Бөгелмә авазы

Ә алар үсәргә тиеш иде...

Унике чибәркәй кара йөрәклеләр кулына эләккән. Урман гүзәлләре сылу чыршы-наратлар турында сүз бара. Йөзьяшәр агач булып, шаулап үсәсе урында, күп дигәндә бер-ике атна өйдә бизәк булып торырлар инде алар, аннары үзләрен һич кызганусыз чыгарып ташлаячаклар... Менә дистә елдан артык инде "Татнефть" җәмгыяте республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында урам, парк, бакчаларны яшелләндерү белән...

Унике чибәркәй кара йөрәклеләр кулына эләккән. Урман гүзәлләре сылу чыршы-наратлар турында сүз бара. Йөзьяшәр агач булып, шаулап үсәсе урында, күп дигәндә бер-ике атна өйдә бизәк булып торырлар инде алар, аннары үзләрен һич кызганусыз чыгарып ташлаячаклар...

Менә дистә елдан артык инде "Татнефть" җәмгыяте республикабызның көньяк-көнчыгыш районнарында урам, парк, бакчаларны яшелләндерү белән шөгыльләнә. Нефтьчеләр тырышлыгы белән олы юллар буенда, нефть объектлары тирәләрендә яшел зоналар үсеп чыга. Бу эш экологиябезне саклау, яхшырту максатыннан эшләнә. Тик менә Яңа ел бәйрәме якынлаша башлау нефтьчеләр өчен, чын мәгънәсендә, кызу чорга әйләнә - яшелллекне "сирәкләргә" теләүчеләр очрап кына тора.

Менә быел да, әле Яңа елга айдан артык вакыт булуга карамастан, "кара урманчы"лар табылган: беррәттән берничә чыршыны кисеп, чүп ташый торган "КамАЗ" машинасына төягәннәр дә үзләре яши һәм эшли торган Карабашка - җаваплылыгы чикләнгән "Уютный" җәмгыятенә таба юл алганнар. Хокук тәртибен бозган бу өчлеккә шул оешма директоры җитәкчелек иткән.

Угрыларны, "Лениногорскнефть" идарәсе операторының игътибарлы булуы нәтиҗәсендә, "кайнар эздән" тотканнар. Нәкъ менә ул, киселгән агачларның чүп машинасына төяүләрен күреп, моның кыңгыр гамәл булуыннан шикләнеп, үзенең турыдан-туры җитәкчесенә хәбәр итә. Анысы исә - идарәнең куркынычсызлык хезмәтенә. Санаулы минутлардан инде "ТН-Охрана" һәм "Витязь" хезмәткәрләре аларның эзенә төшә.

Күпереп торган бөдрә яшел агачлар: бер 3 метрлы, яртышар метрлы биш кечкенә чыршы пычрак машина кузовына салып куелган. Сак органнары хезмәткәрләре "урманчыларның" бу агачларны илтеп куясы урынны да карыйсы килеп куя. Ә анда - "Уютный" идарәче компаниясе сарае тирәсендә алар көтелмәгән табышка юлыгалар: тагын 3 олы чыршыга, 3 кечкенә чыршыга тап булалар. Шулай итеп, бу ир-егетләр 12 гүзәлкәйнең башынна җитә. Барлыгы 16 451 сумлык бу агачлар алараның матди хәлен яхшыртырлык булыр дип өметләнгәч, "Уютный" директорының һәм аның кул астында эшләүчеләрнең финанси хәле хөртидер шул инде...

Ә хәзер хәлләр тагын да мөшкелләнәчәк: 22 ноябрьдә Лениногорск районара тикшерү бүлеге тарафыннан аларга карата җинаять эше кузгатылды (РФ Җинаять кодексының 260 нчы маддәсе, 3 нче өлеше нигезендә). Тик менә шаулап үсәргә тиешле гүзәлкәйләр генә кызганыч...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: