Бөгелмә авазы

Егетләрне озатабыз

Менә тагын егетләрне армия сафларына алуның көзге кампаниясе башланды. Монысында Бөгелмәдән илебезне сакларга 180нән артык ир-егет китәчәк. Аларның күбесе Үзәк һәм Көнбатыш хәрби округларына җибәреләчәк икән. Беренче партия 26 октябрьдә җыелачак. Быел инде дүртенче тапкыр Татарстан үзенең 20 призывнигын легендар Президент полкына җибәрә, алар арасында 2 Бөгелмә егете дә бар.

Әлфия МОСТАФИНА.

Традиция буенча 21 октябрь көнне Яшьләр сараенда махсус шушы егетләр өчен "Высокое звание - Российский солдат" дип исемләнгән концерт булды.Концертның тантаналы өлешендә озак еллар мәгариф системасында эшләп, балаларны хәрби-патриотик тәрбияләүгә зур өлеш керткәне өчен һәм 70 яше тулу уңаеннан 1 нче кадет мәктәбе тәрбиячесе Марс Хәсән улы Корбыевка ТР хәрби комиссары, генерал-майор С.Погодин имзасы белән Мактау грамотасы һәм Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Илдус Касыймовның Рәхмәт хаты, истәлеккә бүләк тапшырылды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Лера Мөстәкыймова, Бөгелмә хәрби комиссары Рафаэль Миңнетдинов, Бөек Ватан сугышы ветераны, яуда күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә хәрби бүләкләр белән бүләкләнгән Леонид Карташев, армиягә китәсе егетләрнең әти-әниләре булачак солдатларга үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, туган яктан еракта да Бөгелмә данын төшермәскә наказлар бирделәр: "Яхшы хезмәт итегез һәм онытмагыз: биредә якыннарыгыз сезнең исән-имин кайтуыгызны сагынып көтәләр".

Быелгы көзге чакырылышта яңалык-лар да бар икән. Беренчесе: инде хәбәр иткәнебезчә, егетләр Татарстаннан ук пластик карталар белән китәчәкләр һәм айлык хезмәт хаклары, рядовойлар өчен ул - 400 сум, сержантларга - 500 сум, шунда салыначак. Икенче яңалык: әлегә аспирантларны хәрби хезмәткә алмаячаклар. Балалы яшь әтиләр һәм әти-әниләре өлкән яшьтә булган егетләр исә хәрби хезмәткә, мөмкинлектән чыгып, күрше республикалардагы частьларга җибәреләчәк. Өченчедән, быел көзге чакырылыш хәрби комиссиясенә шундый бурыч куелган: армиягә җибәреләчәк егетләрнең 60 проценттан артыгы югары һәм махсус урта белемле булырга тиеш. Дүртенче үзгәлек: 2010 елның көзе белән чагыштырганда, быелгы көздә чакырылучылар саны өч тапкырга диярлек ким. Бу хәрби хезмәткә контракт буенча алынучыларның артуы белән аңлатыла. Бишенче яңалык шуннан гыйбарәт: Казан югары хәрби команда училищесы базасында армиягә китүче егетләрне сержантлыкка укыту һәм танк йөртүче механиклар әзерләү буенча Укыту үзәге ачу планлаштырыла. 3 айлык курсларны үткән солдатлар хәрби хезмәтне дәвам итү өчен Үзәк хәрби округ частьларына озатылачак.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: