Бөгелмә авазы

Акчага кем дә төзи аны...

7 сентябрь көнне Министрлар Кабинетында узган торак төзелешенә багышланган киңәшмә эшенә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелек итте. Төзелә башлаган, әмма вакытында сафка бастырылмаган объектларның килә-чәге турында җитди сөйләшү булды.

Руслан ҖӘЛӘЕВ.

Министрлар Кабинетының җаваплы белгече, идарә башлыгы Илдар Сибгатуллин республикада төзелеш эш-ләренең барышы белән таныштырды, аңлатмалар бирде. Еллык план 60 процентка якын үтәлгән. Социаль ипотека нигезендә төзелә торган йортларда Казанда һәм кайбер районнарда графиктан бераз артта калу күзәтелә, гомумән алганда, хәлләр алай катлаулы түгел.

Реклама

Төзелештә иң авыр участок булып авыл мәдәният йортлары тора икән. Махсус "Авыл клублары" программасы буенча 46 мәдәни учак төзелергә тиеш булып, бүгенгә шуларның берничәсендә генә эшләр төгәлләнгән, кайберләренең исә быел, гомумән, сафка басмау ихтималы бар. 9 район /алар арасында Бөгелмә муниципаль районы да бар/ тиешле вакытта төзелеш эшләрен тәмамлый алмаска мөмкин, дип белдерде ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь ху-җалыгы министры Ирек Фәйзуллин. Министр сүзләренә ТР Президенты Р.Миңнеханов үз аңлатмаларын бирде: "Әлеге графиктан соңга калуларны ничек аңлатырга? Нишләп һәр көзне менә шундый проблема килеп чыга? Акча юкмы? Бар. Акчага да төзи алмыйлар бит! Клуб - зур бер йорт ич инде ул! Шуны да вакытында төзеп, тапшыра алма, имеш!.. Әлеге район җитәкчеләренә карата җитди карарлар кабул итәргә мәҗбүр булачакмын!" - диде ул. ТР төзелеш министры И.Фәйзуллинның графиктан артта сөйрәлүче районнарның акчасын әлеге өлкәдә гөрләтеп эшләүче районнарга бүлеп бирергә кирәк дигән тәкъдиме белән дә килешмәде Президент: "Бу районнарда да бит кешеләр яши. Аларга да яңа йортлар, мәдәният учаклары, фельдшер-акушерлык пунктлары һәм башка социаль объектлар кирәк. Халык турында уйлагыз башта, алар өчен эшлибез бит. Булдыксыз җитәкчеләр аркасында аларны шундый тормыш-көнкүреш өчен кирәкле социаль объектларсыз калдырырга беркемгә дә ирек куймаячакмын!"

Соңыннан Бөгелмә муниципаль районындагы хәлләр турында шәһәр һәм район башлыгы Илдус Касыймов сөйләде. Подгорный авылында салына торган мәдәният йортында ни өчен графиктан артта калу күзәтелүенә тагын бер кат ачыклык кертелде. Биредә төзелеш эшләрен алып баручы "Стройсервис" җәмгыяте җитәкчесе А.Красильников октябрь аеның беренче ункөнлегендә клуб тапшырылачагын вәгъдә итте.

Киңәшмә ахырында башка объектларда тиешенчә эшли алмаган подрядчы оешмаларны алыштыру кирәклеге ассызыкланды.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: