Бөгелмә авазы

Авыл хуҗалыгында

Терлекчелек Үткән шимбәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә узган видеокиңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов быел сигез айда республикада терлекчелек тармагындагы хәлләр белән таныштырды.

Министр сүзләренә караганда, республиканың терлекчелек тармагында уңай динамика саклана. Узган сигез айда Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү күләме 804,9 мең тонна тәшкил иткән, 731,5 мең тонна сөт сатылган. Шул ук вакыт эчендә 238,2 мең тонна ит җитештерелгән, аның 61,9 мең тоннасы - мөгезле эре терлек ите, 54,7 мең тоннасы - дуңгыз ите, 119,9 мең тоннасы - кош ите.
Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М. Әхмәтов терлек санын арттырган районнар турында да сөйләде. Тулаем алганда, республикадагы мөгезле эре терлекләр саны 746,7 мең баш тәшкил итә икән. Савым сыерлары - 245,7 мең, дуңгызлар - 440,2 мең, сарыклар һәм кәҗәләр 54,2 мең баш, кош-корт - 13,2 миллион.
Республика күләмендә быел һәрбер сыердан уртача 5 020 килограмм сөт савып алу планлаштырыла. Монда лидерлар булып Әтнә районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре санала, алар үткән сигез айда һәр сыердан 6 740 килограмм сөт савып алуга ирешкән.
Бу урында Бөгелмә муниципаль районында булган үзгәрешләрне дә әйтеп китү урынлы булыр. Узган сигез айда район авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагында уңай үзгәрешләр булган: мөгезле эре терлекләр саны 762 башка арткан. Әмма мөгезле эре терлекләр саны арту әле районның сөтчелек тармагына уңай йогынты ясамаган, ягъни сан арткан, ә сыйфат һаман аксый булып чыга инде бу. Бөгелмә районында бер сыердан 3 995 килограмм гына сөт савып алынуы - моңа ачык дәлил. Шуңа күрә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөт савуда түбән күрсәткечле район җитәкчеләрен әлеге мәсьәләгә аерым игътибар бирергә өндәде. Анысы аңлашыла да, сөт җитештереп саткан хуҗалыкларның көн күрүе дә башка, чөнки сөт сатудан даими табыш алып яши бит алар.
Руслан ҖӘЛӘЕВ.
 
Игенчелек
 
Сентябрь уртасы, табигатьтә көз хакимлек итә. Быелгы шактый катлаулы һава шартларында район игенчеләре булган уңышны җыеп ала алды микән? Терлекләргә кышка мал азыгы җитәрлекме? Менә шушы сораулар белән "Муса Җәлил исемендәге" хуҗалык җитәкчесе Харис Әхмәтгәрәевка мөрәҗәгать иттек.
Басудагы эшләрнең ничек баруы белән танышып йөргәндә очраштык кыр хуҗасы белән. Иң беренче күзгә ташланганы шул: механизаторлар һәр аяз көннең генә түгел, сәгатьнең дә кадерен белеп эшли биредә. Ике заманча комбайн соңгы гектарларда иген җыя, арырак икенче төрле техника көзге чәчүне тә-мамлап килә. Ямь-яшел басуга карап сокланырлык. "Әйе, табигать безне һәр ел сыный. Башта корылык иген уңышын шактый киметте, аннары өзлексез яңгырлар китте. Узган ел белән чагыштырганда, шактый ким чыкса да, булганын җыеп алырга кирәк. Көзге чәчүне тәмамлап киләбез. Орлыклык материалны һәм сатарга дигәнен әзерләп салдык, - ди Харис Хәмит улы. - Терлек азыгын да мулдан әзерләдек. Рәхмәт хөкүмәткә, 200 баш мөгезле эре терлек сатып алуда булышты. Программа нигезендә, фермалар төзекләндерелә, яңалары төзелә".
Терлек азыгы дигәннән, быел районда 1 баш шартлы терлеккә 20,7 центнер исәбеннән әзерләнгән ул. Көзге эшләргә килгәндә, 40 661 гектарда (96 процент) игеннәр җыеп алынган, уртача уңыш - 15,5 центнер ("Татагро"да - 19,3 центнер). Район кырларында карабодай белән люпинны җыеп бетереп киләләр, рапсны уру эшләре бара. "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" һәм "Нуждин" предприятиеләре - алдынгылар рәтендә.
"Татагро" хезмәтчәннәре алдында рапсны югалтуларсыз җыеп алу бурычы тора.
 
Әлфия МОСТАФИНА.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: