Бөгелмә авазы

Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләгенә кандидат - Гөлнара Асылгәрәева

Бәхетле очрак ... Очракның бәхетлесе... Сүзләрнең урыннарын хәзер ничек алыштырсаң да, мөһим түгел. Нәкъ бәхетле очрак аның киләчәген 9нчы сыйныфта ук хәл иткән. Татарча сөйләшкән шәһәр кызына татар теле укытучысы булырга дигән тәкъдим ясыйлар. Гөлнара Асылгәрәева, ике дә уйламый, ризалаша. Укытучы булу хыялы - аның инде чынбарлыгы. Язмышка ул шуның...

Бәхетле очрак ... Очракның бәхетлесе... Сүзләрнең урыннарын хәзер ничек алыштырсаң да, мөһим түгел. Нәкъ бәхетле очрак аның киләчәген 9нчы сыйныфта ук хәл иткән. Татарча сөйләшкән шәһәр кызына татар теле укытучысы булырга дигән тәкъдим ясыйлар. Гөлнара Асылгәрәева, ике дә уйламый, ризалаша. Укытучы булу хыялы - аның инде чынбарлыгы. Язмышка ул шуның өчен рәхмәтле.

"Татар теле ерак Кытайда да кирәк!" Кичәге чыгарылыш сыйныф укычысының бу сүзләре - Гөлнара Асылгәрәева йөрәгенә бал да май. Димәк, аның тырышлыгы бушка түгел. 20 еллап рус балаларына татар телен өйрәткән мөгаллимә горурлык белән әле дә: "Мин татар теле укытучысы", -дип әйтә. Бары соңыннан төзәтмә кертә: туган тел укытучысы!

Тормыштагы бәхетле очрак Гөлнара Варис кызына бу һөнәрне сайларга ярдәм иткән. Татарча яхшы сөйләшкән 7нче гимназия укучысын 9нчы сыйныфтан соң Бөгелмә шәһәренең педагогия училищесына укырга чакыралар. 90нчы елларда биредә татар теле укытучыларын әзерли башлаганнар. Гөлнара Асылгәрәеваның һөнәр "сандыгы"нда әле логопед укытучысының дипломы да бар.

Гөлнара Асылгәрәева 3нче мәктәпнең I квалификация категорияле мөгаллимәсе. Ул дәресләрдә "сорау-җавап" формасыннан инде күптән баш тарткан. Балаларны телгә якынайту максатыннан, белем бирүнең заманча ысулларын куллана. Сингапур методын татар теленә яраклаштыра. Бу өлкәдә үз тәҗрибәсен күрше район укытучыларына да күрсәтә.

Аның укучылары горурлык белән: "Мин татарча сөйләшәм!", - дип әйтә. Бу буш сүзләр түгел. Моны аңлау өчен укучыларның өлгерешенә күз салу да җитә. Арина Нурмөхәммәтова - татар теле буенча "Эрудит" республика олимпиадасының призеры. Мария Широбокова, Георгий Жакупов - татар теле һәм әдәбияты буенча "Беренчелек" исемле халыкара дистанцион олимпиадада җиңүчеләр. Бары берничәсен генә билгеләп үттек. Гомумән, укучылар телгә тартыла. "Көтү" инстинкты белән рус төркеменә күчүчеләр дә бүген кире татар төркеменә кайтаруны сорап ялвара.

20 еллап татар телен укытканнан соң, Гөлнара Асылгәрәева башка укытучылар кебек үк, балаларга хәзер туган телне өйрәтә. Исемен алыштырудан җисеме әллә ни үзгәрмәсә дә, ата-аналарның телгә мөнәсәбәте какшады. Укучыларны бу "бизгәк"тән саклап калуны Гөлнара Асылгәрәева үз эшенең максаты итеп куйды. Ул туган тел дәресләрендә балалар алдына төрле мәсьәләләр куя, аларны тормыш ситуацияләренә әверелдерә һәм укучылар белән чишә. Шундый эш формасын тәҗрибәле мөгаллимә "Ел укытучысы" бәйгесендә дә тәкъдир итә. Шәһәрдә җиңү яулагач, Гөлнара Асылгәрәева үз осталыгын Әлмәттә - бәйгенең зона этабында күрсәтә. 25 минут вакыт аралыгында укытучы дүртенче сыйныф укучыларын заман профессияләре белән таныштыра һәм һөнәр ясаучы кушымчаларны өйрәтә. Балалар да укытучы да мастер-класста беренче тапкыр очрашканнар. Дәрес күңелле, ә иң мөһиме, нәтиҗәле үткән. VIPмастер, VIPдизайнер кебек заман һөнәрләренә кызыгучылар арасында иң хөрмәтлесе турында да хыялланучылар әле дә бар икән. Мөгаллимә өчен шуннан да зур бәхет бармы соң?!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: