Бөгелмә авазы

Агротуристлар юлы буйлап. Тукталыш: Карабаш бистәсе

Бөгелмә районының кайсы гына почмагын алма, искиткеч табигать гүзәллегенә килеп юлыгасың. Таулар, сулыклар, урманнар, кырлар! Ә менә Карабаш бистәсендә алар барысы да бергә тупланган. Бу сихри дөнья илһамландыра, көч бирә... Мондый табигать күренешенең карабашлыларга уңай тәэсир итми калмавы мөмкин түгел. Табигатьтән илаһи көч алып яшәүчеләрнең берсе Александр Зудин. Ул Карабаш...

Бөгелмә районының кайсы гына почмагын алма, искиткеч табигать гүзәллегенә килеп юлыгасың. Таулар, сулыклар, урманнар, кырлар! Ә менә Карабаш бистәсендә алар барысы да бергә тупланган. Бу сихри дөнья илһамландыра, көч бирә... Мондый табигать күренешенең карабашлыларга уңай тәэсир итми калмавы мөмкин түгел. Табигатьтән илаһи көч алып яшәүчеләрнең берсе Александр Зудин. Ул Карабаш сулыгы яр буеның иң матур ноктасын тапкан дип әйтсәм, ялгышмам.

Турист журналистларны капка төбеннән үк йорт хуҗасы Александр Зудин һәм шәһәр тибындагы Карабаш бистәсе башлыгы Марат Минхәйдәров каршы алды. Танышып узганнан соң, безне куяннар торган өлешкә алып керделәр. Хуҗа элиталы һәм сирәк токымлы җәнлекләрне ярата икән. Бүген аның фермасында - 25 куян. Алар "Бельгия фланеры"," Яңа Зеландия агы", "Калифорнийская", "Рекс", "Вена зәңгәре", "Строкач", "Полтава көмеше" токымнарын үрчетә икән. Ул һәрберсенең холкы, нәрсә яратуы турында җентекләп сөйли ала.

Тавыкларның нинди төрләрен күргәнегез бар? Күкәй салучы һәм ит өчен асрала торган бройлер тавыкларын. Ә менә Александрның "коллекциясендә" мондыйлар бар: "Кученская юбилейная", "Доминанта", "Павловские", "Джерсия гиганты", "Брамма", "Кохинхин". Тавыкларның гомуми саны йөздән артык!

Куян, тавык белән генә бетте дип уйлыйсызмы әллә? Юк әле! Александр Зудинның хуҗалыгы кош-корт, җәнлекләрнең элиталы һәм сирәк төрләре белән генә төгәлләнми. Ул безнең районда танылган бакчачы да. Бүгенге көндә 150 сорт виноград үсә аның бакчасында. Нәкъ шушы юнәлеш буенча аны күпләр белә дә. Александр аларның үсентеләрен дә үрчетеп сату белән шөгыльләнә. Аның үсентеләрен сорап, Россиянең төрле төбәкләреннән киләләр.

- Быел виноград булмас инде, - дип авыр сулап куйды хуҗа, - елы уңмады. Яз ике атнага соңарып килде бит, бу вакытка инде бармак очы кадәр виноградлар күренә торган иде, ә быел алар әле чәчәк кенә атып бетерде.

Халыкта шаяртып кына "җен кунган" дип әйтәләр. Менә бу сүзләр Александр Зудинага туры килә дә инде. Виноградлар янында әле өрек (абрикос) агачлары да үсеп утыра, ни кызганыч, быелгы һава шартлары аларга да килешмәгән. Шау чәчәктә утырган вакытта салкыннар суга. Шулай да, башка елларны өрекне рәхәтләнеп ашый идек, ди Александр.

Гомеремдә беренче тапкыр зелпе (жимолось) җимеше дә күрдем әле. Элек күргәнем түгел, ишеткәнем дә юк иде. Тәмле икән үзе! Алмагач, груша бакчасы да бар әле аларда. Безнең якта кунакларны кунак итә беләләр. Бу йорт хуҗалары да үзләре җитештергән продукциядән авыз иттерде. Шулар арасында аеруча истә калырлыгы тозлаган виноград булды.

Гаиләсе ярдәм итмәсә, Александр Зудин барысын да берүзе генә башкарып чыга алмас иде, мөгаен. Аның ярдәмчесе, киңәшчесе, илһамландыручысы хәләл җефете Людмила һәрвакыт янында. Оныклары да бабаларының һәр адымын күзәтеп, аңына сеңдереп бара. Инде бүген алар - аның төп ярдәмчеләре.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: