Бөгелмә авазы

4 ноябрь көнне Бөгелмәдә 14 Шәһит урамындагы йортта янгын чыккан

4 ноябрь көнне Бөгелмәдә 14 Шәһит урамындагы биш катлы йортның бишенче катындагы ике бүлмәле квартирда янгын чыга. Коткаручыларга бу турыда хәбәр иртәнге сәгать 10 тула 16 минутта килеп җитә. Санаулы минутлар эчендә вакыйга урынына барып җиткән коткаручы-янгын сүндерүчеләр подъездга да куе төтен тулганлыгын күрәләр. Квартирга керә торган ишек ачык була....

4 ноябрь көнне Бөгелмәдә 14 Шәһит урамындагы биш катлы йортның бишенче катындагы ике бүлмәле квартирда янгын чыга. Коткаручыларга бу турыда хәбәр иртәнге сәгать 10 тула 16 минутта килеп җитә.

Санаулы минутлар эчендә вакыйга урынына барып җиткән коткаручы-янгын сүндерүчеләр подъездга да куе төтен тулганлыгын күрәләр. Квартирга керә торган ишек ачык була. Күршеләре анда хуҗабикә булуы ихтимал икәнен әйтсәләр дә, утны сүндерү барышында эчтә беркемнең дә булмавы ачыклана.

Газы, электры булмаган 48 квадрат метр мәйданлы квартирның эче корымлана, 6 квадрат метрында әйберләр янып, зыян күрә.

Бөгелмә муниципаль районы янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет әйтүенчә, янгын билгесез затларның ут белән саксыз итүе сәбәпле чыккан.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: