Бөгелмә авазы

Алсу Мөкатдәстән махсус сәхифә..."Тәнкыйть сүзем – бәйрәм бүләге"

Яратамдыр шул февраль һәм март айларын. Беренчесе - кыш ахыры, икенчесе - яз башы. Яратмыймдыр... Әйе, әйе, яратмыймдыр... шул февраль һәм мартны. Ялган котлау сүзләре һәм мәгънәсез бүләкләре өчен... Хатын-кызлар бәйрәменә кагылмый торам, аңа кадәр әле ерак. Ә менә 23 февральгә бер атна вакыт калып бара. Хатын-кызлар хафалана, хафалана ир-ат...

Яратамдыр шул февраль һәм март айларын. Беренчесе - кыш ахыры, икенчесе - яз башы. Яратмыймдыр... Әйе, әйе, яратмыймдыр... шул февраль һәм мартны. Ялган котлау сүзләре һәм мәгънәсез бүләкләре өчен... Хатын-кызлар бәйрәменә кагылмый торам, аңа кадәр әле ерак. Ә менә 23 февральгә бер атна вакыт калып бара. Хатын-кызлар хафалана, хафалана ир-ат халкына бүләкләр әзерли. Душ кирәк-яраклары, оекбаш, хушбуй ... Бүләк, ни кызганыч, акча букчасының калынлыгына бәйле. Вакчылланып тормадым, мин дә бәйрәм уңаеннан, ИР-АТ халкына "бүләк" әзерләдем. "Энәле" булганы өчен, яратмассыз. Шулай да тәнкыйть сүземне, рәхим итеп, кабул итеп алыгыз!

"Ихлас күңелдән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз!" Бу "дежур" сүзләрдән инде гарык! Хәтта армиядә булмаганнарны да шулай дип тәбриклибез. Һичшиксез, Ватан алдында бурычын үтүчеләрне хөрмәт итәм. Алар илен дә, халкын да, анасын да, хатынын да, баласын да сакларга, якларга әзер! Күпме соң андыйлар? Тирә-ягыма күз салдым... һәм шаккаттым...

Калганнарның фикеренә колак салмыйча, бу юлы үз карашымны гына язарга булдым. Мин психолог түгел, тормыштан алган күзәтүләргә таянып, ир-ат халкын категорияләргә бүлдем. Көчле затлар хакында сүз кузгаткач, аның төшенчәсен белү мөһимдер. Бу сүз ике компаненттан ясалган: (татар теленең аңлатмалы сүзлегеннән) ир - хатын-кызга капма-каршы җенестәге кеше; ат - исем. Хөрмәтле ир-егетләр, сез уйлансын дип, мисал итеп китердем бу сүзләрне!

Алда әйтелгәннәргә кире кайтам. Ир-атларның була төрлесе... Башлыйк "кәчтүм-пиджәк кигәннәреннән". Бу категориягә мин интеллигент затларны кертер идем. Минем карашка, андыйлар тормышта үз урынын тапкан: эштә - дәрәҗә, гаиләдә - башлык, дус-тумачалар арасында - хөрмәт. Тик бер сорау - бу төр ир-атлар Ватан дип дәррәү күтәрелергә әзерме? Миңа калса, андыйлар өчен хатын-кызның авыр сумкасын күтәрү дә сират күперен кичүгә тиң.

"Эшче класс"... Бу төр ир-егетләр күпчелектер. Андыйлар өс-башка әллә ни игътибар итми, сөйләшүләре дә "килде-киттеле", авыз тулы әшәке сүз. Алар өчен иң мөһиме хөкүмәт биргән "тиенне" эшләү. Хатын-кызга мондый ир-егетләр (барысы да түгел! Зинһар, үпкәләтә күрмим!) ниндидер "әйбергә" караган кебек карыйлар.

"Хатын җилкәсендә утыручылар"... Аптырамагыз, бүген андыйларны еш очратырга мөмкин. Мондый гаиләләрдә ир белән хатын-кызның вазыйфалары алышынган. Мескен хатын өч-дүрт эштә "чаба", ә ир: "Миңа яраклы эш юк," - дип, өйдә түшәмгә төкереп ята.

"Юлдан төшеп калганнар" Болары турында язганда, мөмкин булса, ир-ат сүзен, гомумән, кулланмыйм әле. Андыйларны шәһәребезнең һәр почмагында күрергә була. Башы-йөзе җимерелгән, яныннан үтәрлек түгел, яман сасы ис аңкый, әле җитмәсә, оялмыйча хатын-кызлардан (!) акча сорыйлар. Аркасыннан җиде тире төшкәнче эшләтәсе иде андыйларны.

Ир-атларның тагын бер төре бары. Алар хакында язарга тәрбиям рөхсәт итми. Чит илдә "модага" күптән тергән "зәңгәрлек", безнең ир-егетләргә дә (санаулыларына, билгеле) йога башлады, ахры.

Нәрсә булды сезгә, көчле затлар? Балам дип, халкым дип, күкрәк белән дәһшәткә капланырга әзерме сез? Кайда сезнең хатын-кызга мөкиббән карашыгыз? Нишләп без - назлылардан-назлылар - сезнең көчле кулны тоймыйча көн күрәбез? Әйткән сүзләрегез уктай очып, ни өчен үзәккә кадалмый?

Каты бәрелдем, гафу итәрсез! Дөресен әйткән туганына ярамаган, диләр. Мине дә туры сүзем өчен бик өнәп бетермиләр. Шулай да "энәле" бәйрәм бүләгем, хөрмәтле ир-егетләр, кемнәр өчендер файдалы булыр дип, ышанып калам.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: