Бөгелмә авазы

Десантчылар бәйрәм итте

2 август көнне Россия күләмендә "зәңгәр берет" кигәннәр һөнәри бәйрәмнәрен уздырды. Бөгелмәдә дә Һава десанты гаскәрләре көненә 82 ел тулу уңаеннан мәдәни чаралар үтте.

Ләйсән ВИЛДАНОВА.
Автор фотосы.

Бу көнне десантчылар­ның традицион чаралары Мәңгелек ут янына һәлак булган сугышчылар истәлегенә чәчәк кую­­дан башланды. Алга таба алар бер колонна булып, җилдә һава десанты гаскәрләре әләмен җилфердәтеп, "Сугышчан туганлык" мемориалы янына юнәлде­ләр. Анда аралаштылар, яшь кадетчылар белән бергәләп күмәк фотога төштеләр.

Бәйрәм тантанасына килгән Бөек Ватан сугышы һәм һава десанты ветераны 86 яшьлек Леонид Андреевич Карташев та сугышта, кайнар нокталарда баш салган хезмәттәшләре истәлегенә һәйкәлгә ка­нәфер чәчәкләре куйды. Мөхтәрәм ветеран һава десанты гаскәрләренең 98 нче дивизиясендә хезмәт итә. 1945 елның апрелендә Австриядә Вена өчен барган сугышларда каты яраланып, озак кына госпитальдә дә ятып чыга. "Бу көнне яшьлегем бөтен барлыгы белән күз алдыма килә. Әзерлек үтеп, десантчы булганда миңа бары тик 18 яшь кенә иде бит. Бүген менә бик зур канәгатьлек белән яшьләрне күзәтәм һәм аларга - көчләре ташып торучы яшь, гайрәтле егетләргә карап, хәтта бераз гына көнләшеп тә куям", - ди ул елмаеп.

"Россия десантчылар союзы" региональ иҗтимагый хәрәкәтенең Бөгелмә бүлеге рәисе урынбасары Эльдар Ра­­­мазанов махсус брига­даның 3 нче бүле­гендә хезмәт итә. "Бу бәйрәм, иң беренче чиратта, ве­тераннарны, һава десан­ты гаскәрләрендә хез­мәт итүчеләрне, ил сак­лаганда һәлак булган хезмәттәшләребезне зур горурлык белән искә алу чарасы. Икенче ел рәттән, бергә җыелышып, мәдәни программа оештырабыз, ярдәмгә шәһәр оешмаларын да тартабыз. Алар безгә, хөрмәт йөзеннән, каршы килмиләр, моның өчен зур рәхмәт", - ди Эльдар.

Десантчылар бәйрәме кичен Яшьләр сарае мәйданында дәвам итте.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: