Бөгелмә авазы

30 октябрь – Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кешеләрне искә алу. Традиция буенча бөгелмәлеләр сәясәт корбаннарына Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәл каршына митингка җыелды. Алар арасында Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, хакимият вәкилләре, депутатлар, мәктәп укучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, репрессия корбаннары,...

30 октябрь - Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Нахакка рәнҗетелгән, әрнү-газапларга дучар ителгән, хәтта үлем хөкеменә тартылган кешеләрне искә алу.

Традиция буенча бөгелмәлеләр сәясәт корбаннарына Геройлар аллеясында урнашкан һәйкәл каршына митингка җыелды. Алар арасында Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, хакимият вәкилләре, депутатлар, мәктәп укучылары, җәмәгать оешмалары вәкилләре, репрессия корбаннары, балалары, туганнары бар иде.

Россия өчен бу - зур кайгы көне. Үз улларын, кызларын, аталарын, аналарын, туганнарын югалтканнар өчен аянычлы көн. Корбан булганнар истәлегенә һәйкәл кызыл канәфер чәчәкләренә күмелде.

1921-1953 еллардагы репрессияләр вакытында Советлар Союзында барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күргән. Алар мал-мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм ителеп, илнең тормыш итү өчен шартлар булмаган ерак төньяк һәм көнчыгыш төбәкләренә сөрелгән. Корбаннарның төгәл генә саны да, исәбе дә билгесез. Төрле чыганакларда - төрле мәгълүмат: берничә миллион белән исәпләнә тапталган гомерләр саны.

"Диненә тугры кеше булган әтием, шуңа күрә аны Себергә сөргәннәр. Әтидән бер ел хәбәр булмаган. Кайдалыгын беркем дә әйтмәгән. Ул Бөгелмә төрмәсендә утырган була. Шуннан соң аны 10 елга сөргенгә сөрәләр. Әни, дүрт баласын ияртеп, аның артыннан китә. Мин - бишенче бала инде шунда туганмын", - дип искә ала Роза Харисова. Бу вакыйгага бәйле булганнарның сөйләр сүзләре, хатирәләре байтак. Шуңа күрә әлеге теманы без газетабызның киләсе санында дәвам итәрбез.

 

Ләйсән БИКБУЛАТОВА.

Альбина Акимова фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: