Бөгелмә авазы

“Биф Ролл”, “Араз” һәм башкалар...

Соңгы вакытта шәһәребездәге оешма-учреждение, кибет, ашханә урнашкан биналарның диварларын чит ил сүзләре белән язылган элмә такталар чуарлады. Аларның күбесенең мәгънәсен аңлап та булмый, дөрес итеп әйтергә тел дә әйләнми.

Ягсуп МОРТАЗИН,
җәмәгатьчелек хәбәрчесе.
Бөгелмә шәһәре.

Газинур Гафиятуллин урамындагы "Макдоналдс" рестораны элмә тактасына "Биф а-ля-рус" дип язганнар иде. Күптән түгел "Биф Ролл" дигәненә алыштырдылар. Әмма берсенең дә мәгънәсен аңламый урыс та, татар да.

Әле менә безнең йорт янәшәсендә генә (Абдулла Алиш урамы) янә яңа ресторан ачтылар, "Араз" дип атала ул. Мәгънәсен шулай ук хуҗаларыннан башка беркем белми. Ни өчен республикабызда рәсми төстә дәүләт теле исәпләнүче урыс һәм татар телләрендә язмаулары гаҗәпләндерә безне.

Мондый мисалларны күпләп китерергә булыр иде. Үзебезнең ана телебездә язылган элмә такталардагы "Тәмле", "Дулкын", "Балкыш", "Тантана" кебек сүзләрне укыгач, милләтемә, аның теленә карата мәхәббәтем тагын да арткандай була минем. Никадәр бай, матур аһәңле ул безнең татар теле! Аны кыерсыту-кимсетүләргә һич тә юл куярга ярамый.

Сүз уңаенда, рус телендә, шулай ук безнекечә дә язылган элмә такталардагы кайбер миңа ошамаган урыннары турында әйтәсем килә. Мәсәлән, "Каприз", "Эгоист", "Юлбарыс", "Арыслан" ише кибет исемнәре бер дә уңай тойгы уятмый күңелләрдә.

Беркөнне кибетләргә азык-төлек ташучы машина әрҗәсендә "Бюрократ" дигән язуны күргәч, ирексездән: "Әстәгъфирулла!" - дип куйдым. Чөнки ул сүздән халык гарык инде. Заманында трибун шагыйрь Владимир Маяковский: "Бюрократизмны бүре булып кимереп ташлар идем мин", - дип, юкка гына язмагандыр бит.

Кыскасы, элмә такталардагы исемнәр ачык мәгънәле дә, күңелләргә ятышлы, матур яңгырашлы да булсын иде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: