Бөгелмә авазы

Агротуристлар юлы буйлап. Тукталыш: Иске Исаково авылы

Үткән бүлектә дә без Иске Исаково авылына тукталып үткән идек. Аның матур табигате, уңган умартачылары турында инде сезгә мәгълүмат җиткердек. Авыл хуҗалыгының тагын бер кызыклы төре белән шөгыльләнәләр биредә. Ул - балыкчылык. Монда зур сулык булганга күрәдер дә, күрше авыллардан, шәһәрдән халык су керергә, балык тотарга йөри. Ләкин безнең сүзебез...

Үткән бүлектә дә без Иске Исаково авылына тукталып үткән идек. Аның матур табигате, уңган умартачылары турында инде сезгә мәгълүмат җиткердек. Авыл хуҗалыгының тагын бер кызыклы төре белән шөгыльләнәләр биредә. Ул - балыкчылык. Монда зур сулык булганга күрәдер дә, күрше авыллардан, шәһәрдән халык су керергә, балык тотарга йөри.

Ләкин безнең сүзебез балык тоту турында түгел, ә нәкъ менә балыкчылык хакында. Биредә Мөгыйновлар гаиләсе буалар булдырып, балык фермасы ачып җибәргән. Буаларның һәрберсенең зурлыгы 1 гектар чамасы, шуларда алар 5 төр балык үрчетә. Арасында ала балык (форель) һәм карп та бар. Бу төр балыклар өчен махсус бассейннар булдырылган. Чөнки карпка су температурасы - 24 - 25 градус, ә форельга 13 - 18 градус булырга тиеш. Абыйлы-энеле Динар белән Ленар Мөгыйновлар балыкларны уңай мохиттә үрчетү өчен бар көчләрен куя. Алар елына 6 тонна балык җитештерә.

- Балыкны бары тере килеш кенә сатабыз. Әле керем күргәнебез юк. Барлык булган финанслар ферманы үстерүгә китә. Бүгенге көнгә якынча 2 миллион сум кереп китте инде бу эшкә. Киләчәктә кечкенә генә гостиница йортлары, мунчалар төзисебез килә, - ди Мөгыйновлар.

Алар киләчәккә өмет белән карый, ә әлегә күңелләренә хуш килгән эш белән шөгыльләнә. Мөгыйновлар балык тотып, аны учакта пешереп, табигать кочагында ял итәргә теләге булганнарны кабул итәргә һәрвакыт бик шат. Артык уңайлыклар булмаса да, күңелең белән ял итү өчен менә дигән урын биредә.

Традиция буенча, очрашу азагында - сый-хөрмәт тулы өстәл. "Безне тагын ашаталармыни?" - дигән сүз яңгырады кунак журналистлар арасыннан. Һәр тукталышта табын әлеге җирлектә нәрсә белән шөгыльләнәләр, шуны ачып бирә килде. Бусының үзенчәлеге форель балыгында булды. Ферма хуҗалары аны үзләренең рецепты буенча кайнар төтендә ыслаган.

 

Татьяна Кулистикова, "Агроинвестр" журналы сайтының шеф-редакторы, Мәскәү шәһәре:

- Яңа регионнарда булып кайту һәрвакыт кызыклы. Ничек эшлиләр, кайсы тармакларга акча тоталар. Безнең журнал нәкъ менә авыл хуҗалыгына инвестицияләр турында яза. Агротуризм бүгенге көндә яңа юнәлеш, шуңа күрә аның Татарстанда ничек оештырылганын карау бик кызыклы булды. Бар тукталышлар да ошады, халык бик кунакчыл, ачык йөзле. Һәр тукталыш үзенчәлекле, һәркайсының үзенең фишкасы бар. Миңа калса, бу туристлар юлы халыкка бик кызыклы булачак. Агротуризм бүгенге көндә бик кирәкле юнәлеш дип саныйм, чөнки замана балалары сөтнең каян алынганын да белми. Үзем шаһит булдым, бер бала бозау күргәч: "Әни, кара нинди зур эт!" - дип кычкырып җибәрде.

 

Мария Карагезова, "Агробизнес" журналы корреспонденты, Краснодар шәһәре:

- Агротуризм турында инде күптән сүзләр йөри, чит илләрнең кайберләре бу юнәлештә яхшы керем ала. Россия төбәкләрендә дә бу юнәлешнең эшли башлавы - куанычлы күренеш. Татарстанда аның ничек оештырылганын карап үтү безгә бик кызыклы булды. Бу бик кирәкле юнәлеш, кызганыч, аны яңа гына тормышка ашыра башлады. Агротуристлар маршруты буенча узарга теләүчеләр саны күп булыр дип уйлыйм.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: