Бөгелмә авазы

Авыл юк икән, шәһәр дә юк

21 гыйнвар көнне Акбаш авыл җирлегендә сессия узды. Эшлекле очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, оешма-предприятие җитәкчеләре, районның барлык җитәкче органнары вәкилләре һәм, әлбәттә инде, җирле халык катнашты. Ләйсән ВИЛДАНОВА. 2012 елда "Акбаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 ел үсешенә төп юнәлешләр турындагы доклад белән...

21 гыйнвар көнне Акбаш авыл җирлегендә сессия узды. Эшлекле очрашуда Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймов, оешма-предприятие җитәкчеләре, районның барлык җитәкче органнары вәкилләре һәм, әлбәттә инде, җирле халык катнашты.
Ләйсән ВИЛДАНОВА.

2012 елда "Акбаш авыл җирлеге" муниципаль берәмлегенең социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре һәм 2013 ел үсешенә төп юнәлешләр турындагы доклад белән муниципаль берәмлек башлыгы Рәзгать Хуҗиев чыкты. Ул 2012 елда авыл җирлегендә башкарылган эшләргә, халыкның тормыш дәрәҗәсенә тукталды, яшәү рәвеше һәм башка мөһим мәсьәләләр турында сөйләде.
Акбаш авыл җирлегенә 1975 елда нигез салына, ул 8430 гектар җирне били. Шул исәптән, авыл хуҗалыгы өчен каралган җирләр - 5208 гектар. Территориядә 3 торак пункт: "Акбаш" тимер юл станциясе бистәсе, Андреевка һәм Кирилловка авыллары. Җирлек территориясендә 282 хуҗалык бар. Хезмәт яшендәге халык саны - 425 кеше, шуларның 216сы - ир-атлар, 209ы - хатын-кыз. Үткән ел нәтиҗәләре буенча туучылар - 5, үлүчеләр 7 кеше;
15 кеше авыл җирлегенә күченеп килгән, 23е читкә чыгып киткән. Ха-лыкның яшь ягыннан карасак, 7 яшькәчәләрнең саны - 7 процент,
55 яшьтән өлкәнрәкләр 22 процентны тәшкил итә. Җирлектә 124 шәхси һәм 50 күпфатирлы йорт исәптә. Тимер юл урамыннан кала, барлык өйләргә дә газ кергән, үзәкләштерелгән су- үткәргеч, су бүлгеч гамәлдә. Ике катлы 8 йортның 6сында капиталь ремонт үткәрелгән. Сыйфатлы итеп башкарылган эш өчен йортта яшәүчеләр эш башкаручыларга рәхмәтле. Барлык күпфатирлы йортларда да ике контурлы казаннар урнаштырылган.
Белем бирү өлкәсенә килгәндә, бистәдә Акбаш төп гомумбелем бирү мәктәбе, балалар бакчасы эшли. Аларда 51 бала укый һәм 17 сабый тәрбияләнә. Фельдшер-акушерлык пунктларының саны - 2. Ай саен балалар табибы килә, лекция, әңгәмәләр үткәрә. Ә менә участок табибының бик сирәк күренүе халыкны борчый. Мәдәният учреждениеләреннән
2 китапханә, 2 мәдәният йорты эшли. Шунысы да сөендерә, быел Акбашта авылларда мәдәният йортлары төзү программасы буенча яңа күпфунк-цияле үзәк салыначак.
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә төп юнәлеш - терлекчелек һәм игенчелек. Бистә территориясендә 282 хуҗалык булса, аларның 171е - шәхси ярдәмче. Мондый хуҗалыкларны үстерү, аларга ярдәм итү буенча шактый эшләр эшләнсә дә, кызганычка, халык артык зур активлык күрсәтми.
Күңелгә хафа сала торган иң үткен сорауларның берсе булып бистә эчендәге юллар кала. Бүгенге көндә аларны межалау һәм техник паспорт документлары әзерләнгән. Җитәкчелек быел бистәләрдәге юлларны ремонтлау буенча Федераль программага керүгә зур өметләр баглый.
Сессия эшендә шулай ук авыл хуҗалыгы биләмәләренә җитәкчелек итүче "Акбаш-агро" җәмгыяте директоры А. Кикоть хуҗалыкларның эше белән таныштырып үтте, мәктәп директоры Г. Мадъярова авылның белем бирү өлкәсендәге уңышлары, аның эшчәнлеге турында бай эчтәлекле
доклад белән чыгыш ясады. Авылның ихтирамга лаек иң актив затларының берсе, ветераннар советы рәисе А. Насыйрова бистәнең өлкән буын вәкилләре хакында мәгълүмат җиткерде. Акбаш авыл җирлегенең участок инспекторы В. Җәмилов авылдагы хокукый вәзгыять турында бәян итте.
Үз чыгышында шәһәр мэры И. Касыймов җыелган халыкны район эшчәнлеге белән таныштырды. "Авыллар юк икән, шәһәр дә юк дигән сүз, шуның өчен безнең төп максат - авылларга ярдәм йөзеннән каралган кредитлар, субсидияләр буенча барлык мөмкинлекләрне дә куллану", - дип, бистә җирлеге җитәкчелегенә һәм
авыл хуҗалыгы идарәсенә халык
белән актив эшләргә кирәк икәнен әйтте.
Сессия эше тантаналы вакыйгаларсыз да үтмәде. район башлыгы "Акбаш-агро" җәмгыятенең баш агрономы В. Герасимовка 60 яшьлек юбилее уңаеннан тәбрикләү сүзләрен җиткерде һәм аңа Бөгелмә муниципаль районының Мактау грамотасын тапшырды.
Сессия соңында Акбаш авыл җирлеге җитәкчелеге җыелыш барышында әйтелгән тәнкыйди искәрмәләр һәм тәкъдимнәр буенча чаралар планы эшләү һәм аларны үтәү өчен барлык мөмкинлекләрне булдырырга сүз бирде, 2013 елда башкарыласы мөһим мәсьәләләр билгеләнде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: