Бөгелмә авазы

Узган елга нәтиҗәләр: уңышлар һәм проблемалар

Татарстан торак төзелеше буенча федераль үзәк алдындагы 2011 елгы йөкләмәсен үтәп чыкты һәм планлаштырылганнан артыграк та - 2396,1 мең квадрат метр мәйданда торак сафка бастырылды. Бу турыда 30 декабрьдә республикада торак төзелеше мәсьәләләренә багышлап Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган елның соңгы ви-деокиңәшмәсендә хәбәр ителде. Анда шулай ук ветераннарның торак хәлен...

Әлфия МОСТАФИНА.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин торакны сафка бастыру буенча еллык йөкләмәне уңышлы үтәп чыгулары турында әйтеп, ярдәмнәре өчен Президент Рөстәм Миңнеханов белән Премьер-министр Илдар Халиковка республиканың төзелеш комплексы исеменнән рәхмәтләрен җиткерде.

Бөек Ватан сугышы ветераннарының торак шартларын яхшыртуга килгәндә, быел 4450 ветеранны тораклы итү бурычы куелган булса, бүгенге көндә хәтта 4485 ветеранга өй туйларын бәйрәм итү насыйп булган. Шуларның 64 проценты өчен яңа торак төзелгән. Республикада шушы елларда торак шартларын яхшырткан ветераннарның гомуми саны 14176га җиткән. Бу максатларга быел гына да федераль үзәктән 2285 миллион сумлык субсидияләр алынган. Әлеге юнәлештә киләчәктә дә эш дәвам итәчәк.

"2012 елда алга куелган бурыч тагын да зуррак һәм күләмлерәк. Аның күләме, агымдагы елга караганда, 90 мең квад-рат метрга артыграк - 2480 мең квадрат метр булачак. Моны үтәп чыгу өчен эшне 3 гыйнвардан ук башларга кирәк", - диде төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры.

Киңәшмәдә шулай ук көн кадагындагы икенче бер мөһим мәсьәлә дә каралды. Республикада барлыгы 2824 километр озынлыктагы элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә күчерергә кирәк. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров чыгышыннан күренгәнчә, әлеге эш башланып киткәннән алып, 171 километр озынлыктагы җир өсте элемтә линияләре җир астына төшерелгән.

Министр әйтүенчә, 2012 елда бу эшне уңышлы алып бару өчен операторлар белән килешүләр төзелгән, җир өсте линияләрен алмаштыруның төгәл графигы булдырылган. Бу, үз чиратында, нигезсез штрафлардан котылырга, линияләрнең биналар милекчеләре тарафыннан законсыз сүтелүенә юл куймаска да ярдәм итә. "Без әле олы юлның башында гына. 2012 ел бу юнәлештә нәтиҗәле эш алып бару өчен хәлиткеч ел булыр дип ышанам", - диде ул.

Терлекчелектәге хәлләргә килгәндә, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек минис-тры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, бүген терлекләрнең баш саны буенча артта калу бар. Савым күләме исә бераз арткан һәм, узган ел белән чагыштырганда, 3 процентка күтәрелгән. Министр Әтнә, Саба, Актаныш, Кукмара, Балтач хуҗалыкларын мактап, калганнар өчен өйрәнү мәйданы булуын әйтте.

Терлекчелекнең хәлиткеч өлеше булып, баш санын саклаудан тыш, үрчем алу да тора. Республикада 11 ай нәтиҗәлә-ре буенча 241 мең баш үрчем алынган. Бу, узган елга караганда, кимрәк. Министр шушы мәсьәләгә районнарның мөнәсәбәте бик төрле булуын искәртте.

Үрчем алуны стимуллаштыру чараларын күрү зарурлыгын күздә тотып, киләсе елның 1 гыйнварыннан төрле милек формасындагы барлык товар җитештерүчеләргә алган үрчем өчен субсидияләр түләү каралуы турында да хәбәр итте министр. Аның күләме 1 баш өчен 300 сум булачак.

Сүзенең соңында Марат Әхмәтов Россиядә дуңгызларга Африка чумасы афәте янавының әле бетмәвен искәртеп, урыннарда моңа аеруча игътибарлы булырга, республика штабы карары нигезендә, чаралар күрергә чакырды.

Терлекчелек - яшәү рәвеше дип, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов урыннарда ясалма орлыкландыру бел-гечләренең ролен күтәрергә кирәклеген искәртте.

Татарстанда гаилә фермаларын төзү буенча 2011 елны уңай булды дияргә була. Бу өлкәдә Бөгелмә муниципаль районы быел бик уңышлы эшләде дип әйтергә тулы нигез бар, районда 16 гаилә фермасы төзелгән. Муниципаль район башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов аларда эшне активлаштыру кирәклеген ассызыклап, бу фермаларда мөгезле эре терлекләрнең саны җитәрлек күләмдә булырга тиешлеген искәртте.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: