Бөгелмә авазы

Авылдашлар, яд итик!

Тоталитар режим чорында булып узган сәяси репрессия дулкыннары Карабаш авылын да читләтеп үтмәгән. "Хәтер китабы"нда теркәлгәннәре - 48 кеше. Аларның гаилә әгъзаларын, эзәрлекләнгән туган-тумачасын да саный китсәң (ул вакытта гаилә саен 5-7шәр бала булган), күпме кешенең гөнаһсыз күз яше түгелгәнен, күпме адәм башыннан кайгы-хәсрәт кичкәнен күз алдына китерүе кыен түгел!...

Реклама

Тоталитар режим чорында булып узган сәяси репрессия дулкыннары Карабаш авылын да читләтеп үтмәгән. "Хәтер китабы"нда теркәлгәннәре - 48 кеше. Аларның гаилә әгъзаларын, эзәрлекләнгән туган-тумачасын да саный китсәң (ул вакытта гаилә саен 5-7шәр бала булган), күпме кешенең гөнаһсыз күз яше түгелгәнен, күпме адәм башыннан кайгы-хәсрәт кичкәнен күз алдына китерүе кыен түгел!

Фазыл ВӘЛИӘХМӘТ.


Андый хәлләр киләчәктә кабатланмасын дисәк, без ул көннәрне истә тотарга бурычлыбыз. Бүгенге тормышның кадерен белү өчен дә мөһим аны онытмау.

Ә эзәрлекләүгә дучар ител-гәннәрнең язмышлары бик катлаулы, ачылардан ачы булган... Карабаш авылыннан гына да 4 кеше үлем җәзасына хөкем ителеп, Бөгелмә шәһәрендә атып үтерелгәннәр.

11 авылдашыбызга колхозлашу чорында "кулак" ярлыгы тагылып, алар да административ репрессиягә дучар ителәләр, нахакка рәнҗетелеп - йортларыннан, мал-мөлкәтләреннән мәхрүм ителеп, гаиләләре белән ерак җирләргә сөреләләр. Сәяси репрессиянең төрле ялган яла һәм әләк астына эләккән башка корбаннары да күп булган: совет власте чараларын өзүче, контрреволюцион оешмада катнашучы, элеккеге сәүдәгәр, совет активистларына каршы террорчы, колхозларга каршы агитация алып баручы, ачлык турында провокацион хәбәр таратучы, милли пантөркизм оешмасында әгъза булып торучы, җәмәгать арасында контрреволюцион эшчәнлек алып баручыларны тиешле органнарга хәбәр итмәүче, сугыш турында имеш-мимеш таратучы, өметсезлеккә бирелүче, корткычлык эше алып баручы һәм башкалар, һәм башкалар - нинди генә гаеп ташланмаган да, нинди генә җәзага дучар ителмәгән алар!

Әйе, алар башыннан узганнарны башка беркайчан да, беркемгә дә кичерергә язмасын! Авыл мулласы Шакир Әхмәтша улы Бикколовны, мәсәлән, 1929 елның 3 ноябрендә кулга алырга киләләр. Ләкин авылдашлары аны яклап алып калалар. Әмма Сталин ялчылары төнлә килеп, барыбер алып китәләр. Шул ук елның 23 декабрендә Җинаять кодексының 58.10, 58.11 нче маддәләре буенча өч елга хөкем итеп, концлагерьга озаталар. Гаиләсен өеннән куып чыгаралар, ул йортка авыл советы урнаша, соңрак балалар бакчасына бирәләр. Шулай итеп, тырыш гаиләне, тир түгеп тапкан мал-мөлкәтеннән, йорт-җиреннән мәхрүм итеп, Иркутск өлкәсенә озаталар. Берсеннән-берсе кечкенә балалары Әкрәмә, Өлфәт, Шифа, Ләйлә белән бергә аларны ат абзары кебек баракларның нарларына урнаштыралар. Себер салкыннары, өс-башка юклык, ачлык, төрле чирләр халыкны кыра гына. Ләйлә ханым әнисенең ничек вафат булуы турында тасвирлап яза. Кешеләрне аерым кабер казып, хөрмәтләп җирләү турында сүз дә була алмый - барысын бер чокырга тутырып күмәләр. "Без ничек исән калдык икән?" - дигән сорау бирә Ләйлә ханым үз хатында. Бүген ул да исән түгел инде, аның укытучы булып эшләүче кызы Асия Самара өлкәсендә яши, бабасы гомер кичергән, әнисе туган Карабаш авылына туганнары янына кайткалап йөри...

Репрессияләнгән авылдаш-ларыбызның күбесенең язмышы әлеге көнгә кадәр билгесез булып кала. Шуңа да эзләнү, барлау эшләре дәвам итә. Алар турында истәлекләрне, фотолар, төрле мәгълүматлар, документларны туп-лап, бер китап итеп бастырып чыгарсак, тарих битләрендәге бер ак тап кимер иде.

Хөрмәтле газета укучылар! Әгәр сез бу канлы, күз яшьле вакыйгаларга бәйле истәлекләр белән уртаклашырга телисез, нидер әйтер сүзегез бар икән, материалларны түбәндәге адреска хат итеп юллый аласыз: Карабаш поселогы, Мөхәммәтҗанов урамы, 19-8, телефон: 8-917-850-63-38.

Тагын бер хәбәр: 28 октябрь көнне Карабашның Насыйров урамында сәяси репрессия корбаннары булган авылдашларыбызга һәйкәл ачу тантанасы була. Чара 14 сәгатьтә башлана. Тантанага рәхим итегез!

Рәсемдә: сәяси репрессиягә дучар ителгән Бикколовларның (4 гаилә) иң өлкәне - Әхмәтгариф. Карабашта яшәүче Атлас Бикколовларның гаилә архивыннан.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: