Бөгелмә авазы

Арабызда – күркәм кешеләр

Исеменнән алда күркәм эше йөргән кешеләр була. Андыйларны, чын талант, диләр.

Исеменнән алда күркәм эше йөргән кешеләр була. Андыйларны, чын талант, диләр. Ә кайберәүләр Ходай биргән сәләтләрен әрәм итә. Исемсез югалган сәләтлеләр дә байтак. Чын бәхеткә йөрәгендә иҗат утын саклый алганнар гына ирешә. Җаны бар кеше эш урынында гына йомылып утыра алмый. Иҗат активлыгың җитмәсә, кеше белән аралаша белмәсәң, үзлегеңнән белемеңне арттыра бармасаң, тормышта артта калуың бик тиз. Дустым, сабакташым Илгизә Миңнекаевага андый куркыныч янамый, аның эше дә, холкы да туктаусыз хәрәкәт сорый. Ямьле Суык Чишмә авылында үсеп, Димскәй елгасында су кереп, бәләкәйдән үк эшкә чыныгып үскән авыл кызы, мәктәпне тәмамлау белән хезмәткә чумып, 13 ел бер урында Бөгелмәнең РЭТО заводында отмотчик булып эшли. Яшьтән яратып йөргән егете Радик белән гаилә корып, кызлары Алияне тәрбияләп үстерәләр. Әнисе Зәмирә апа ялгыз калгач, каладагы эшләрен, бөтен уңайлыклары булган фатирларын калдырып, әнисен карарга авылга кайта. Димскәйдән йорт сатып алып, аны курчак өенә әйләндерәләр. 13 елга якын Радик белән иңне-иңгә куеп, урын өстендә яткан әниләрен тәрбияләп, кадер-хөрмәт күрсәтеп, азаккы юлга озаталар. Авыр вакытларында да сынмый-сыгылмый ул, чөнки аның терәге, ярдәмчесе ире, бердәнбере Алиясе, юанычы оныклары, күңелен җылатучы, җырлатучы гармуны һәрвакыт янында була. Менә шулар янында булмаса, Димскәй авылы клубында 13 ел сәхнәдән төшмичә баянда уйнап, авылдашлары күңеленә үзенең назын җиткерә алыр иде микән?
Авылда яшәгән кешегә, бигрәк тә хатын-кызга, бу ир-ат, бу хатын-кыз эше дип сайланып, я иреңнең эштән кайтканын көтеп торырга вакыт юк. Шуңа чүкеч, кадак, балта тотарга да, трактор, машина йөртергә да өйрәнергә туры килә аңа. Бу эшләрне белергә тиешлеге турында Ходай Тәгалә туганда ук маңгаена язып куйгандыр. Бер эштән да куркып тормый, аягында нык басып, ирләрне дә уздырып, менә дигән итеп эшләп куя ул. Пенсиягә чыктым, үземнең вазифамны үтәдем дип тик ятмый, һаман хезмәттә.
Илгизәнең ишек алды
Гөл бакчаларына тиң,
Онык карап, гөл үстерергә дә
Ничек өлгерәсең син?
Шәһәрдән кайтып йөрүче Тимур белән Булатны тәрбияләргә дә, өйне, каралты-кураларны тәртиптә тотарга да, иренә, туганнарына гына түгел, дусларына, барлык авыл халкына ярдәм итәргә дә өлгерә.
Гармунда да өздерә ул,
Кулында ут уйната.
Уңган кеше бакчасында
Чәйнүге дә,
Кәлүше дә,
Гармуны да

Барсы да чәчәк ата.
Шушы сыйфатлар аңа яшәү көчен югары ноктада тотарга булышадыр да.
Матур ак карлы кышларда тугангадыр
күңелең һәрвакыт чиста, җаның саф, кылган гамәлләрең матур синең. Авырлыкларга бирешмичә, язмыш сынауларын горур узып, гел алга атлыйсың. Балаларың, ирең, туганнарың, дусларың, авылдашларың өчен яшәү өлгесе син. Сиңа карап сокланабыз, синең белән горурланабыз.
Кадерле Әниебез, дустыбыз Илгизә, дөньяга аваз салган бәхетле көнең, гомер бәйрәмең белән чын күңелебездән котлыйбыз. Барлык матур, изге теләкләребезне сиңа шигъри юллар аша юллыйбыз.
Әрсез чүп үләне кебек,
Суык Чишмәдә үстек без:
Тал башына эленеп,
Парашюттан төштек без...
Яз җиткәчтен каеннарның
Кочып суын тәмләдек...
Сагыз итеп, гудрон дигән
Ысмаланы чәйнәдек...
Балчык сылап куя идек
Яраланган урынга...
Әти булдык, әни булдык,
Арттан килгән буынга...
Кат-кат чөгендер утадык,
Җәй буе басу сөреп...
Негр сыман кара яндык,
Кояш астында йөреп.
Кышын кыектагы бозны
"Туңдырма",
дип яладык...
Тимер чананы да шулай
Кайчак ялап карадык...
Терекөмеш тәгәрәттек,
“Матур бөрелә”,
диеп. 
Тышка яланаяк чыктык,
Эрзинкә кәлүш киеп...
Бирешмәдек, адашмадык,
Гомер дигән буранда...
Барлык туганнар, оныклар, ирең Радик исеменнән, кызың Алия, киявең Олег һәм бергә уйнап үскән авылдаш дустың Гүзәл.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: