Бөгелмә авазы

Авыл хуҗалыгында хәл киеренке

Соңгы берничә елдагы җәйге корылык авыл хуҗалыгы өлкәсендә менә шуңа бәйле мөһим шартларны исәпкә алып эшләү механизмнарын булдыруны таләп итә. 5 июль көнне узган эшлекле киңәшмәдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шул сәбәпле республикада агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә кагылышлы программа кабул итәргә кирәклеген искәртте. Әлфия МОСТАФИНА. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат...

Соңгы берничә елдагы җәйге корылык авыл хуҗалыгы өлкәсендә менә шуңа бәйле мөһим шартларны исәпкә алып эшләү механизмнарын булдыруны таләп итә. 5 июль көнне узган эшлекле киңәшмәдә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов шул сәбәпле республикада агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә кагылышлы программа кабул итәргә кирәклеген искәртте.
Әлфия МОСТАФИНА.
ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов төп игътибарны республика кырларында катлаулы вәзгыять саклануына юнәлтте. Мәсәлән, 20 июньгә Татарстанның 12 районы "корылык зонасы" дип игълан ителгән булса, ай азагында бу исемлеккә тагын 10 район өстәлгән. Әлеге районнарда гадәттән тыш хәл режимы игълан ителәчәк.
Синоптикларның фаразлары да куандырырлык түгел. Сусызлык бөртекләрнең вакытыннан алда өлгерүенә һәм дөрес формалашмавына китерә. "Халык телендә "гәрәбәдәй бөртек" дигән сүз бар, "тиен тырнагы кадәр" дигән гыйбарә дә бар. Быелгысы "тиен тырнагы кадәр" генә булырга мөмкин, шундый хәвеф саклана", - дип кисәтә Марат Әхмәтов. Аның сүзләренә караганда, уҗым культураларындагы бөртекләрдә дымлылык 45 процентка кадәр төшкән. Шуның өстенә, бөртек бик вак булачак, бу аның сыйфатында да чагыла.
Узган киңәшмәләрдә инде кат-кат искәртеп үтелгәнчә, терлекләрне уңышлы кышлату өчен мал азыгы әзерләүгә аеруча игътибар бирү мөһим. Республикада күпьеллык үләннәрне беренче катка чабу инде тәмамланып килә. Барлыгы 450 мең тонна печән һәм 1 265 мең тонна сенаж әзерләнгән. Бу бер баш шартлы терлеккә уртача 9,6 центнер азык берәмлеге дигән сүз. Буа һәм Кайбыч районнарында исә бер баш шартлы терлеккә 14,6 центнер азык берәмлеге тупланган.
"Быел терлек азыгы кыйм-мәт торачак. Беренче чабуны тәмамлаган хуҗалыклар да көн саен техника кертергә кыен булган урыннарда печән әзерләүне дәвам итсен", - ди Марат Әхмәтов.
ТР Президенты, терлек азыгы туплау белән беррәттән, техниканы урып-җыю кампаниясенә әзерләүне бүген алда торган иң беренчел бурыч дип атады. Аның искәртүенчә, быел тупас һәм сусыл азыкны читтән кертү алтын бәясенә торачак.
Министр тагын бер атнадан урак башланачагын хәбәр итте. 8 июльдән урып-җыю комбайннарын массакүләм рәвештә кабул итеп алу оештырылачагын искәртеп, әзерлек эшләренә бик җитди карарга кушты. Рес-публикада бүген 3 700 комбайн исәпләнә, 600 комбайнны ремонтлап бетерәсе калган. Техниканың әзерлеге әлегә төрле районда төрлечә. Марат Әхмәтов районнар, хуҗалыклар җитәкчеләрен урып-җыюны югары дәрәҗәдә һәм сыйфатлы итеп оештырырга чакырды. "Бөртеклеләр уңышына фаразлар быел бик тыйнак. Үстерелгән барлык ашлыкка республикада сорау зур булачак", - ди ул.
Катлаулы һава шартлары игенчелек тармагына гына түгел, терлекчелеккә, бигрәк тә сөтчелек тармагына тискәре йогынтысын бирә. Менә быел сөт җитештерү вакытыннан ике атнага алдан кими башлаган. Шуңа күрә аграр министр урыннарда терлекләрне бигрәк тә төнге тукландыруны оештыруга, тәүлек дәвамында су белән тәэмин ителешкә зур игътибар бирергә кушты.
"Быел ашлык сатудан керемгә өметләнеп булмавын исәпкә алганда, авыл хуҗалыгы җитеш-терүчеләре өчен сөтчелек тармагы төп һәм бердәнбер керем чыганагы булачак ", - дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Бөгелмә районы хуҗалык-ларында кышка азык запасы туплау дәвам итә. 9 июльгә булган рәсми мәгълүматларга караганда, районда җәмгысе 10 000 тонна печән (шуның 6 300 тоннасы җәмәгать терлекләре өчен, 4 600 тоннасы пресслап куелган) хәстәрләнгән, 6 445 тонна сенаж салынган. Бүгенге көнгә 1 баш шартлы терлеккә әзерләнгән мал азыгы 10 центнер тәшкил итә.
Аерым алганда, "Акбаш" (717 тонна), "Рассвет" (525 тонна) һәм "Возрождение крестьянства" (380 тонна) җәмгыятьләре печән әзерләү буенча үзләренә алган планны үтәп чыкканнар. "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалыкта 600 тонна сенаж төргәкләп куелган. Хуҗалыклар бүгенге көндә берьеллык үлән һәм терлек азыгы катнашмасын әзерләү белән мәшгуль.
Иген кырларын корткычларга һәм төрле авыруларга каршы эшкәртү дәвам итә. Җәмгысе 17,5 мең гектар мәйдан (44 процент) - корткычларга, 5,6 мең гектардагы уҗымнар (24 процент) авыруларга каршы эшкәртү узган.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: