Бөгелмә авазы

3 ноябрьдә Зур этнография диктанты була

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). 3 ноябрьдә Зур этнография диктанты Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә 1500 мәйданда оештырылачак, дип хәбәр итә чара сайты. Акцияне оештыручылар мәгълүматлары буенча, диктант Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм БДБ илләрендә: Әзербәйҗанда, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Молдавиядә, Таҗикстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядә уза....

(Казан, 23 октябрь, "Татар-информ"). 3 ноябрьдә Зур этнография диктанты Россия төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә 1500 мәйданда оештырылачак, дип хәбәр итә чара сайты.

Акцияне оештыручылар мәгълүматлары буенча, диктант Россиянең барлык 85 төбәгендә һәм БДБ илләрендә: Әзербәйҗанда, Әрмәнстанда, Белоруссиядә, Казахстанда, Кыргызстанда, Молдавиядә, Таҗикстанда, Төркмәнстанда, Үзбәкстанда, шулай ук Абхазия һәм Көньяк Осетиядә уза.

Диктантны теләге булган һәркем әлеге мәйданнарның берсенә яисә чит илләрдә яшәүче ватандашлар эшләре һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча Федераль агентлык (Россотрудничество) вәкиллегенә мөрәҗәгать итеп яза ала. Мәйданнарның адресы www.miretno.ru, http://fadn.gov.ru сайтларында һәм "Зур этнография диктанты" социаль челтәрләр төркемендә бирелгән.

Акция нәтиҗәләре 12 декабрьдә - Россия Федерациясе Конституциясе көнендә билгеле була.

Диктант халыкның этнографик белемен, Россиядә яшәүче халык тарихын белүен чагылдырачак, шулай ук этнографиягә актуаль фән буларак игътибарны юнәлтәчәк.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: