Бөгелмә авазы

2015 ЕЛ УҢЫШЫ ҺӘМ КИЛӘЧӘК ТУРЫНДА КАЙГЫРТЫП

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдиновның "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ясаган докладыннан. Кырларда-басуларда Бүгенге көндә авыл хуҗалык- лары җаваплы чорга керде. 2015 елның язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәткә бара. Сабан культуралары орлыклары тулысынча әзер (6 000 тоннадан артык, шуларның 8 проценты - эли- талы орлык). 2015 ел...

Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсе җитәкчесе Руслан Сәйфетдиновның "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә ясаган докладыннан.

Кырларда-басуларда

Бүгенге көндә авыл хуҗалык- лары җаваплы чорга керде. 2015 елның язгы кыр эшләренә әзерлек тулы куәткә бара. Сабан культуралары орлыклары тулысынча әзер (6 000 тоннадан артык, шуларның 8 проценты - эли- талы орлык). 2015 ел уңышын арттыру максатында, һәр хуҗалыкка, кимендә, 10 - 15 тонна шундый орлык булдыру шарт булып тора. Быел 34 мең гектар җирдә - бөртеклеләр, 8,8 мең гектарда - техник культура- лар, 4 мең тонна терлек азыгы культурасы орлыгы чәчеләчәк. Барлыгы - 46,8 мең гектар җир. Авыл хуҗалыгы техникасы паркы язгы кыр эшләрен вакытында, оптималь срокларда башкарып чыгарга мөмкинлек бирә ала. Алар тулысынча ремонтланган, әзерлек сызыгына куелган. Хуҗалыкларда барлыгы 23 чәчү комплексы, 33 чәчкеч бар. Алар ярдәме белән көненә 3 700 гектар җирне эшкәртеп була. Шул рәвешле, иртә чәчелә торган культураларны 8 көндә җир куенына салу ниятләнә. Язгы кыр эшләрен башкарып чыгар өчен 930 тонна ягулык материалы һәм 5 036 тонна ашлама кирәк. Әлеге кирәкле ресурсларны ТР һәм РФ бюджетыннан алынган субсидияләргә, кредитлар һәм хуҗалык акчаларына алу планлаштырыла.

Терлекчелектә

Статистика мәгълүматларына караганда, 2015 елның 1 мартына 6 мең 409 баш мөгезле эре терлек санала, шул исәптә 2 мең 164 баш сыер, 1 мең 697 баш дуңгыз, 1 мең 756 баш сарык, 41 мең 142 кош-корт бар. 2014 ел белән чагыштырганда, мөгезле эре терлекләр саны 83кә арткан. Сөт җитештерү узган ел саннары белән тәңгәл килә. Бу 1 мең 267 тонна дигән сүз. Азык җитештерүгә крестьян-фермер хуҗалыклары, гаилә фер- малары зур өлеш кертә. Аларның үсеше федераль һәм республика дәүләт программаларын тормышка ашыру белән бәйле. Бу юнәлештә 10 программа эшләп килә. Алар ярдәме белән авыл хезмәтчәннәре грантлар, субсидияләр ала, фермаларны төзекләндерә, яңа техника сатып ала, сарайларны һәм алар янындагы юлларны ремонтлый. Районда барлыгы 45 крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Аларны үстерү эше быел да дәвам иттереләчәк. Тагын 20 кеше "Эшен яңа ачучы фермер", "Гаилә фермаларын үстерү" программаларына керергә теләк белдергән. 4 хуҗалык: шәхси эшмәкәр Д. Нуждин, "Бөгелмә азык-төлек корпорациясе" җәмгыяте, "Муса Җәлил исемендәге" һәм "Рассвет" хуҗалыклары фермаларны төзекләндерү һәм сенаж траншеяларын ремонтлау программасына кергән. Бүгенге көндә Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закиров тырышлыгы белән республика бюджетыннан безнең районга 30 миллион сум акча бүлеп бирелде. Аңа "Рассвет" җәмгыятендә 400 баш сыер өчен яңа ферма торгызылачак. Хәзерге вакытта район хуҗалыкларына 300 баш тана кайтарту мәсьәләсе хәл ителә.

Планнар

Безнең районда "Репродукт" җәмгыяте зур эш алып бара. Аның базасында катнаш мал азыгы заводы төзелде, хәзер ит комбинаты торгызыла, кошчылык фермасы салына. Районда 3 мәйдан ачылачак. Алга авылында һәм Свахин тавында - 160 мең чебигә, ә Ефановка авылы янында 72 мең тавыкка исәпләнгән фермалар төзелә. Монда тавыкларны 500 меңгә җиткерү һәм нәселле йомырка сату планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: