Бөгелмә авазы

Алсу Мөкатдәстән махсус сәхифә...“Телсез” халык

Биш яшькә кадәр бер татар сүзе белмәгән шәһәр баласы мин. Әле дә хәтерлим, авылга күченеп кайткач, балалар бакчасында яшьтәшләрем белән озак вакыт уртак тел табалмый йөргәнне. Тәрбияче - минем тәрҗемәчем иде. Ярты ел дигәндә, татарча сөйләшеп киткәнмен. Шулай да рус "тамгасы" калган. Әти, әнигә, ни кызганыч, "мама, папа" дип эндәшәм....

Биш яшькә кадәр бер татар сүзе белмәгән шәһәр баласы мин. Әле дә хәтерлим, авылга күченеп кайткач, балалар бакчасында яшьтәшләрем белән озак вакыт уртак тел табалмый йөргәнне. Тәрбияче - минем тәрҗемәчем иде. Ярты ел дигәндә, татарча сөйләшеп киткәнмен. Шулай да рус "тамгасы" калган. Әти, әнигә, ни кызганыч, "мама, папа" дип эндәшәм. Нишлисең бит, шулай дип тел ачылган!

Ике дәүләт телен яхшы белүем белән горурланам. Мактана дип уйлый күрмәгез! "Эх, нигә кирәк булган миңа татар теле. Русча камил сөйләшкән булсам, карьера баскычыннан йөгереп кенә өскә менәр идем," - дип уйланган чаклар еш була. Ә бит күңел тулганда кулга Һ.Такташ, Ф. Яруллинны алам. Шигырьләрен авыз тутырып татарча укыйм!

Татар теле - мескен тел! Аны без шул дәрәҗәгә җиткергәнбез. Татар булсак та, вата-җимерә русча сөйләшәбез. Нәрсә булды сиңа, халкым? Кая синең Тукайларың, Җәлилләрең? Республикада "тел революциясе" башланган мәлдә дә, без - татарлар "баш идек".

-​ Баламны яфалар чигем юк! Шуңа күрә татарлардан рус төркеменә күчердем. Нигә кирәк аңа ул дәрәҗәдә татар теле? Бер-ике сүз белсә, безгә җитә, - ди татар анасы.

Мәктәпләрдә үткән "тел реформасыннан" соң, татарларның күбесе телне факультатив дәресләрдә өйрәнә башлады, ә менә рус балалары (барысы да түгел, әлбәттә) татар төркемнәренә күчте. Данил Арестов - шуларның берсе. Рус малае мәҗбүри түгел (!) үз теләге белән тырыша-тырмаша татар телен өйрәнә.

-​ Татар теле миңа бик ошый. Матур тел! Тизлеккә әле начар укыйм, ә менә кагыйдәләрне яхшы беләм. Исемнәрне тартым белән, фигыльләрне зат-сан белән рәхәтләндереп төрләндерәм. Хаталы язам, әлбәттә! Ә менә сөйләшүгә килгәндә, тел-теш тигереп булмый! Мин татарларны, алар мине аңлыйлар, - ди бишенче сыйныф укучысы Данил Аристов.

Бу малай киләчәктә инжинер булырга хыяллана. Бер уйласаң, татар теле аңа һич кирәкми. Аристовлар гаиләсендә телләр мәсәләсенә җитди карыйлар. Татарстанда яшәгәч, дәүләт телен белү мөһим, ди алар. Шуңа күрә балаларын кече яшьтән татарча сөйләшергә өйрәткәннәр.

Ни кызганыч, балалар бакчаларында да мәктәп сценариясе буенча татар телен бетерергә булдылар. Белем бирү федераль дәүләт стандарлары (ФГОС) буенча икенче дәүләт телен мәҗбүри өйрәтергә ярамый.

35нче балалар бакчасында бу атна дәвамында ата-аналарның фикерен тупладылар. Нинди дә булса карарга килгәнче, алар өчен шөгыль-дәрес күрсәттеләр. Ата-аналар телсез калды. Балалары татарча сөйләшә, уйный, гореф-гадәтләр турында белә.

-​ Безнең балалар бакчасында татар теле кабинеты эшли. Ул матур итеп җиһазландырылган. Биредә, хәтта, кече музей бар. Нәниләр белән татар телен уеннар, җырлар аша өйрәнәбез. Аларга кызык һәм күңелле, шуңа күрә безнең тел өйрәнү нәтиҗәләре дә югары, - ди татар теле укытучысы Гөлназ Хәйруллина.

Татар тотып карамыйча ышанмый диләрме әле? Бакчасындагы бер баланы туктатып, татарча исәнләштем. Матур гына җавап бирде. Рус баласы икән. Сөйләшә торгач, гел сүзсез калдым. Сары чәчле, зәңгәр күзле кыз чип-чиста татарча үзенә ничә яшь, нинди балалар бакчасына йөрүен әйтеп бирде. Менә ичмасам! Ә мин, җүләр, татар башым белән Бөгелмәдә русча сөйләшеп йөрим. Барысы да үзебездән тора шул! Бу очракта - ата-аналардан! Ни чәчсәк, шуны җыеп алырбыз...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: