Бөгелмә авазы

Авызга черки булып керә, аждаһа булып чыга

Без газетабызның узган санында психотерапевт, психиатр, нарколог, инә ярдәмендә дәвалаучы терапевт Ринат Хәбибуллин белән әңгәмәләр циклын башлап җибәргән идек. Бүген сүзебезне дәвам итеп, укучыларыбызны хәмер, исерткеч эчемлекләр бәйлелегеннән дәвалану кирәкме, әллә бу яман гадәттән кеше үзе генә дә котыла аламы - шул турыда таныштырырбыз. - Яман гадәт дип әйттегез. Дөрестән...

Без газетабызның узган санында психотерапевт, психиатр, нарколог, инә ярдәмендә дәвалаучы терапевт Ринат Хәбибуллин белән әңгәмәләр циклын башлап җибәргән идек. Бүген сүзебезне дәвам итеп, укучыларыбызны хәмер, исерткеч эчемлекләр бәйлелегеннән дәвалану кирәкме, әллә бу яман гадәттән кеше үзе генә дә котыла аламы - шул турыда таныштырырбыз.

- Яман гадәт дип әйттегез. Дөрестән дә, беренче мәлдә ул шулай аталадыр да. Ләкин бу инде гадәт буенча башкарыла торган гамәлгә керсә, бәйлелеккә күчсә, кешенең психологик бушануы өчен сәбәп булса, ул диагнозга әйләнә, димәк инде чир була, - ди Ринат Сәгыйтович.

Ә чирне дәваларга кирәк. Күп очракта кеше үзе генә бу зәхмәттән котыла алмый. Аңа табиб ярдәме кирәк була. Психологик, психотерапевтик, наркологик дәвалану курслары узу таләп ителә.

- Шунысын онытмаска кирәк, тулысынча савыгу пациентның үзеннән тора. Табиб бу очракта бары тик дөрес юнәлеш күрсәтүче, медицина казанышларын дөрес итеп куллана белүче ролен башкара. Алкоголизмга китергән сәбәпләрне ачыклый белү дә мөһим. Кешегә аның авырлыклары, проблема-борчулары гайре табигый, ягъни күтәрә алмаслык зур бәла булып тоела. Ул үзен кайчагында жәлли, кайчагында бик нык битәрли, кайчагында проблемаларыннан качып "башын комга яшерә". Ләкин аек акыл белән, мантыйк белән уйлап карасаң,әлеге борчулар - ул гадәти тормыш ситуацияләре. Бар да ал да гөл генә булып тормый. Тормыш сынауларын узу өчен аек акылда булырга кирәк. Хәмер монда бернинди дә ярдәмче була алмый.

Шуңа күрә дә алкоголизмнан арыну курсын узганда кеше айнык халәттә булырга, табиб белән аек карашта аралашырга тиеш. Кеше күп очракта үз исемен афишаларга теләми, монысын да Ринат Сәгыйтович нормаль күренеш ди.

- Кешедә оят хисе бар икән, димәк, ул кешелеген югалтмаган. Без тулысынча анонимлык гарантиялибез. "Табиб сере" дигән канунга тап төшермибез. Ә кайчагында рәсми белешмәләр кирәк була. Мәсәлән, социаль органнар гаиләдән балаларын тартып алсалар, эчкечелектән дәвалану узды дигән документ кирәк була. Андыйларга белешмә җибәрәбез.

Шайтан тозагына эләкмәс өчен үз-үзеңне хөрмәт итәргә, кичерә белергә һәм якыннарыңны яратырга кирәк, дигән фикердә Ринат Хәбибуллин.

Әңгәмәдәш - Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА.

Шәхес хокуклары:

Үз фикереңә хокуклы

Хокуклы булырга хокуклы

Үзеңә ошамаганны эшләүдән баш тартуга хокуклы

Үз фикереңне алга сөрергә хокуклы

Хата ясауга хокуклы

Катнашмаска һәм ялгызлыкка хокуклы

Үз гамәлләреңә үзең җавап бирергә хокуклы

Кимсетелүгә тартылмаска хокуклы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: