Бөгелмә авазы

2нче февраль көнне Бөгелмәдә янгын чыккан

Кичә, 2 февраль көнне 20 сәгать 16 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Хезмәт урамында торак йорт яну турында хәбәр килә. Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә (20 сәгать 26 минут) ут 63 квадрат метрлап мәйданны чолгап алган була. 10 минут дигәндә, янгынны тулысынча сүндерәләр Торак йортта берсе дә юк дип,...

Кичә, 2 февраль көнне 20 сәгать 16 минутта 64 нче янгын сүндерү частена Хезмәт урамында торак йорт яну турында хәбәр килә.

Янгын сүндерүчеләр урынга барып җиткәндә (20 сәгать 26 минут) ут 63 квадрат метрлап мәйданны чолгап алган була. 10 минут дигәндә, янгынны тулысынча сүндерәләр

Торак йортта берсе дә юк дип, хуҗасы хәбәр итә. Ут җиһазларга зур зыян сала, бүлмәләр сөремләнә.

- Афәтнең сәбәбе - электр җиһазларыннан файдаланганда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәмәү, - дип хәбәр итә Бөгелмә районы янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы урынбасары, эчке служба майоры Юрий Хребет.

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: