Бөгелмә авазы

Ярдәм кирәк

Быел Татарстан авыл хуҗалыгы өлкәсендә 2012-2014 елларга исәпләнгән максатчан ике федераль программада катнашырга җыена. Аның берсе - "Эш башлаучы фермер", икенчесе "Гаилә фермасы" дип атала.

Әлфия Зарипова.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сүзләренә караганда, анда катнашырга теләк белдерүчеләр конкурс нигезендә сайлап алыначак. Эшен башлап кына җибәргән фермерларга федераль казнадан каралган грант ярдәме күләме - 1 миллион 705 мең сумга кадәр.

Республикада бүгенге көндә фермерларга җирләр­не үзләштерүдә бюджет ярдәме күрсәтү дә дәвам итә. Министрлык счетларында шул максатларга 14 миллион сумнан артык акча туп­ланган. Бу сумманы 2012 ел лимитлары исәбенә арттырып та була.

Марат Әхмәтов әйткәнчә, бүгенге көндә республикада төзелгән гаилә фермалары саны 400гә якынлашкан инде. Тик аларның барысын да югары технология­ле дип әйтеп булмый әле.

Ә бюджет ярдәме югары технологияле фермаларга гына күрсәтелә.

Марат Әхмәтов узган ел авыл җирендәге эшмәкәрләр өчен "Лизинг-грант" программасы ярдәме сизелерлек булды дигән фикердә тора. Күпсанлы мөрәҗәгатьләрне күздә тотып, киңәшмәдә ул кече эшмәкәрлек өчен сөтне беренчел эшкәртү җиһазлары сатып алу буенча лимитны арттыруны сорап, Премьер-министрга мөрәҗәгать итте.

Бөгелмә муниципаль ра­й­­­­­о­ны башлыгы, шәһәр мэры Илдус Касыймов сөт савып алу буенча артталыкны бетерү өчен кис­кен чаралар күрергә кушты. Тәнкыйтьне кабул итеп, авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе урынбасары Ре­валь Мөхәммәтҗанов сыерлардан сөт савып алу­ның бераз арта төшүен, хакимияттән билгеләнгән вәкилләрнең системалы рәвештә авылларда булуын, терлекләрне дөрес тук­ландыру мәсьәләсендә планнар билгеләнүен, шул уңайдан февраль башында "Акбаш-Агро" хуҗалыгында семинар-укулар оештырылачагын бәян итте. "Шушы көннәрдә гаилә фермаларында булып, андагы эшчәнлек белән таныштым, - диде хакимият башлыгы. - Эшкә дәрт бар, берәү дә кул кушырып утырмый. Ләкин аларга ярдәм итәргә кирәк". Ул шулай ук авыл хуҗалыгы белгечләренә гаилә фермалары төзелешенә "Татнефть" ярдәменнән мөмкин булганча тулырак файдаланып калырга тәкъдим итте. Аннары сүзен йомгаклап: "Быел да 2010 елгы корылык әйләнеп кайтмас дип, берәү дә гарантия бирә алмый, - диде. - Шуңа күрә, бүгеннән алып, аеруча саламга игътибарны арттыру сорала".

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: