Бөгелмә авазы

16 ноябрь – Толерантлык көне

16 ноябрь - Толерантлык көне. Толерантлык, гади генә сүзләр белән әйткәндә, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә башка раса, дин, җенес вәкилләренә, башкаларның идеяләренә, фикерләренә ихтирамлы карашта булу дигән сүз ул. Әмма башкаларның уй-фикерен, гамәлләрен яхшы аңлар өчен башта үз башыңда тәртип булырга тиеш - үз-үзеңне аңлый белү мөһим. Россия җәмгыятендәге төрле социаль...

16 ноябрь - Толерантлык көне. Толерантлык, гади генә сүзләр белән әйткәндә, кешеләрнең үзара мөнәсәбәтләрендә башка раса, дин, җенес вәкилләренә, башкаларның идеяләренә, фикерләренә ихтирамлы карашта булу дигән сүз ул. Әмма башкаларның уй-фикерен, гамәлләрен яхшы аңлар өчен башта үз башыңда тәртип булырга тиеш - үз-үзеңне аңлый белү мөһим.

Россия җәмгыятендәге төрле социаль һәм милли төркемнәр арасындагы гармония һәм килешүчәнлеккә ирешү кирәклеген аңлату, төрле карашларга ихтирамлы караш тәрбияләү максатыннан, шәһәребезнең "СУ-2" микрорайонында урнашкан Гаилә китапханәсендә 4 нче урта мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Үзеңне үзең аңлап яшә" дигән темага мәгълүмати-толерантлык сәгате үтте.

Мәктәп укучылары бу дәрестә шәфкатьлелек, мәхәббәт, изгелек төшенчәләре турында риваять тыңладылар, "толерантлык" сүзенең дөньяның төрле телләрендә ничек яңгыраганын ишеттеләр һәм бу төшенчәнең кеше тормышында нинди мөһим роль уйнаганлыгы турында үз фикерләрен җиткерделәр. Шулай ук әлеге темага багышланган шигырьләр тыңладылар, "Яхшы һәм яман" уенын уйнадылар.

Аннары чараны алып баручы балаларны "Аяк киемендәге таш", "Энҗе бөртеге" дигән символик уеннарга җәлеп итте. Бу уеннар барышында алар тормышта нинди уй-карашларның яшәүне авырлаштыруы, үз фикерләреңнең тәртиптә булуының мөһимлеге турында яңа фикерләргә баедылар. Очрашу тирән мәгънәле һәм шул ук вакытта бик күңелле дә "Кот Леопольд" мультфильмын карау белән төгәлләнде.

Айсылу НУРЕТДИНОВА,

Гаилә китапханәсе белгече.

Автор фотосы.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: