Бөгелмә авазы

Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләгенә кандидат - Марат Туйкин

"Тамырлар": гаилә тарихы - ил тарихы ул Марат Нур улы Туйкин күренекле татар мәгърифәтчеләре Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның дүртенче буын дәвамчысы булып тора. Исегезгә төшерәбез, тарих битләреннән мәгълүм булганча, бертуган Туйкиннар "Һади Атласи төркеме" әгъзалары исәбендә, Сталин репрессиясе корбаннары булып, моннан 80 ел элек - 1938 елда атып үтерелгәннәр. Марат...

"Тамырлар": гаилә тарихы - ил тарихы ул

Марат Нур улы Туйкин күренекле татар мәгърифәтчеләре Кәбир һәм Фазыл Туйкиннарның дүртенче буын дәвамчысы булып тора. Исегезгә төшерәбез, тарих битләреннән мәгълүм булганча, бертуган Туйкиннар "Һади Атласи төркеме" әгъзалары исәбендә, Сталин репрессиясе корбаннары булып, моннан 80 ел элек - 1938 елда атып үтерелгәннәр.

Марат Нур улы - педагогик һәм музыкаль белем алган кеше. Музыка мәктәбендә, гомумбелем бирү учреждениеләрендә музыка укыткан; балаларның һәм яшүсмерләрнең иҗатына теләктәшлек итү, иҗат белән шөгыльләнүне оештыру юнәлешендә күп эш башкарган. 9 елга якын ул Әлмәт политехника техникумында тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли.

2014 елда М. Туйкин тарихи, мәдәни мирасны өйрәнү, саклау, үстерү нияте белән "Тамырлар" - "Корни" дип аталган фонд оештыра. Шул көннән алып, әлеге фонд тарафыннан бик күп эшләр башкарылды: авыллар тарихы турында китап басылып чыкты, нәсел-тамырларны өйрәнү, шәҗәрәләр язу юнәлешендә эшләргә өйрәтү буенча берничә семинар, фәнни-гамәли конференцияләр оештырылды. Шулай ук хәйрия чаралары да булып үтте. Фонд мәгариф эшчәнлегенә бәйле проектларга аеруча зур игътибар бирә. "Үз тамырларыңны бел" проекты Татарстанның Көньяк-көнчыгышындагы берничә районда үткәрелә. Эшнең асылы шуннан гыйбарәт: фонд хезмәткәрләре уку йортларына барып, теләгән яшьләргә нәсел шәҗәрәсен өйрәнү, төзү серләрен төшендерә. Мәктәп укучылары да, студентлар да, укытучы-остазлары һәм әти-әниләре белән бергәләп, үз нәсел-тамырларын өйрәнү, яңа фактлар ачу өстендә бик теләп эшлиләр. Ясалган шәҗәрәләрдән күргәзмәләр оештырыла, иң яхшы дип табылган хезмәтләр өчен, бәйге шартлары нигезендә, премияләр тапшырыла. Йомгаклау чаралары исә чын-чынлап гаилә бәйрәмнәренә әверелә, анда өлкән буын вәкилләре дә чакырыла. Балалар үзләренең гаиләсенә, әби-бабаларына багышланган презентацияләрне уңышлы башкаралар, кызыклы рәвештә тәкъдим итәләр. Шул рәвешле, бу проект үз гаиләсенең тарихын өйрәнүгә генә кайтып калмый, ә буыннар арасында элемтәләрне ныгытырга, традицияләрне дәвамлы итәргә дә булыша.

"Үз тамырларыңны бел" проекты өстендә эш Әлмәт, Сарман, Лениногорск районнары уку йортларында уңышлы бара. Лениногорск укытучылары үзләре дә семинарда гыйлем алдылар, фонд хезмәткәрләре аларга нәсел шәҗәрәләрен төзү нечкәлекләрен аңлаттылар.

Әлеге проект хәзер хезмәт коллективларына да үтеп керде. Җитештерү предприятиеләрендә эшләүчеләр арасында да үз нәсел тарихын өйрәнергә теләүчеләр күп. 2018 елда инде ошбу проект Бөгелмә, Ютазы, Баулы районнарына да килеп җитәчәк.

Марат Нур улы Туйкинның бабасы Ибраһим Закир улы гомере буе Зәй-Каратай авылының (хәзерге Лениногорск районы) тарихын язган. Ул китап авторның вафатыннан соң шактый еллар узгач кына бастырылган. Аңа исән чакта еш кына: "Нигә кирәк соң бу эш?" - дигән сорауны биргәннәр. Андыйларга ул: "Бу эш безгә түгел, ә киләчәк буыннарга кирәк", - дип җавап бирә торган булган. Тарихны өйрәнү өлкәсендәге эшчәнлеген Марат Нур улы Туйкин да шундый принципны күздә тотып алып бара: "Без киләчәк буыннарга үзебезнең мирасны мөмкин кадәр тулырак хәлдә калдырырга, хак халык традицияләре турындагы мәгълүматны түкми-чәчми тапшырырга тиешбез. Иксез-чиксез киңлекләрдә җәйрәп яткан Россиябез тарихын да, һәрбер гаилә тарихын да...", - ди ул.

Әлфия ЯМАЕВА,

хезмәт ветераны, төбәк тарихчысы.

Әлмәт шәһәре.

 

 

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: