Бөгелмә авазы

Бу газаплар бетәрме?

Күптән барырга кирәк булса да, күңелем һәм аякларым тартмаганга, гел генә кичектереп килә идем, беркөнне юлым төшеп, сәгать унберләр тирәсендә Бердәм исәп-хисап үзәгенә (ЕРЦ) керергә булдым. Белешмә алырга мөмкинме икәнлеген белештем дә чиратка бастым. Бар халыкның кулында коммуналь хезмәтләргә түләү кәгазьләре, сүз дә гел бер нәрсә турында бара: "Нигә миңа...

Әлфия МОСТАФИНА.

- Менә минем фатир өчен бурычларым байтак җыелган иде. Подъезддагы хатыннар гел-гел миңа ябырылдылар. "Син түләмәгәнгә безгә күп китерәләр, барып түлә, аннары безгә перерасчет ясаячаклар", - дип кычкырдылар. Октябрьдә 29 мең сум бурычымны алып барып түләдем. Ноябрь өчен квитанцияләрне китергәч, хатыннардан сорыйм: "Карагыз әле, ясаганнармы перерасчет дигәннәрен? Юк, бездә ала гына беләләр, кайтару дигәнне көтмәгез", - дидем. Чынлап та, берәүгә дә түләүне бер генә тиенгә дә киметмәгәннәр…

- Ә менә октябрь ае квитанциясендә ОДН өстәп, кайнар суга 68 сум арттырып язып китергәннәр иде, мин сызып ташлап, үземә тиешлесен чутладым да, янына язып, шуны гына түләдем. Беләсезме, бу айга китерелгән кәгазьдә теге сумманы 86 сум итеп, бөтен графага чәчкәннәр дә куйганнар.

- Мин 1 бүлмәле фатирда яшим. Һәр ай өчен вакытында түләп барам, шул исәптән электрга да. Ноябрь өчен түләү кәгазендә электрга 1750 сум түләргә китергәннәр. Кайда монда гаделлек? Зинһар, аңлатыгыз, киңәш бирегез.

Бу соңгы ханым проблемасын бик озак аңлатырга тырышты оператор кызга. Өзгәләнде-бәргәләнде, ә пыяланың теге ягындагы белгечнең сүзе бер булды: "Берничек тә ярдәм итә алмыйм, күпме язылган, шуның кадәр түләргә!"

Әле бу бер чиратта торучылар гына. Ә ул тәрәзәчекләр анда берничә. Кемдер тыныч кына аңлата алмагач, әрепләшә башлады, берсе исә тәрәзәдән сузылып, белгеч кулындагы папканы тартып алды да, бөтен залга чәчеп ташлап, чыгып китте. Ә менә бер бүлмәле фатирда торучы ханым йөрәген тотып, чыгу юлына борылды. Янына барып, ярдәм итәргә, журналист буларак, тыңларга әзер икәнемне әйткәч: "Ничего не хочу, пусть подавятся", - дип, әкрен генә чыгып китте, ә мин ярдәм итә алмавыма гаҗиз булып, фатирына исән-имин генә кайтып җитә алсын иде дип теләп, басып калдым…

Я Ходаем, бәндәләреңне ярдә-меңнән ташлама. Чиратым җиткән икән, үзем басып торган тәрәзә янына юнәлдем…

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: