Бөгелмә авазы

Мәдәният мәртәбәгә ирешә

Бөгелмә муниципаль районы мәдәният, сәнгать учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре үзләренең һөнәри осталыкларын чарлау, иҗади сәләтләрен үстерү максатында, республика күләмендә үткәрелә торган бәйгеләрдә һәм проектларда актив катнашалар.

Л.МИҢНУЛЛИНА,
Бөгелмә муниципаль районы
башкарма комитеты мәдәният бүлеге җитәкчесе.

2011 елның декабрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында ТР Хөкүмәте грантларына ия булу өчен алып барылган бәйгеләргә йомгак ясалды. Бөгелмәнең өч проекты Татарстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан муниципаль мәдәният һәм сәнгать оешмаларының иҗат коллективларына ярдәм йөзеннән бирелә торган грантларына лаек дип табылды.

"Китапханәләр эше" номинациясендә "Җирлекара үзәк китапханәнең 18 нче филиалы" - Наратлы авыл китапханәсенең "Салкус" халык мәктәбе проекты өчен - 200 мең сум (мөдире - Т.С.Дмитриева).

"Театр сәнгате" номинациясендә Татар мәдәният үзәгенең наркотикларга каршы көрәш максатында әзерләнгән "Глюк түгел, чынбарлык" дип атала торган проекты өчен - 150 мең сум (директоры - Ф.Ә.Шәрипова).

"Музейлар эше" номинациясендә - Бөгелмә туган якны өйрәнү музееның "Город, в котором я живу" дип атала торган музей-педагогик программасы өчен - 100 мең сум (директоры - Н.Н.Несынова).

Мәдәният, сәнгать һәм кинематография өлкәсендә эшләүче иң яхшы хезмәткәрләрнең эшен куәтләү максатында бирелә торган акчалата бүләкләргә безнекеләр ике номинациядә лаек булдылар. "Профессионал" номинациясендә - А.Баталов исемендәге рус дәүләт драма теат-ры баш режиссеры В.Ю.Пряхин белән "Җирлекара үзәк китапханә"нең шә-һәрдәге гаилә китапханәсе мөдире Л.Х.Кузьминага - 70әр мең сум; "Терәк һәм абруй" номинациясендә - Татар мәдәният үзәге директоры Ф.Ә.Шәрипова белән Бөгелмә балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Р.Ф.Кадыйровага 50шәр мең сум премия тапшырылды.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: