Бөгелмә авазы

Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды бүләгенә кандидат - Фәнис Гайнуллин

Тиз, җитез, өлгер... Бу аңа хас кайбер сыйфатлар гына. Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең директоры һәрвакыт хәрәкәттә. Бер карыйсың, укучылар белән бергә дәрестә уйнап-йөгереп йөри, икенче карыйсың - кабинетта, яисә башы белән мәктәп эшләренә кереп чумган була. Фәнис Гайнуллин җитәкчелегендә гимназия инде 8 ел яши. Шул вакыт эчендә белем...

Тиз, җитез, өлгер... Бу аңа хас кайбер сыйфатлар гына. Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең директоры һәрвакыт хәрәкәттә. Бер карыйсың, укучылар белән бергә дәрестә уйнап-йөгереп йөри, икенче карыйсың - кабинетта, яисә башы белән мәктәп эшләренә кереп чумган була. Фәнис Гайнуллин җитәкчелегендә гимназия инде 8 ел яши. Шул вакыт эчендә белем бирү учреждениесе исемле булды, төзекләндерелде, укучыларның уңышлары белән республика күләмендә хөрмәт казанды.

-Тагын бер минут һәм миннән "җилләр искән" булыр иде, - дип елмаеп каршы алды гимназия директоры. "Вакыт" кешесе булуын алдан кисәткәннәр иде шул. Фәнис Гайнуллинның һәр сәгате исәпле. Мәктәп эше белән дә чаба, дәресләрне дә үткәрә, зур коллектив белән дә җитәкчелек итә. Яшен төсле җитез үзе тагын!

Бөгелмәгә күченеп, эшли башлауга, Фәнис Камил улы шәһәр һәм районның белем бирү системасына яңалык алып килә. Ул үзе - тормыш иминлеге нигезләре һәм физкультура укытучысы. Өстәвенә, карате буенча кара билбавы бар. Яшьләрнең дә нык, сәламәт һәм тәртипле булып үсүләрен тели. "Аҗаган" хәрби-патриотик уеннарны шул максаттан оештыра. Мәктәптә алып барылган бу чара хәзер шәһәр күләмендә үткәрелә. Бөгелмә егетләрен төрле яклап сыныйлар: корал сүтеп-җыюда, беренче ярдәм күрсәтүдә, төз атуда, физик әзерлекне дә тикшерәләр. Фәнис Гайнуллин укучылары беренчелекне кулдан ычкындырмый. Тормыш иминлеге нигезләре фәне буенча төрле олимпиадаларда катнашып, яраткан укытучыларының дәрәҗәсен күтәрә. Бөгелмә мөгеллименең "Аҗаган" класстан тыш чара эшләнмәсен күрше район укытучылары шулай ук өлге итеп ала.

Фәнис Гайнуллинның эш "географиясе" бик зур: Бөгелмә һөнәри педагогия көллияте, 14нче татар гимназиясе, кадетлар мәктәбе. Шулай да гимназия аның өчен "туган йорты" булып кала. Бирегә ул гади укытучы булып килгән була, йөри торгач, кабат әйләнеп кайта. Инде - директор буларак.

Татар гимназиясе - Бөгелмәнең йөзек кашы. Килеп керүгә татар мохитенә чумасың. Балалар татарча сөйләшә, игълан-белдерүләр ана телендә языла, халкыбызның гореф-гадәтләре саклана. Биредә зур өч музей эшли: туган як музее, Хәрби Дан музее һәм Һ. Атласи исемендәге музей. Соңгысы -гимназия тормышында иң әһәмиятлесе. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, мөгаллимнең тормышы һәм эшчәнлеге белән танышырга дип, гимназиягә Татарстанның төрле районнарыннан кунаклар килә. Алар арасында - Т. Миңнуллин, Р. Батулла, Ф. Бәйрәмова һ.б. 2012 елда әлеге белем бирү учреждениесенә Һ. Атласи исемен бирәләр.

Гимназиянең тарихы ерак 1936 елларга барып тоташа. Ике катлы бинаны нәкъ татар мәктәбе өчен төзиләр. Бөек Ватан сугышы елларында биредә эвакогоспиталь ачыла. Бары 1944 елда балалар өчен монда янә кыңгырау чыңлый. Укучылар саны елдан-ел арта. Белем бирү "территориясен" киңәйтергә булалар һәм өч катлы янкорма төзиләр. Бернәрсә дә мәңгелек түгел. Яңа бина да таушала, искесе авария хәлендә була. Бәхеткә, 2012 елда гимназия "Белем бирү учреждениеләрен капиталь төзекләндерү" республика программасына эләгә. Әлеге вакытта Фәнис Гайнуллин ашханә, актлар һәм спорт залларына ремонт ясарга кирәк дип, янып-көеп, иганәчеләр эзләп йөри.

Фәнис Гайнуллинның: "Гимназия - минем гаиләм", - дигән сүзләренә күчерелмә һәм шул ук вакытта туры мәгънә дә салынган. Хатыны - Зоя Җәмил кызы шулай ук биредә укыта, эштә - иренең уң кулы. Балалары да гимназиядә белем ала. Уллары Артур Мәскәү дәүләт университетын кызыл дипломга тәмамлап, хәзер Польшада "Intel" америка компаниясендә инженер-аналитик булып эшли. Кызлары Юлия тугызынчы сыйныфта укый. Әти-әнисен уңышлары белән куандыра. Алар татар булулары белән, ана телендә сөйләшүләре белән горурланалар. Икесе дә төрле елларда Һ. Атласи премиясенә лаек булганнар иде. Чиратта - әтиләре.

Алсу Мөкатдәс

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: