Бөгелмә авазы

Авыр язмыш тарихы

Була шундый кешеләр, үз энергиясе белән килеп керү белән үк бөтен бүлмәне тутыра. Фәридә Сотникова шундый энергиягә ия булган хатын-кызларның берсе. Аның белән танышуыбыз редакциягә кызы Мариянең иншасын алып килгәннән башланып китте . Шундый мәхәббәт, горурлык белән сөйли ул балалары турында. Баксаң, ул аларга ана түгел икән. Фәридә ханымның сөйләүләре...

Була шундый кешеләр, үз энергиясе белән килеп керү белән үк бөтен бүлмәне тутыра. Фәридә Сотникова шундый энергиягә ия булган хатын-кызларның берсе. Аның белән танышуыбыз редакциягә кызы Мариянең иншасын алып килгәннән башланып китте . Шундый мәхәббәт, горурлык белән сөйли ул балалары турында. Баксаң, ул аларга ана түгел икән. Фәридә ханымның сөйләүләре күңелемә кереп калды һәм аның белән янәдән очрашып сөйләшмичә булдыра алмадым.

"Кунакка килегез, шул-шул адрес буенча, ансыз да табасыз сез безнең йортны, ул башкалардан аерылып тора", - диде. Чыннан да, шулай булып чыкты. Күзне чекрәйтеп кайсы йортта номер язылганлыгын эзләп азапланган вакытта, төрле төсләргә күмелгән, ишегалдында балалар мәйданчыгы булган йортка күзем төште. Шушы булырга тиеш дип, капкадан эчкә атладым. Ялгышмаганмын, ишекне Фәридә ханым үзе ачып җибәрде, кырыена җирән чәчле кызчык йөгереп килеп җитте. "Бу безнең Настя", - дип таныштырды Фәридә ханым. Настя бик ачык йөзле, аралашучан бала булып чыкты.

Тарих башы

Фәридә ханым үз язмышын 40 яшеннән сөйли башлады. Элек Ташкентта яшәгән, өч бала анасы. 2002 елда кызы белән Азнакай районы Урманай авылына кайтып урнаша. Бераз вакыттан соң Бөгелмә районы Березовка авылына күченеп килә. Һәм көннәрдән-бер көнне Себергә барып эшләп кайту теләге уяна аңарда.

  • Күңелем тартты мине шунда. Артык атлыкканымны күргәч, инде аптырап: "Ә сез беләсезме анда кояш юк, кошлар сайрамый, сокланыр әйбер юк", - дип әйтеп куйдылар эшкә алучылар. Анда барып төшкәч, күзләрем шар булды. Табигать гел икенче, кыргый җәнлекләр дә күрергә туры килде. 27 мартта - туган көнем дә төньяк балкышын күрү бәхете тәтеде. Шушында таныштым да инде мин булачак ирем белән. Күңелем юкка гына мине монда алып килмәгән, - дип искә ала Фәридә ханым. - Шунысы кызык, без аның белән гомер буе якын-тирәдә йөргәнбез. Мин - Урманайда, ә ул ике километр ераклыктагы Вахитов авылында яшәгән. Балаларыбыз бер сыйныфта укыган. Шулай 4 ел йөргәнбез бер-беребезне күрмичә. Ирем дә: "Аллаһ Тәгаләдән яхшы тормыш иптәше бирүен сорадым", - ди (беренче гаиләсе таркалган). Һәм менә безнең юллар кисеште. Андый яхшы кешене миңа Аллаһ Тәгалә барлык кичергән кайгыларым өчен биргәндер дип, рәхмәтләремне укыйм".

"Бала хәсрәте күрергә язмасын", - дигән сүзләр, кызганыч, Фәридә ханымны урап узмаган. Хәрби юлны сайлаган улы авариягә эләгеп, 3 ел комада ятканнан соң берничә ел элек бакыйлыкка күчкән. Килене белән оныгы исән-имин, ләкин бик еракта яшиләр. Кызы бүгенге көндә Казан шәһәрендә сөйгәне белән бәхетле гаилә корып гомер итә, ике бала тәрбияләп үстерәләр. Фәридә ханымның тагын бер улы бар. Аңа хатын, ә Фәридә ханыма килен бәхете күрергә насыйп булмый.

Мария

Фәридә ханымның бер улы Ташкентта яшәп кала, өйләнә. Кызлары туа. Аңа Мария дип исем кушалар. Ләкин килененең акылына зыян килә һәм ул 2 яшьлек Марияне чүп контейнерына чыгарып ташлый. Кызчыкны чегәннәр табып ала. Урамнан узып барган бер милиционер калган чегәннәрдән нык аерылып торган баланы күреп ала һәм аның турында сораштыра башлый. Шуннан соң Марияне балалар йортына урнаштыралар. Бу турыда бер генә туганы да белми. Ләкин Фәридә ханымның Ташкентта калган дуслары ил Президентының балалар йорты тәрбияләнүчеләре белән төшкән фотосына тап булалар һәм алар арасыннан Марияне танып алып, хәбәр итәләр. Фәридә ханым югалып калмый, Павел Астаховка хат яза.

Бу вакытта Фәридә ханым комада яткан улы Женя белән Казанда тернәкләнү уза торган була. Шул вакытта Павел Астахов Фәридә ханыма шылтырата: "Хат җибәрдек, 26 март көнне Ташкентта булырга кирәк", - дигән хәбәр җиткерә.

  • Марияне балалар йортыннан алу өчен чын мәгънәсендә тезләнеп йөрергә туры килде. Киленем белән улымны Россиягә алып чыгу өчен паспортлар ясарга кирәк булды. Улыма ясатуы авыр булмады, ә менә киленемә ясатыр өчен һәр почмакта, оялып та тормыйча, ришвәт сорыйлар. Аптырап тормадым, чит илләр министрлыгына киттем. Ничек керткәннәрдер мине анда, ләкин шул ук көнне киленем белән инде сәгать унда без министр каршында утыра идек. Хәлемне аңлатып биргәч, ришвәт сораулары турында җиткердем, 20 минут дигәндә паспорт әзер иде инде. Мария янына башта барырга курыктым, бала күңелен котыртып йөрмим дидем. Ләкин инде эшләр бераз алга киткәч, бардым янына, китүе бик авыр булды... Балакай тәрәзә төбенә басып, тибә-тибә елады... Авырлыклар белән булса да, Аллага шөкер, Марияне алып чыга алдык. Бергәләп Татарстанга әйләнеп кайттык. Килен бу вакытта икенчегә авырлы иде инде".

Настя

  • Татарстанның Азнакай шәһәрендә Настя дөньяга килде. Килен бу вакытка инде гомумән акылдан язган иде, баласын балалар тудыру йортыннан аласы килмәде. Үзем алып кайттым. Озак та тормыйча, аны ана хокукыннан мәхрүм итеп, Үзбәкистанга депортацияләделәр. Бүгенге көндә ул исән түгел инде. Настя үз тарихын әлегә белми. Ул үзен минем кызым дип уйлый. Шулай булып калсын өчен мин аны рәсми төстә кызлыкка алырга уйлыйм.

Никита

  • Улым хатынын Ташкентка озаткач, эчкечелеккә бирелде. Лениногорск шәһәреннән бер кыз белән танышты. Анысы да авырга узды. Бу киленнән дә уңмадык. Эчкечелеккә бирешкән хатын булып чыкты, баласын бер дә карамады. Берсендә Лениногорскийда агач төбендә баласы белән исереп яткан вакытта табып алалар аны. Бала имгән шешәдә сыра белән катнаш сөт була. "Бала миңа кирәкми, аны карый алырлык кеше бар", - дип, минем телефоннарны биргән. Шылтыратулары булды, килеп җиттем. "Иди Никита, возможно, это твоя абика", - дип баланы миңа таба этеп җибәрде. Аны ана хокукыннан мәхрүм иттеләр. Бу вакыйгага ике ел тирәсе вакыт узды инде, ләкин ул як туган-тумачалары Никитаның хәлен белешеп караганнары да юк. Гомумән, алар аны кабул итмәде. Улым ныклап эчкечелеккә бирелеп, хокук бозып, полициягә эләккәч, чыгаруларын сорап бармадым. Аны Үзбәкистанга депортацияләделәр. Бик сирәк кенә шылтыраткалый, улының хәлләрен белешә".

Бәхетле гаилә

Бер кеше башына төшкән кайгы-хәсрәт күтәреп чыкмаслык кебек тоела, ләкин Фәридә ханымның көче барысына да җитә. Бүген алар бәхетле тату гаилә. Фәридә ханым, аның хәләл җефете, балалары Мария, Настя, Никита һәм Фәридә ханымның әнисе. Балалары һәрберсе үз талантына ия. Мария белән Настя музыка мәктәбендә укый. Мария хәтта үзе көйләр яза. "Аның фортепьянодагы уйнавын халык тын калып тыңлый", - ди Фәридә ханым. Ә Настя - җырчы. Аңа әле 6 яшь, менә 7 яше тулгач, аны НТВ телеканалында барган тапшыруларның берсенә җырларга чакырганнар.

Балаларның һәркайсы Фәридә ханымны "әни" дип йөртә. "Ирем дә балаларны үзенекеләр кебек ярата. Алар өчен бер нәрсә кызгынмый. Ул себергә китеп эшләп йөри. "Кайтып керәм бер бала утыра, икенче кайтуыма ике бала, өченчесендә - өчәү!" дип шаярып сөйли ул. Дүртенче кайтуына йортыбызны зурайтып куйдым. Кечкенә иде өебез. Өстәп зур кухня ясаттым".

Фәридә ханым хатын-кыз җилкәсе күпне күтәрә алуын үз мисалында исбатлый. Нәфис зат, әмма көчсез түгел. Инде алга таба барысы да яхшы булсын, бу гаиләгә башка хәсрәт килмәсен иде дип телик.

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Фотолар - Сотниковлар гаилә альбомыннан.

 

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: