Бөгелмә авазы

Җитәрлек түгел әлегә

30 гыйнвар көнне Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков катнашында видеокиңәшмә режимында Казан IT-паркында республика Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының йомгаклау коллегиясе үтте. "Россиянең спорт төбәге булган Татарстанда халыкның 27 проценты гына даими спорт белән шөгыльләнә, бу канәгатьләнерлек күрсәткеч түгел", - диде Премьер-министр үз чыгышында.

Ләйсән ВИЛДАНОВА
әзерләде.
Фото http://kazan.kp.ru

Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рәфис Борһанов сүзләренә караганда, узган ел Татарстанда 97 спорт корылмасы файдалануга тапшырылган, хәзерге вакытта аларның саны 9 меңнән артып китә. Бөтендөнья универсиадасы проекты нигезендә, 27 спорт корылмасы сафка бас­кан. Хәзерге вакытта 1 миллионнан артык татарстанлы сис­темалы рәвештә спорт белән шөгыльләнә. Әлеге күрсәткеч узган ел 3,5 процентка артып, 27 процент чамасы тәшкил иткән. Казанда спорт белән шө­гыльләнүчеләр 6 процентка арткан.

Спорт белән шөгыльләнүче физик мөмкинлекләре чиклән­гән кешеләр саны 4,3 процентка үскән. Студентларның 47 проценты спорт белән системалы рәвештә шөгыльләнә. Министр билгеләп үткәнчә, 2015 елга спорт белән шөгыльләнүче татарстанлыларның саны 35 процент тәшкил итәргә тиеш. 2011 елда Татарстанда Россия һәм халыкара күләмендәге 25 зур ярыш үткәрелгән. Шулай ук 2015 елда спортның су төрләре буенча дөнья чемпионатын үткәрү өчен көрәштә Казан җиңеп чыккан.

Рәфис Борһанов 2011 елда "Татарстан Республикасында физик культура һәм спорт­ны үстерү" программасын финанс­лау күләме 1,02 миллиард сум тәшкил итүен билгеләп үтте. Тармак хезмәткәрләренең ур­тача хезмәт хакы - 9176 сум.

Докладын тәмамлап, Р.Бор­һа­нов Универсиадага нык­лы әзерлек һәм аны лаеклы үт­кәрү төп бурыч булып калуын билгеләп үтте.

"Казан-2013" Башкарма дирекциясе" коммерцияле булмаган автоном оешмасы генераль директоры Владимир Леонов Бөтендөнья студентлар уеннарына әзерлек хакында бәян итте. Ул 2013 елгы Универсиада волонтерларын әзерләү эшенең актив рәвештә дәвам итүен билгеләп үтте. Инде бүген үк Уеннар дирекциясенә 40 ил­дәге потенциаль волонтерлардан 6,5 мең гариза кергән.

Уеннар вакытында Казанга 100 меңгә якын турист килер дип көтелә. Утырыш эшенә нәтиҗә ясап, Илдар Халиков министрлыкка 2013 елда - Универсиада, 2015 елда - спортның су төрләре буенча дөнья чемпио­­­наты, шулай ук 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү белән бәйле җитди процесслар кичерергә туры килүен билгеләп үтте.

Премьерның сүзләренә ка­ра­ганда, спорт белән шө­гыльләнүче татарстан­лылар­ның 23 проценттан 27 процентка кадәр артуы республика өчен җитәрлек түгел. "Бу саннар безне канәгатьләндерми. Өстәвенә, үсешкә, нигездә, студентлар спорты хисабына гына ирешелгән", - диде ул.

Илдар Халиков Лондонда узачак уеннарга әзерлекне көчәйтү турында тәкъ­димнең кабул ителүен ассызыклады. 2012 елда Лондондагы Олимпия уеннарында катнашуга 49 татарстанлы дәгъва кыла.

Утырыш тармакның алдынгы хезмәткәрләренә бү­­­ләк­­­­­ләр тапшыру белән тө­гәлләнде.

Очрашуда күп кенә ра­йон­­нарның уңай эш нәтиҗәләре яңгырады. Бөгелмәнең балалар һәм яшьләр спорт мәк­тәпләрендә, баш­ка объект­­­ларында тәрбияләнү­че­ләр­­­нең республика, ил күлә­мендә ирешкән бик күп уңай нәтиҗәләре булса да, яхшылар исемлегендә алар исеме яң­гырамау күңелне төшерде, әл­бәттә. Шуның өчен дә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы И.Касыймов бу өлкәдә көч куючы җитәкчелеккә үз нәтиҗәләрен күрсәтә белү өстендә дә нык­лап эшләргә кирәклеге турында әйтте. Тырышып эшләү генә түгел, хезмәтнең җимешләрен күрсәтә белү дә бик кирәк шул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: