Бөгелмә авазы

31 октябрь көнне 13 нче урта мәктәптә “Севастополь өчен сугыш” дип аталган яшьләрнең Бөтенроссия тарихи квест-чарасын уздырдылар

"Волонтёры Победы" хәрәкәтенең Татарстан оешмасы Бөгелмә бүлеге, "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Бөгелмә бүлеге, Балалар техник иҗат үзәге вәкилләре һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлекчәсе оперуполномоченные Алия Ситдыйкова белән бергәләп, 31 октябрь көнне 13 нче урта мәктәптә "Севастополь өчен сугыш" дип аталган яшьләрнең...

"Волонтёры Победы" хәрәкәтенең Татарстан оешмасы Бөгелмә бүлеге, "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Бөгелмә бүлеге, Балалар техник иҗат үзәге вәкилләре һәм Бөгелмә эчке эшләр бүлегенең наркотиклар әйләнешенә контрольлек итү бүлекчәсе оперуполномоченные Алия Ситдыйкова белән бергәләп, 31 октябрь көнне 13 нче урта мәктәптә "Севастополь өчен сугыш" дип аталган яшьләрнең Бөтенроссия тарихи квест-чарасын уздырдылар. Уенда 7 нче гимназия, 12 һәм 13 нче мәктәпләрдән барлыгы 45 укучы катнашты.

Чараның максаты үсеп килүче яшь буын вәкилләрен, хәзерге яшьләргә аңлаешлы өйрәтү-таныштыру форматларын кулланып, Бөек Ватан сугышының төп вакыйгаларына җәлеп итү, аның каһарманнарын хәтердә яңарту иде.

Уенда катнашучылар дүрт командага бүленделәр һәм сугыш еллары хәбәрче-корреспондентларына "әверелеп", шул заман вакыйгаларына "кереп чумдылар", бәрелешләр тарихының барлык битләрен ачып, туплап, карап чыгарга омтылдылар.

Берничә сәгать дәвамында укучылар, тарихи фактларга һәм ветераннар хатирәләренә нигезләп әзерләнгән биремнәрне үтәделәр, сынаулар уздылар. Мисал өчен алар дошман авиациясе көчләрен, корабльләрне юк иттеләр, шифрланган хәбәрләрнең серен ачтылар, сугыш еллары фотосурәтләрен яңарттылар, иңгә-иң торып, куркыныч участокларны уздылар, үзләрендә разведчик күнекмәләре булдырдылар.

Иң ахырдан уен-ярышка йомгак ясалды. Беренче һәм икенче урыннарны 13 нче мәктәп командалары яулады, ә өченче урында - гимназистлар.

Җиңүчеләр "Волонтёры Победы" хәрәкәте дипломнары, "ТР Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтмагый оешмасының җирле бүлеге тарафыннан әзерләнгән акчалата сертификатлар белән бүләкләнделәр.

Күптәнге традиция буенча чара ахырында укучылар "Сугыш чоры җырлары" дип исемләнгән музыкаль флешмоб оештырдылар.

Наталья КУЛАГИНА,

Бөгелмә муниципаль районы

Иреклеләр үсеше координацион үзәге җитәкчесе.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: