Алыргамы, алмаскамы?
Федераль ташламаларга ия булган һәр кеше 1 октябрьгә кадәр үзе өчен бер сорауга ачыклык кертергә тиеш: 2013 елда социаль хезмәтләр тупланмасыннан (телдә "соцпакет" дип йөртелә) файдаланачакмы, әллә аннан баш тартып, акчалата компенсация генә алачакмы?
Бер нияткә килгән, 2013 елда да шул юлны сайлаган кешегә Пенсия фондына мөрәҗәгать итеп торуның хаҗәте юк. Ә инде кеше фикерен үзгәрткән икән,
1 октябрьгә кадәр яшәү урынындагы Пенсия фондына барып, яңа гариза язарга тиеш.
Социаль тупланмалар бәясе ел саен индексацияләнеп тора. 2012 елның 1 апреленнән ул 795 сум 88 тиен тәшкил итә. Шуның 613 сумы - даруларга, 94 сум 83 тиене - шифаханәләрдә дәвалануга, 88 сум 05 тиене юл чыгымнарына туры килә. Боларның һәрбер өлешен кеше натуралата да, акчалата да алырга хокуклы.
Шунысына аерым игътибар итегез, табиб язып биргән дарулар бәясенең гражданнарга бирелә торган соцпакет бәясеннән күпкә артып китүе ихтимал. Социаль хезмәтләр тупланмасына хокукы булган кеше аннан баш тартып, акчалата компенсация алырга да хокуклы. Андыйларга, билгеле, табиб рецепты буенча түләүсез дарулар бирү каралмаган.
Кешенең хроник чирләре азмаган чакта, хәле борчылырлык булмаганда, натуралата ташламаларны акчага алыштырырга теләве аңлашыла, әлбәттә. Тик менә чир көчәеп, озакка сузылган дәвалану таләп ителә, күптөрле дарулар кирәк була башласа, ул компенсация акчасының гына җитмәве көн кебек ачык. Еш кына гаилә бюджетында андый акча табылмый да.
Шуңа күрә дә соцпакеттан баш тартканчы, башта ныклап уйлагыз: акча алу отышлырак булырмы, әллә хезмәтләрдән файдаланумы? Акча аласыз икән, социаль хезмәтләр тупланмасын, Пенсия фондына гариза язып, 1 октябрьдән генә яңарту мөмкин булачак. Шуннан соң бер ел дәвамында сез үзегезнең карарны үзгәртә алмыйсыз (Россия законнарында бу каралмаган).
Ә инде 2012 елда даруларны бушлай алу хокукыннан файдаланган кешегә Пенсия фондына кабат гариза язып торуның хаҗәте юк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
16 гыйнвар 2021 - 13:27Светлана Рагулина: “Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләрнең бер көндә генә бетәсе юк” Узган елның 11 аенда 213 бөгелмәле төрле җәнлекләр һөҗүменә дучар булган. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә нәкъ әнә шул сан теркәлгән. Һөҗүм иткәннәр арасында сукбай этләр дә, йорт хайваннары да бар.3000
-
16 гыйнвар 2021 - 11:36Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре Хач ману бәйрәмендә коенганда куркынычсызлык чаралары турында искә төшерә 18 гыйнвардан 19 гыйнварга каршы төндә православие дөньясы «Крещения Господня» яки «Богоявление»не бәйрәм итә.2200
-
16 гыйнвар 2021 - 11:04Татарстанда башлангыч сыйныфлар өчен яңа татар теле дәреслекләре эшли Әзер дәреслекләр полилингваль мәктәпләр һәм мәгариф оешмалары базасында - Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты партнерларында тестлар уза инде.5400
-
16 гыйнвар 2021 - 09:41Үгез кемгә нәрсә вәгъдә итә 2021 ел – Җир үгезе елы. Ул җир кебек уңдырышлы һәм хезмәт елы булырга тиеш. Чөнки үҗәт үгезгә җирдә казыну, эшчәнлек хас.5400
-
16 гыйнвар 2021 - 09:22ТР яшьләр парламенты юлда йөрү өчен студентлар тарифы турындагы инициативаны хуплады Республика студентлары лигасы президенты «44» тарифын кертергә тәкъдим итте.2300
-
13 гыйнвар 2021 - 15:22Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе директоры җылыту өчен түләүләрне үстерү мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде
-
13 гыйнвар 2021 - 09:35Бөгелмә муниципаль район башлыгы прокуратура хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады
-
11 гыйнвар 2021 - 09:46Бөгелмәдә Лекторий территориясендә «Исәнме, Яңа ел!» күңел ачу чарасы узды
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация узаБеренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.21900
-
14 гыйнвар 2021 - 13:36Суык Чишмә авылында үзара салым кертү акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырылачак Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров язгы-җәйге чорда балалар мәйданчыгы сатып алыначак һәм урнаштырылачак ышандырып әйтте.31500
-
15 гыйнвар 2021 - 11:18Бөгелмәлеләр коронавируска каршы вакцинация уза Беренче булып «Спутник-V» прививкасын медицина хезмәткәрләре алды.21900
-
14 гыйнвар 2021 - 11:17“Бөгелмә җылылык челтәрләре предприятиесе” генераль директоры җылылык өчен түләүләрнең үсеше мәсьәләсе буенча аңлатмалар бирде Бөгелмә халкын декабрь ае өчен килгән исәп-хисап счетлары гаҗәпләндерде. Анда җылылык өчен түләү 30%ка арткан. Шундый ук хәл Казанда, Яр Чаллыда,Әлмәт шәһәрләрендә күзәтелә.20000
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.18000
-
15 гыйнвар 2021 - 18:36Татарстанда ваемсызлыкта гаепләп, муниципалитет хезмәткәрләрен җәзага тартачаклар 22 яшьлек хатынны ике айга СИЗОга урнаштырганнар, ата-ана хокукыннан мәхрүм итү мәсьәләсе хәл ителә.15100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика