Бөгелмә авазы

Татарлыгыбызны исбат итик!

Җәмәгать, ни өчен "Бөгелмә авазы"ның тиражы бик кечкенә? Бу сорау бер мине генә борчымыйдыр, әлбәттә. Мин - татар дип йөргәннәр әлеге проблемага һич кенә дә битараф түгелләрдер, мөгаен, чөнки тиражның артуы турыдан-туры безгә - Бөгелмә җирлегендә яшәүче милләттәшләребезгә бәйле. Бу - бәхәссез. "Бөгелмә авазы"на язылу, аны уку - телебезне саклау,...

Җәмәгать, ни өчен "Бөгелмә авазы"ның тиражы бик кечкенә? Бу сорау бер мине генә борчымыйдыр, әлбәттә. Мин - татар дип йөргәннәр әлеге проблемага һич кенә дә битараф түгелләрдер, мөгаен, чөнки тиражның артуы турыдан-туры безгә - Бөгелмә җирлегендә яшәүче милләттәшләребезгә бәйле. Бу - бәхәссез. "Бөгелмә авазы"на язылу, аны уку - телебезне саклау, үстерү, ныгыту дигән сүз ул.

Мәхтүмә ГАЛЛӘМОВА,
мәгариф ветераны.
Бөгелмә шәһәре.


Әйтергә кирәк, язусыз телләрнең әкренләп юкка чыга баруын барыбыз да беләбез. Газиз татар теленә андыйлар рәтенә керергә Ходай язмасын берүк. Уйлап кына карагыз, 100 меңләп халкы (шуның 40 процентка якыны татарлар, ләбаса) булган Бөгелмәбездә чыгып килүче, милләттәшләребезгә армый-талмый хезмәт итүче бердәнбер татар басмасын алдыручылар саны нибары - 1585 данә. Оят бит бу, җәмәгать. Ни өчен шулай бу? Билгеле инде, татарларның үз газеталарына язылмаулары моңа төп сәбәп булып тора. Боларның барысының да нигезендә, күренекле язучыбыз Солтан Шәмси фикеренчә, ана телебезнең яшәү даирәсен киңәйтү мөмкинлеге булмау һәм халыкның үз тарихын белмәве ята.

Реклама

Чыннан да, кая гына барып кермә, кемгә генә эшең төшмәсен - сүзне русча башларга туры килә. Әгәр татарча сүз катасың икән, сиңа гаҗәпләнеп карыйлар. Ә инде: "Татарча белмисезмени?" - дип сорасаң, рус булуларын әйтәләр. Татарстанда яшәп, татарча белмәү оят булырга тиеш тә бит. Алай гына да түгел, үзебезнең үк татар да русча гына сөйләшергә тырыша. Тарихыбызны белмәү исә мәктәп программасына бәйле. Безнең заманда, совет чорында, татар тарихын яшерделәр, бүген дә чын тарихны язучылар күп түгел. Менә шуңа күрә дә халкыбыз милли горурлыктан да мәхрүм, үз киләчәгенә битараф булып яшәүгә күнеп бара.

Шуңа күрә, җәмәгать, үзебезне үзебез юкка чыгармас өчен безгә тарихи китапларны күбрәк укырга, үз телебездә "сөйләшүче", бай эчтәлекле "Бөгелмә авазы"на язылырга, аны укып барырга кирәк. Рәхмәт ул газетаны үзвакытында гамәлгә куючыларга һәм хәзерге көндә халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, тырышып эшләүче хезмәткәрләренә. Безнең яраткан шәһәребез үзенең 230 еллыгын билгеләп үтте. Онытмагыз, ул бит кайчандыр татар авылы булган! Исемен дә, кыенлыклар алдында бөгелмәскә, нык булырга өндәп, татарлар куйган. Әйдәгез әле, милләттәшләрем, бергәләшеп, бердәм булып язылыйк телебезне хөрмәт итеп, яшьләрдә ана теленә мәхәббәт тәрбияләүче "Бөгелмә авазы"на. Тамырлары тарих төпкелләреннән үк килгән татарлар булып калыйк!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: