Динебездә шәфкать өстенлекле
Мәүлид аеның (рабигыль-әүвәл) 12 нче көнендә, быел ул 4 февральгә туры килде, мөселман халкы Мөхәммәд пәйгамбәрне (с.г.в.) зурлап искә ала. Бу айда аңа багышланган чаралар үткәрү күркәм бер горефкә әйләнде. Халкыбыз Мәүлид аен борынгы чорлардан ук ай буе хөрмәтләгән. Күрше-күлән, туган-тумача, кан-кардәш арасында, динебез кушканча, шәфкатьле-миһербанлы булу тагын да арткан.
Әлфия ЗАРИПОВА.
Бөгелмә мәчетләрендә дә, Мәүлидне хөрмәтләп, төрле чаралар уздырыла. Шуларның берсе 3 февраль - җомга көнне мәдрәсәдә үтте. Биредә, аз керемле гаиләләргә, мохтаҗларга кирәкле әйберләрне җыю һәм тарату максатында, "Мәрхәмәт" бүлмәсе ачылды. Бүгенге көндә анда кием-салым, аяк киемнәре, уенчык-лар һәм китаплар җыелган. Шәһәр һәм район халкы үзенә кирәк санамаган, артык дип тапкан әйберләрен шулай ук мәчетләргә, "Эссен" супермаркетына да китерә ала. "Мәчетләребез хәйрия эшчәнлеге белән байтактан шөгыльләнә инде, - ди Бөгелмә шәһәре һәм районы мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Хәйруллин. - Менә шулай үзара ярдәмләшеп яшәгәндә кыенлыкларны җиңеп чыгу күпкә җиңел бит". Аның әйтүенчә, бу башлангычка бик күпләр теләп алынган икән. Мәсәлән, бер эшмәкәр үз кибетеннән өр-яңа аяк киемнәре китереп тапшырган.
Әлеге социаль үзәкнең эшчәнлеген мөхтәсибәтнең яшьләр бүлеге җитәкли.
Шул ук көнне үзәк мәчеттә Мөхәммәд пәйгамбәрнең (с.г.в.) туган көненә багышланган бәйрәм чарасы булып узды. Мәҗлестә иллегә якын кеше: мәчеткә йөрүчеләр, якшәмбе мәктәбе шәкертләре, мөхтәсибәт бүлекләре җитәк-челәре, шәһәр мәчетләре имамнары һәм гаммәви матбугат вәкилләре катнашты. Мөхтәсиб Рөстәм хәзрәт Хәйруллин рабигыль-әүвәл аеның фазыйләтләре турында сөйләде. Соңыннан мәҗлестә катнашучыларга истәлеккә бүләкләр тапшырылды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
17 апрель 2021 - 18:04Ислам кабул итүнең 1100 еллыгы бренды идеясенә бәйге тәмамланырга ике атна калды Гаризалар һәм иҗади эшләр бәйгегә 30 апрельгә кадәр кабул ителә.500
-
17 апрель 2021 - 16:02Бөгелмәдә таныш булмаган кеше белән элемтәгә керү телефон урлау белән тәмамланды Тарих Гафиятуллин урамында булды.3800
-
17 апрель 2021 - 14:03"Россия балалары-2021" акциясе кысаларында Бөгелмә полицейскийлары профессиональ чаралар үткәрә Өлкән сыйныф укучылары сораулар бирделәр һәм яшьләргә сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләген ничек тәрбияләргә кирәклеге турында тәкъдимнәр әйттеләр.4800
-
17 апрель 2021 - 11:28Рөстәм Миңнеханов коронавирустан вакцинация узган Татарстанда барлыгы 197 765 кеше коронавирустан прививка ясаткан.4700
-
17 апрель 2021 - 10:03Бөгелмәлеләрне СОVID-19дан вакцинация үтәргә чакыралар Прививкага телефон аша язылырга була.4200
-
13 апрель 2021 - 09:07Современная поэзия / Стихи про любовь / Укый Лилия Шагалеева / Шигырьләр 0+
-
12 март 2021 - 10:34Бөгелмә районында ферма каравылчысы сыерларны янгыннан коткарган вакытта тәнен пешергән
-
9 март 2021 - 08:27Бөгелмә муниципаль районы башлыгы хатын-кызларны 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады
-
17 апрель 2021 - 12:02Бөгелмә мөхтәсибәте имамнары ТР мөселманнары Диния нәзарәте съездында катнаштыСъездның көн тәртибендәге төп мәсьәләләр-Татарстан мөфтие һәм Татарстанның баш казые, шулай ук Татарстан мөфтиенең беренче урынбасарын сайлау иде.6700
-
15 апрель 2021 - 12:03Быел Бөгелмә урамнарында 800 мең чәчәк утыртылачак Агератум, бегония, петуния, Виола, бархатец, сальвиядән килгән чәчәк композицияләре урамнарны, паркларны һәм скверларны бизәячәк.25200
-
16 апрель 2021 - 12:03Бөгелмә гимнастлары "Йолдызлык" төбәкара ярышларында катнашты Бөгелмәдән яшь спортчылар Әлмәттән бүләкләр белән кайттылар.23200
-
15 апрель 2021 - 18:03Бөгелмә полицейскилары мошенникны Волгоградта тоткарлады Җирле 20 яшьлек ир интернет аша автомобиль гономерларын сатып алырга маташкан.21600
-
15 апрель 2021 - 16:02Бөгелмәдә җәмәгатьчеләр махсус кабул итү бүлмәсендә һәм вакытлыча тоту изоляторында булдылар Тоткарланган кешеләрнең хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен үтәү, аларның туклануын оештыру, медицина ярдәме күрсәтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.18900
-
16 апрель 2021 - 16:03Бөгелмәдә Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен муниципаль экологик олимпиада узды Экологик агарту мәктәпкәчә яшьтән башлана һәм гомер буе дәвам итә.13800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Бэгэлмэ авазы ("Голос Бугульмы")
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 47521 от 30.11.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: и.о. руководителя филиала АО "Татмедиа" РГ "Бугульма авазы" -
главного редактора Панина Наталья Леонидовна
Адрес редакции: 423234, РТ, г. Бугульма, ул. Гафиатуллина, д. 17
Телефон редакции: 8 (85594) 4-83-30
Рекламная служба: 8-904-667-39-06, bugulreklama@mail.ru
Для сообщений о фактах коррупции: lai-ru@yandex.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика