Бөгелмә авазы

Ана сөте белән керергә тиеш

Бу атнада хокук бозуларны профилактикалау ведомствоара координацион комиссиясенең киңәйтелгән утырышы узды. Очрашуда комиссия әгъзалары, мәктәп директорлары, прокуратура, суд, тикшерү комитеты, эчке эшләр бүлеге, сәламәтлек саклау оешмалары, мәгълүмат чаралары вәкилләре, предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.

Гөлчәчәк ВӘЛИЕВА,
хакимиятнең матбугат хезмәткәре.

Утырыш эшенә БМР башлыгы И.Касыймов җитәкчелек итте. "Хокук бозуларны профилактикалау эшенең, беренче чиратта, гаиләдә башлануы, аннары инде мәктәпләрдә һәм яшьләр эшләре, спорт, туризм бүлеге тарафыннан дәвам иттерелүе шарт. Шәһәрдә спорт корылмалары күп, алар тулы куәткә эшләргә, яшьләребез үзләре турында кайгыртучанлык һәм игътибар тоярга тиеш", - диде ул.

Узган елгы һәм быел беренче өч айдагы вәзгыять бу җәһәттән шә-һәр-районда тотрыклылык саклануын күрсәтә. 2011 елда - 1457, быел өч айда 309 җинаять теркәлгән. Гому-мән алганда, 2010 ел белән чагыштырганда, күрсәткечләрдә кимү күзәтелсә дә, кызганычка, узган елда балигъ булмаганнар тарафыннан кылынган җинаятьләр саны 13 процентка арткан. Бу хакта полиция полковнигы И.Хөснетдинов сөйләде. Агымдагы елда 12 нче мәктәп (5 очрак), 13 нче (2) һәм 6 нчы мәктәп (1) укучылары, БМТ студенты (1) тарафыннан хокук бозу очраклары бар. 2011 елда яшүс-мерләр арасында үз-үзенә кул салу-ның 18 очрагы теркәлгән, шуларның 3се фаҗига белән төгәлләнгән. Быел исә 4 очракның 3се үлемгә китергән. И.Хөснетдинов төнге шәһәр буйлап депутатлар һәм җәмәгать тәрбияче-ләренең бергәләп рейдларга чыгуын яңартырга кирәклеген әйтте. "Шашин урамында, Техника йорты, "Бөгелмә" кунакханәсе янында ни хәлләр икәнен үз күзләрегез белән күрү кирәк", - диде ул.

Шәһәр прокуроры Р.Әминов балигъ булмаганнарны яклау законнарының үтәлеше турында мәгълүмат бирде. Мәгариф идарәсе башлыгы В.Кульбеда 1 июньнән шәһәр читендә - 3, хезмәт лагерьлары - 2, мәктәп янында 24 лагерь эшли башлаячагын хәбәр итте.

БМР башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Л.Мөстәкыймова үз чыгышында хокук бозуларны профилактикалау җәһәтеннән күмәк мәгълүмат чараларының роле зур булуга басым ясады.

Утырышны йомгаклап, И.Касыймов җинаятьчелеккә каршы көрәшкә барлык структуралар, учреждениеләр, җәмәгать оешмалары һәм халыкның бердәм алынуы кирәклеген ассызык-лады.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: