Бөгелмә авазы

“Һәркем үз эшен төгәл башкарсын иде”

Бөгелмә авазы"ның 7 декабрь санында газета укучыларыбызның почта хезмәткәрләре эшеннән канәгать булмаулары турында шушындый баш астында мәкалә дөнья күргән иде. Менә шуңа рәсми җавап килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә: "Почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләре белән вакытлы матбугат басмаларын, коррес­пон­денцияләрне үз вакытында илтеп җиткерү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылды. 11 нче һәм...

Бөгелмә авазы"ның 7 декабрь санында газета укучыларыбызның почта хезмәткәрләре эшеннән канәгать булмаулары турында шушындый баш астында мәкалә дөнья күргән иде. Менә шуңа рәсми җавап килде. Анда түбәндәгеләр әйтелә: "Почта элемтәсе бүлекләре хезмәткәрләре белән вакытлы матбугат басмаларын, коррес­пон­денцияләрне үз вакытында илтеп җиткерү кирәклеге турында аңлату эшләре алып барылды. 11 нче һәм Кече Бөгелмә почта бүлекләре начальникларына "Бөгелмә авазы"н китерү эшенә контрольне көчәйтергә кушылды.

Почтамт җитәкчелеге дә газета-журналларны, шул исәптән Бөгелмә авазы" газетасын, хуҗаларына вакытында илтеп җиткерүне контрольгә ала­­чак. 11 нче һәм Кече Бөгелмә почта бүлекләренең үз эшләренә салкын караган хезмәткәрләренең декабрь ае өчен нәтиҗәләрне чыгарганда ай саен бирелүче премияләре киметеләчәк.

Газета укучылардан гафу үтенәбез һәм ки­ләчәктә бу хәл кабатланмасына ышандырабыз.

Галина МЯГЧИЛОВА,
вакытлыча начальник вазифаларын башкаручы".

Реклама
Теги: хат
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: