Бөгелмә авазы

Артка борылып күз салсак...

Узып баручы Әтәч елында истә калган, газетабыз битләрендә яктыртылган кайбер мөһим вакыйгалар * 33 республика программасының 27се буенча шәһәр һәм районыбызда эш алып барылды. Болар: төзелеш, торакны капиталь ремонтлау, юлларны төзәтү, сулык тирәләрен төзекләндерү, экология елы чаралары, авыл хуҗалыгына бәйле эшләр һ.б. *Якташыбыз йөзүче Александр Красных 2016 ел нәтиҗәләре буенча...

Узып баручы Әтәч елында истә калган, газетабыз битләрендә яктыртылган кайбер мөһим вакыйгалар

* 33 республика программасының 27се буенча шәһәр һәм районыбызда эш алып барылды. Болар: төзелеш, торакны капиталь ремонтлау, юлларны төзәтү, сулык тирәләрен төзекләндерү, экология елы чаралары, авыл хуҗалыгына бәйле эшләр һ.б.

*Якташыбыз йөзүче Александр Красных 2016 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда "Ел спортчысы" булып танылды.

*Ел башыннан ук кар күп яву, ә "Чистый город" җәмгыяте үзенең 18 берәмлек техникасы белән чистартып өлгерә алмау сәбәпле, кышкы каникулда шәһәребез кар астында калды.

*15 гыйнварда моңлы сандугачыбыз - Татарстанның атказанган артисты Бәширә Насыйрованың Казанда гөрләп юбилей концерты узды, аны якташларыбыз исеменнән Бөгелмә Татар мәдәният үзәге вәкилләре котлап кайтты.

*24 гыйнварда "Татмедиа"АҖ генераль директоры урынбасары Әлфия Әдиятова Бөгелмәгә килде, шул көннән "Бөгелмә авазы" газетасының яңа мөхәррире булып Ләйсән Бикбулатова эшли башлады.

* "Ирхәм" мәчете каршында Радик хәзрәт Зәбиров оештырган "Татар халкы тарихы һәм мәдәнияте музее" адресын алыштырды, ул Һади Атласи исемендәге татар гимназиясе бинасына күченде.

*31 гыйнвар көнне шәһәребезнең М. Җәлил урамында берьюлы 5 машина бәрелеште. Бәхеткә, үлем-китем булмады.

*2016 елда эшләр башланган сулык янын төзекләндерү проекты халык өйрәнүенә куелды.

*Февральдә Азнакай районы Сәпәй авылында элекке хезмәттәшебез, танылган журналист, милләтпәрвәр зат Дамир Сәетгали улы Асыловны, тууына 80 яшь тулу уңаеннан, искә алу кичәсе узды. Чарада Бөгелмәдән Ә. Әхмәдиев, Л. Бикбулатова, Ф. Вәлиәхмәт, Ә. Шәвәлиева катнаштылар.

*18 мартта Бөгелмәдә бишенче тапкыр гөрләп "Зәйтүнә" төбәкара мөнәҗәтләр һәм дини җырлар фестивале узды.

*21 апрельдә Татар мәдәният үзәгендә "Бөгелмә авазы" газетасы белән берлектә, "Балкыш" җәмгыяте ярдәме белән "Кыстыбый шоу" фестиваль-конкурсы үтте.

*Җиңү бәйрәме алдыннан Зелёная Рощада Бөек Ватан сугышы ветераны, медицина хезмәткәре Полина Моисеевага багышлап, мемориаль такта ачылды.

*9 Майда шәһәр урамнары буйлап узган "Үлемсез полк" маршында 5,5 меңнән артык бөгелмәле катнашты.

*Шәһәр һәм район мәктәпләрен 375 укучы тәмамлап, олы тормышка юл алды.

*17 июньдә Карабашта17 гаилә яңа йорт ачкычлары алды.

* Июнь ае бик салкын, яңгырлы булып, җәй зарыктырып, соң гына килде. 5 июльдә исә Татарстан территориясеннән "торнадо"лы зур гарасат узды.

*Кызыл Чишмә авылының 90 еллыгы зурлап билгеләп үтелде.

*14 июльдә Бөгелмәдә беренче тапкыр, агротуристлар маршруты белән танышу өчен дип, зур шәһәрләрдән бер төркем журналистлар булып китте.

*26 августта Карабаш бистәсе үзенең 60 еллыгын билгеләп үтте.

*Шәһәр көне уңаеннан бөгелмәлеләрне якташыбыз - космонавт Сергей Рыжиков тәбрикләде. Аннары ул галәмнән урап кайткан Бөгелмә әләмен шәһәр җитәкчесе Линар Закировка тапшырды.

*Бөгелмә урамнарында юлларны тәртипкә китерү өчен 280 миллион сумлап акча тотылды. Эшне җиренә җиткереп башкармаган өчен, "Татнефтедор"лыларга кайбер урыннарда яңа салган асфальтны ватып, яңабаштан сыйфатлы асфальт түшәргә дә туры килде.

*Бөгелмәдә сентябрь ахырында радиацияле яңгыр яуганлык турында хәбәрләр таралды, интернет чыганаклары һәм республика телевидениесе бу хәбәрне раслады.

*Казан дәүләт эзләнүләр технология университеты Бөгелмә филиалында Бөгелмәнең Мактаулы гражданины, профессор, галим, тарихчы Анатолий Васильевич Ефремов истәлегенә мемориаль такта ачылды.

*Бөгелмә шәһәр сулыгы тирәсен төзекләндерү проекты Мәскәүдә "Яшь архитекторлар заманча девелопментта" бәйгесендә югары бәяләнде.

*"Куркынычсыз шәһәр" программасы кысаларында, күпкатлы йортлар ишегалларына видеокүзәтү камералары урнаштырылды.

*Көзнең соңгы аенда республика мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле зур шау-шу купты һәм бу проблема, ни кызганыч, милләт файдасына хәл ителмәде.

*Кыш башы карсыз булып истә калачак. Чын карны декабрь урталарында гына күрдек.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: