Бөгелмә авазы

Юлларда уяу булу сорала

Соңгы 7 айда Татарстан биләмәләрендәге юлларда килеп чыккан транспорт һәлакәтләре һәм шуларга сәбәпче булган факторларга күз салсак, бу вакыт аралыгында кешеләргә шәхси зыян китергән 2935 юл-транспорт вакыйгасында 359 кешенең гомерен өзелгән, 3875е төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Былтыргы шушы ук вакыт белән чагыштырганда, бәрелүләр саны 5,6 процентка арткан, юлда һәлак булучылар 34кә...

Ләйсән ВИЛДАНОВА әзерләде.

Шушы һәлакәтләрнең 84,4 проценты автомобиль белән идарә итүчеләр гае­бе белән килеп чыккан - 2487 очрак һәм бу былтыргы 7 айдагыдан 5,6 процентка күбрәк. Аерым алганда, юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча, каршы як юнәлештәге юлга чыгу нәтиҗәсендә, алар 120 кешенең башына җиткән (бу рульдәгеләр гаебе белән һәлак булганнарның 38,8 проценты), тизлекне тиешеннән арттыру 98 кешенең үлеменә сә­­бәп булган (31,7 проценты), исерек килеш рульгә утырганнар гаебе белән 39 кешенең гомере өзел­гән.

Шул рәвешле, 2004 ел­­­да­гыдан транспорт һәла­кәтләрен һәм алар­­ның нәтиҗәләрен йомшартуга корылган юл хәрәкәте иминлеген күтәрү буенча федераль максатчан программада әлеге елдагы хәтәр күрсәткечләрне киметә бару бурыч итеп куелган. Әйтик, 2004 елның 7 аенда 404 кеше һәлак булган, быел ул сан 269дан артмаска тиеш булса да, чынлыкта инде 341гә җиткән.

ЮХИДИ идарәсе җи­тәкчелеге вәкиле моны республикада автопарк күләме кискен артуга да бәйле дип саный. Атап әйткәндә, 2004 елда 709017 транспорт чарасы теркәлгән булса, бүген - 1074879, ягъни 51,6 процентка күбрәк. "Былтыр республикада автотранспорт саны 73 меңгә, шул исәптән Казанда 24 меңгә арткан булса (2004 елдагыдан үсеш 102 процент), быел 7 айда гына да - 55 меңгә! Санап карасаң, 1 мең татарстанлыга 284 автомобиль туры ки­лә. Мондый хәл безнең якын-тирә төбәкләрнең берсендә дә юк", - дип мисал китерә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы полиция полковнигы Мәсгуть Мифтахов. Сүз дә юк, рульгә утырганнарның культурасызлыгы, ягъни юл йөрү кагыйдәләрен бозулары вәзгыятьне бермә-бер катлауландыра: былтыр 7 айда 2691421 очрак теркәлгән булса, быел - 3288688, ягъни гомум кабул ителгән кагыйдәләрне 22,2 процентка артыг­рак бозалар булып чыга. Транспорт чарасын йөртүче болай да куркыныч объект белән идарә итә, шуны белгән өстенә, юл йөрү кагыйдәләрен бозуы хәлне тагын да кискенләштерә.

Дәүләт юл хәрәкәте иминлеге инспекциясе идарәсенең Бөгелмә бү­легеннән алынган мәгъ­лүматларга караганда исә, быелның 7 аенда муниципаль районда 77 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 14 кеше һәлак булган, 116сы төрле дәрәҗәдә имгәнгән. Үткән елның шул ук вакыты белән чагыштырганда, үлүчеләр саны - 1 кешегә, ә яраланучылар 11гә арткан, юл-транспорт һәлакәтләре саны үзгәрешсез калган.

Максатчан федераль программа нигезендә, 2012 елның 7 аена куелган фаразлар буенча, юл-транспорт һәлакәте саны - 85, үлүчеләр - 12, яраланучылар 109дан артмаска тиеш булган. Шулай итеп, үлүчеләр саны фаразлардан кимрәк һәм шунысын да билгеләп үтәсе килә, 3 кеше һәлакәт көнендә түгел, ә соңрак вафат булган. 7 ай йомгаклары буенча шәһәрдә - 36 (узган елның шул вакытына - 44), район территориясендә - 23 (узган ел - 18), трассада 18 (узган ел - 15) юл-транспорт вакыйгасы булган.

Һәлакәтләрнең төп сәбәпләре: машиналар арасында дөрес дистанция калдырмау (31 очрак), юлда чират сакламау (18), тизлекне арттыру (8), каршы як юнәлештәге юлга чыгу (2), узганда кагыйдәләрне үтәмәү (2), җәяүлеләр юлын үткәндә кагыйдә бозу (6).

Шуның өстенә, 16 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагында машина йөртүчеләр медицина тикшерүе үтүдән баш тартканнар, 5се транспорт чарасын йөртү таныклыгы булмаган килеш идарә иткән, 2 очракта машина йөртүчеләр куркынычсызлык каешларын эләктермәгән булганнар. Һәм шуларның берсендә машина йөртүче вакыйга булган урында җан биргән.

Районда балалар һәм яшүсмерләр катнашында 14 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда 1 кеше үл­гән һәм 14е яраланган, шуның өстенә, барлык күрсәткечләр дә үткән ел дәрәҗәсендә калган. Шулай да балаларның үз гаебе белән килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре бергә артып, 3 очракны тәшкил иткән. Кызганычка күрә, скутерлар катнашындагы һәлакәтләр дә булып тора. Мәсәлән, 18 июль көнне сәгать 11дә Ленин һәм Успенский урамнары кисешкән светофорсыз чатта "ВАЗ-2102" сулга борылган вакытта юл бирмәү сәбәпле, 1997 елгы яшүсмер утырган "Альфа" мопеды белән бәрелешә. 16 яше дә тулмаган яшүсмер юлның каршы юнәлешенә таба хәрәкәт иткән. Һә­лакәт нәтиҗәсендә, мопед йөртүче бик күп бә­­ре­­лүләр һәм яралар бе­­лән Бөгелмә үзәк район хастаханәсенә озатыла.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: