куйган рамнарны алырга кирәк. Аларны 3 - 5 процентлы бакыр купоросы (1 литр суга 30 - 50 грамм исәбеннән) белән юып, киптереп, алдагы язга кадәр җыеп, урнаштырып куялар. Кара карлыган үрчетергә теләгән кешеләр айның өченче ункөнлегендә ныгып килүче карлыган чыбыкчаларын утыртып, мул итеп су сибеп, 3 - 5 сантиметр калынлыкта черемә белән мүлчәләп куярга тиеш. Түтәлләрдә аларга ярлыклар тагарга, ә бакча журналыгызда, культураларны сортлар буенча утырту планын сызып, алар турында мәгълүматларны теркәп куярга онытмагыз.
Кура җиләклеккә дә ашлама кертегез, туфрагын казып куегыз. Казыганда куптарылып чыккан тамырларны җыя барыгыз. Сирәкләү эшенә дә аерым игътибар бирегез, чөнки куерган куралар-ның җимеше вак, аз була. Кура җиләген дә көз көне утырту яхшы. Иске сортларны яңасы белән алыштырырга уйласагыз, алар арасын (иске кура җиләклек белән яңалары арасын) 5 - 6 метрдан да якын калдырмагыз, югыйсә 3 - 4 елдан иске сортлар белән яңалары шулкадәр аралашып, буталып бетәчәк, сез аларны аера да алмаячаксыз.
Җир җиләге түтәлләренә дә кабат күз салыгыз. Кызарган һәм аклы-көрәнле таплары булган яфракларны җыеп яндырырга кирәк булыр. Ә инде яфраклары бөрешкән булса, аларын, төбе белән алып, юк итәргә, урыннарына яңаларын утыртырга кирәк.
Ай ахырында исә су көпшәләрен, сиптергеч җайланмаларны җыеп, киптереп, ышык урынга алып куярга кирәк. Металл торбалардан суны агызып бетереп, кранны ачык калдыру дөрес булыр.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: