Бөгелмә авазы

Рухың күңелемне тынычландыра, әнкәй

Ә-й-й, явып та куйды соң быел көз яңгыр! Әйтерсең лә, күктән җиргә су җепләре сузылдылар… Ә менә күптән түгел генә җиргә төшкән суык моңарчы ямь-яшел утырган агачларны күз ачып йомганчы төрле-төрле төсләргә манды. Кинәт бөтен җир ыспайланып, матураеп китте. Җилләр кагылып кына үтсәләр дә, җиргә яфрак яңгыры ява башлады. Октябрь...

Равилә АРСЛАНОВА.
Кодаш авылы.

Өлкәннәребезнең гомер көзләре җылы, якты булсын. Бәхеткә тиенеп, озак яшәсеннәр алар. Чөн­ки өлкәннәрнең безнең өчен кылган игелекләре, тырышлыклары хисапсыз. Бу гамәлләрнең әҗерен кайтару өчен безгә әле тырышасы да тырышасы. Менә үзебез дә инде гомер көзенә кереп киләбез. Ә күңелдә - бу көннәрдә бигрәк тә, үз якыннарыбыз, әти-әниләребез, билгеле.

Әни! Без биш баланың бу сүзне әйтүдән туктаганына да нәкъ алты ел ярым вакыт узды. Ул барында кичерелгән тормыш мизгелләре орчык әйләнгән төсле хәтердә бөтерелеп, кабат-кабат мине үткән көннәргә кайтара.

…Ерак Себер каласыннан Азнакайга танышым кайтып төште. Әнисен җирләргә кайтуы икән. Аның белән очрашкач, мондый вакытта әйтелә торган сүзләрне кабатлыйм. Аны юатканда мине чорнап алган ниндидер хис, яшен утыдай кабынып, әллә нишләтте. Бу мизгелдә ачы хәсрәт, сагыш кабат үз әниемне югалткан көннәргә алып кайтты.

Җиргә шаулап яз килгәндә югалттык без әниебезне. Мин үзем дә сизмәстән танышым Румиягә әрнү катыш сагыш белән: "Я Раббым, килер бер көн, кемне югалтуыңны аңларсың. Бүген әле син ул уйлардан бик ерак, менә соңрак иң кадерле кешеңне - әниеңне кирәк кадәр ярата белмәгәнеңә үкенерсең", - дидем. Бу сүзләрне мин үзем дә сизмәстән кычкырып, йөрәгем түреннән әрнеп әйттем һәм миңа шул минутларда бигрәк тә ямансу иде…

Еллар уза тора. Мин үзем дә әни, әби, оныкларым үсеп килә. Әниемне күз алдына китереп, юксынган көннәрем еш була минем.

Балачагым. Җиде яшьлек вакытымда качышлы уйнаганда биек сарай түбәсеннән егылып төшеп, сәнәккә нык кына тырмалдым. Хәлем, күрәсең, начар булгандыр. Ярдәмгә килгән табибәнең йөземә кулы белән кагылып: "Әй, кызый, китмә, китмә!" - дигән сүзләре аша әйләнә-әйләнә әллә кая күккә, югарыга күтәрелә башлагач, әниемнең минем янда ни эшләргә белмичә бәргәләнүен тоеп, күк яктылыгыннан аерылып, кире җиргә төштем, ахрысы. Аңыма килгәндә аның ачыргаланып кычкырганын ишетеп, хәйран калдым. Бу минутта әнием кызын коткарсыннар өчен әллә ниләр эшләрлек хәлдә иде, күрәсең… Бәлки нәкъ менә шушы тавыш мине һавада очып йөргән җиремнән җиргә тормыш көтәргә кире кайтаргандыр да әле?

Үстек. Үз тормышларыбызны корып, әнидән еракта яшәдек. Аралар ерак булса да, аның без - биш баласы өчен яну-көюләрен, хафалануларын тоеп яшәдек.


…Өй алдындагы миләшне
Кисә күрмә балан дип.
Чит җирләрдә сораучы юк:
"Ни хәлең бар, балам?"
- дип.

Әниләр, бары тик әниләр генә шулай дәшә беләләр!

И-и-и, белсәгез иде җәйге яллардан соң үскән нигездән әнине калдырып китүләрнең ничек авыр икәнлеген… Тормыш шулай яратылгандыр инде ул. Әни дә олыгая барды. Әтиебез дә бакыйлыкка күчте. Күпмедер вакыттан соң үзебез дә авылга кайтып төпләндек.

Әни белән бәйле тагын бер вакыйга йөрәгемне өтеп алды. Җәй азагының җылы бер көне иде. Әнинең хәлен белешергә мендем. Ихатага уздым. Ишегалды буш, беркем күренми. Кинәт кенә күзем мунча янындагы ком өеменә төште бит. Карасам, әнием ком эчендә утыра. Йөгереп килеп, каршысына тезләндем: "Ни булды, әнекәем, нишләп монда утырасың?" - дип сорыйм. Ул гаепле тавыш белән күзләрен яшереп: "Аякларым бик авырта, кызым, чыдый алмагач, ком эченә кереп утырдым", - диде дә башын аска иде. Өйгә уздык. Шул минутта йөрәгемнең бер почмагы үкси-үкси яшь койды. Еллар буе күңел түрендә сакланган иң йомшак, иң ягымлы сүзләрне бертуктаусыз аңа пышылдадым һәм үз тавышымны үзем танымадым. Биреп бетерә белмибез шул барыбер газизләребезгә тиешле кадер-хөрмәтне.

Бала чакта биргән вәгъдәләрне
Үтәмичә гомер итәбез,
Ә бит, баксаң, без әниләргә
Терәк булыр өчен туганбыз…

Ананың мәхәббәте баласына - диңгез кадәр, ә баланың анага - шул диңгездәге күбек кадәр диләр. Хактыр бу сүзләр.

Бу көнне мин әнием яныннан бик соң кайтып киттем. Пешереп алып менгән өчпочмаклар белән өчәүләшеп - әнием, Мөгаллимә апа һәм мин бик тәмләп чәй эчтек. Шул чакта мин әниемнең яраткан кызы идем. Әнекәем кинәт кенә яшәреп, яшь вакытындагы кебек нурланып киткән күзләрен миннән алмый, җыйнак кына учлары белән минем киеренкелектән де­релдәп-дерелдәп куйган кулларымны сыпыра. Әй­терсең лә, балачагыма кабат әйләнеп кайттым.

Бүген мине шул юата: "теге дөньяда" әниемне очратырмын һәм, әлбәттә, ул оҗмахта булыр. Ә бү­генгә, әнекәем, мин әле анда ашыкмыйм. Чөнки оныкларымны дөрес юлдан тайпылмый яшәргә, әниләренә, ягъни кызыма бул­ган мәхәббәтләрен сак­лый белергә өйрәтәсем бар. Мине яраткан, хөрмәт иткән балаларым, 40 елга якын гомер иткән, тормышның ачысын-төчесен бергә татыган тормыш юлдашым белән дә тиз генә аерыласым килми.

Төшләремә кердең бүген, әнкәй,
Сөтле чәйләр ясап эчердең,
Иңнәремнән сөйдең, әйтерсең лә,
Сагышларым сыпырып төшердең.

Учларыма алып, кулларыңны
Үбә-үбә сулыгып еладым,
"Алма аны, Тәңрем, калдыр", - диеп,
Бер Ходайдан ялынып сорадым.

Китәсеңне алдан сизеп тордым,
Шундый моңсу иде карашың,
Ана җаны әллә кабердә дә
Сагына микән үзенең баласын?

Нигә кердең, әнкәй, төшләремә,
Җаным сызлаганны сиздеңме?
Өзгәләнә балам, сагышларын
Җиңеләйтим бераз дидеңме?

Рәхмәт, әнкәй, тынычланды күңелем,
Синең рухың тоепянымда,
Син кил, әнкәй, шулай сагышлардан
Җаным өзгәләнгән чагында.

Сүземнең соңында шуны әйтәсем килә: әнкәй-әткәйләрне онытмыйк, тиешле җылы сүзләребезне бүген, хәзер, шушы минутта, алар исән чакта әйтеп калыйк, кадер-хөрмәтебезне вакытында күрсәтик, соңыннан үкен­ерлек булмасын! Исән булса, көзнең бу аенда безнең әниебез Мин­ямал Шәрәфетдин кызына 85 яшь тулган булыр иде. Бу язмам синең рухыңа дога булып барып ирешсен, әнием!

Рәсемнәрдә: газиз әти-әнием - сугыш чорында һәм аннан соң җәмгысе 10 ел Краснокамск шәһә­рендә Ленинградтан күче­релгән Монетный дворда эшләгән тыл һәм хезмәт ветераны әнием Минямал белән сугыш ветераны, Ленин ордены кавалеры, 32 ел "Иркеннефть" нефть һәм газ чыгару идарәсендә эшләгән хезмят ветераны әтием Лотфулла хәйруллиннар; әниебез энем - Россиянең атказанган нефтьчесе Билсур Хәйруллин белән. (Фотолар - гаилә альбомыннан).

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: