Бөгелмә авазы

1 апрельдә аеруча сак булыгыз!

Бөгелмә районы гидрометеорология һәм тирә-юнебез белән соклану идарәсе фаразлары буенча, бүген, аеруча төштән соң, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Ләкин бозлы яңгыр килүенә бер шик юк. Татарстан буенча һава температурасы җөп сәгатьләрдә +2 градуска кадәр җитәргә мөмкин, ә Бөгелмәдә ул 15 тән дә артып китәчәк. Юлларда урыны белән...

Бөгелмә районы гидрометеорология һәм тирә-юнебез белән соклану идарәсе фаразлары буенча, бүген, аеруча төштән соң, алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Явым-төшем күзәтелми. Ләкин бозлы яңгыр килүенә бер шик юк.

Татарстан буенча һава температурасы җөп сәгатьләрдә +2 градуска кадәр җитәргә мөмкин, ә Бөгелмәдә ул 15 тән дә артып китәчәк. Юлларда урыны белән бозлавык, урыны белән пычрак. Синоптиклар урамга кулчатырдан башка чыкмаска киңәш итә, бигрәк тә болыт катламнарының тишелеп китән урыннарын аркылы узганда сак булыгыз, баш түбәгезгә бозлы яңгыр белән бергә Зөһрә йолдыз кыйпылчыклары да килеп төшүе ихтимал...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: