Бөгелмә авазы

Кисәргә кирәк шул

"Бөгелмә авазы" газетасы аша мин газовикларга мөрә-җәгать итәргә телим. Узган елның 28 декабре санында басылган "Кисмичә мөмкин түгел" дигән язма этәрде мине бу эшкә. Энергетик-ларга зур рәхмәтләремне җиткерәсем килә, чөнки бик тә дөрес эшлиләр. Алар электр линияләрен генә түгел, газ торбаларын да саклап калдылар. Газ хезмәте эшчеләре дә шушы гамәлне...

Газ торбаларының урам саен задвижкалары да юк. Берәр урамда хәвеф-хәтәр булса, ярты авыл газсыз утырачак бит. Электрсыз ничек тә яшәп була әле ул, ә менә газсыз берничек тә булмый, кыш көне бигрәк тә. Газ белән җылытабыз, ләбаса, өйләребезне. Торбалар туңу ихтималы булуын да онытмыйк.

Тагын шуны да әйтәсем килә: авария вакытында агулану очраклары да булырга мөмкин, янгын чыгу куркынычы да бар. Боларның барысы турында да алдан ук уйларга кирәк бит.

Татар Димскәе авылыннан
икенче төркем инвалид
Рәис Гыйбадуллин"
.

Бу сорауга "Бөгелмәгаз" идарәсе начальнигы К.Кәри-мов имзасы белән килгән җавапта түбәндәгеләр әй-телә: "Бөгелмәгаз" идарәсе газ куллану һәм газ белән тәэмин итү системасын экс-плуатацияләү оешмасы булып санала. Идарәдә агач кисү белән махсус шөгыльләнүче белгечләр юк. Шуңа күрә бу сорау белән "Горзеленстрой" җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә кирәк".

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: