Бөгелмә авазы

Ел дәвамында – контрольдә

ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында коммуналь хезмәтләргә түләүләргә контрольлек итү дәвам итә. 25 гыйнвар көнне биредә видеоконференция режимында чираттагы киңәшмә булып узды. Аны министр урынбасары Алексей Фролов алып барды.

Әлфия МОСТАФИНА.

Чыгышлардан күренгәнчә, торак милекчеләреннән кил­гән сорауларның күбесе җылылык өчен түләүләргә һәм зур суммада ОДН өчен түләү өстәлүенә кагыла. Туры элемтәдә булган җитәкчеләрнең барысы да урыннарда, түләүләрнең нигезле булуын тикшерү максатында, штаблар төзелүен әйтеп уздылар. Мәсәлән, Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе 350 күпфатирлы йортның 10ысында проблемалар булуын һәм аларны чишү буенча конкрет эшләр башкарылуын билгеләп үтте. Ә менә Алексеевскидан хәбәр итүләренчә, 14 күпфатирлы йортта җылылык өчен түләү кимегән, 64 торакта исә узган айлар дәрәҗәсендә калган.

Ә инде 24 йортта түләүләрнең кискен артуын энергия ре­сурсларының артык күп тотылуы белән аңлаттылар алар. Бу турыда халык арасында аңлату эшләре алып барылуы әйтелде.

Министр урынбасары шу­­­лай ук муниципаль берәм­лекләрдә коммуналь хез­мәтләрне исәпләүдә 5.0 версияле программа продуктын кертү буенча эшнең торышын тикшерде. 8 районда бу мөһим эш төгәлләнмәгән икән әле.

Бөгелмә муниципаль райо­нында да бу тема бик актуаль. Гыйнвар ае өчен киләчәк счет-фактуралар белән аңла­шылмаучылык килеп чыкма­­­сын өчен шәһәрнең халыкка коммуналь хезмәтләр күрсәтүче барлык оешмаларына бер-ике көн эчендә, проблемалы йортларда булып, фатирлардагы салкын һәм кайнар су, электр энергиясен исәпләү приборларыннан контроль саннар алу йөкләнде.

Коммуналь түләүләр буенча сораулары булган гражданнар өчен шәһәрдә кайнар линия "булдырылды".

Әгәр дә сез торак-ком­муналь хезмәтләр өчен җи­бәрелгән бәяләр белән килешмисез икән, Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы "кайнар линия"сенә түбәндәге телефоннар буенча шылтырата аласыз: 8 (843) 231-15-77. Тарифлар буенча ТР Дәүләт комитеты телефоны: 8 (843) 221-82-51. Яисә Бөгелмә торак инспекциясе "кайнар линия"сенә 8 (85594) 6-05-45 телефоны аша шылтыратып, шикаять белдерә аласыз.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: