Бөгелмә авазы

Афәткә каршы

Наркотикларга каршы көрәш комиссиясе утырышында халык арасында наркотик матдәләрне тарату һәм куллануны киметүгә юнәлдерелгән мәсьәләләр турында фикер алыштылар. Комиссия утырышы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвера Резванова рәислегендә узды.

Кызганычка каршы, Бөгелмә өчен наркомания мәсьәләсе, объектив факторлар буенча, һәрвакыт кис-кен торды һәм бүгенге көндә дә ул шул дәрәҗәдә кала бирә. Безнең районда наркотикларга каршы эшчәнлектә зур игътибар наркотиклар куллануны беренчел кисәтүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга бирелә. Моннан тыш, соңгы елларда уңайлы шәһәр мохите булдыру да халык арасында тискәре күренешләрне профилактикалауга юнәлтелгән эшләрнең берсе булып тора. Бу максаттан шәһәрнең җәмәгать киңлекләре, ишегалды территорияләре, мәдәният, мәгариф һәм ял учреждениеләре төзекләндерелә.

Яшьләр белән профилактик эш
Җәйге чорда Бөгелмә муниципаль районында балигъ булмаганнар һәм яшьләр арасында наркотикларга каршы профилактик эшчәнлекне планлаштыру һәм үткәрү турында наркотикларга каршы көрәш комиссиясе секретаре – башкарма комитетның яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Илдар Тәхиятуллин сөйләде. 


Яшьләр сәясәте органнары һәм учреждениеләре системасында балигъ булмаганнар арасында профилактик эш алып бару мәсьәләсе иң өстене булып тора. Каникуллар чорында балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыруга аеруча зур игътибар бирелә. Аның төп максаты – балаларның һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру өчен кирәкле шартлар тудыру, тискәре күренешләрне, шул исәптән наркоманияне, хокук бозуларны профилактикалау, аларның тормыш-көнкүрешен яхшырту. 
– Быел, гадәттәгечә, шәһәр һәм районның гомуми белем бирү учреждениеләре базасында мәктәп яны лагерьлары, “Сосновка”, “Салют” балалар сәламәтләндерү лагерьлары эшләде. “Салют” лагеры базасында “Вертикаль” палаткалы смена да үткәрелде, анда турис-тик клубларда тәрбияләнүчеләр, ял итү белән бергә, практик күнекмәләр дә алды. Моннан тыш, район территориясендә муниципаль программа квотала-рын үзләштерү өчен матди база җитмәү сәбәпле, быел Әлмәт шәһәренең “Зәңгәр күл”, шулай ук Зәй райо-нындагы “Жемчужная” ял базаларында стационар лагерьларда ял итү оештырылды. Ел саен илебезнең Кара диңгез ярында балаларны һәм яшьләрне сә-ламәтләндерү өчен “Черноморец” республика үзәге аша юлламалар бирелә. Быел 57 бала әлеге юлламага ия булды. Инде дүрт ел рәттән җәйге сезон азагында Кара диңгез ярында ял итү һәм сәламәтләндерү өчен 30 яшькә кадәрге яшь гаиләләрдән төркемнәр оештырыла. Быел “Черноморец” тернәкләндерү үзәгенә 
6 гаилә – 12 кеше ял итәргә җибәрелде, – дип җиткерде Илдар Тәхиятуллин.
Мәгариф учреждениеләрендә наркотикларга каршы эш ел әйләнәсендә алып барыла. Аерым алганда, җәйге каникуллар чорында лагерьларда “түгәрәк өстәл”ләр, диспутлар, дискуссияләр, сәламәтлек сәгатьләре, КВН, күңелле стартлар, алкоголь, тәмәке зыяны турында видеофильмнар карау оештырыла, соңыннан фикер алышу үткәрелә, наркотикларга каршы тематик рәсемнәр, плакатлар эшләнә.
“Диагностика һәм консультация” үзәге психологлары тарафыннан аерым игътибар таләп иткән балаларның 
ата-аналары өчен индивидуаль консультацияләр уздырылып килә. 
Районда 17 елдан артык инде 14 яшьтән 18 яшькә кадәрге балигъ булмаган гражданнарны укудан буш вакытта вакытлыча эшкә урнаштыру буенча чаралар күрелә.  Балигъ булмаган гражданнарга территорияләрне төзекләндерү, биналарны җыештыру, ярдәмче һәм вак-төяк ремонт эшләре йөкләнә. Быел 402 яшүсмер эшкә урнаштырылган, план исә 650 кешегә каралган. 

Авылда башкарылган эшләр
Зеленая Роща авыл җирлеге башлыгы Денис Хикмәтов үз чыгышында авылда наркотик һәм психотроп матдәләрне законсыз куллануны һәм наркоманияне профилактикалау буенча башкарылган эшләр турында җиткерде. 
– Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге, Зеленая Роща төп белем бирү мәктәбенең педагогик коллективы белән берлектә, авыр тормыш хәлендә калган балаларны ачыклау буенча даими рәвештә рейдлар үткәрә. Яңа ел һәм Халыкара балаларны яклау көне кебек бәйрәмнәрдә күпбалалы гаиләләрдәге балаларга, ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга, инвалид балалары булган гаиләләргә бүләкләр тапшыру күркәм традициягә әйләнде. Бүләкләр алуда депутатлар, меценатлар матди ярдәм күрсәтә. Дискотека программаларын, массакүләм чараларны тикшерү буенча рейдлар даими оештырылып, тәүлекнең кичке вакытында яшүсмерләрнең, яшьләрнең өйдән читтә вакыт үткәрүләренең тулы картинасын ача һәм сәламәт яшәү рәвешен активрак пропагандалау мөмкинлеге бирә, – дип сөйләде Денис Хикмәтов.
Укучыларны дәрестән тыш эшчәнлеккә җәлеп итү өчен Зеленая Роща төп гомуми белем бирү мәктәбендә спорт секцияләре һәм түгәрәкләр эшли, ел саен наркотикларга каршы акцияләр, балалар белән шәхси әңгәмәләр, рәсем конкурслары, сыйныф сәгатьләре, медицина, юриспруденция, прокуратура хезмәткәрләре белән очрашулар оештырылып килә. Наркоманиягә каршы торуда Зеленая Роща мәдәният йорты коллективының да керткән өлеше зур.
2018 елда мәдәният йорты территориясендә ба-лаларның һәм яшүсмерләрнең җәйге ялы өчен балалар мәйданчыгы урнаштырылды, “Ул беркайчан да буш тормый, анда балалар һәм өлкәннәр вакытны күңелле үткәрә”, – ди Денис Хикмәтов. 
Авыл җирлеге башкарма комитеты, Бөгелмә районы эчке эшләр бүлеге белән берлектә, “Мәк–2019” операция-
се кысаларында, вегетация чорында киндерне һәм наркотиклы үсемлекләрне юк итү буенча рейдлар үткәргән. Шулай итеп, агымдагы елның июль аенда участок полицейскийлары җитәкчелегендә махсус комиссия тарафыннан Зеленая Роща авыл җирлеге территориясендә мәк, кыргый киндер үсү урыннары бетерелгән.
– Белем бирү, медицина, мәдәни-ял итү учрежде-ниеләрендә наркотикларга кагылышлы җинаятьләргә каршы тору һәм наркотикларга бәйле булган кешеләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль-психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарның аноним мөрәҗәгате өчен “ышаныч тартмалары” урнаштырылган, шулай ук “кайнар линия” телефоннары күрсәтелгән, – дип төгәлләде чыгышын Денис Хикмәтов.
Утырыш барышында шулай ук халыкның наркотик-ларга хирыслашу дәрәҗәсен киметүгә һәм наркотиклар куллануга каршы эшне камилләштерүгә юнәлдерелгән өстәмә чаралар планы турында да сүз барды.
 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: