Бөгелмә авазы

Үз телебездә сөйләштек

Россия Президенты Д.Медведев тарафыннан кабул ителгән "Уңайлы мохит" программасына нигезләп, мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче "Яңарыш" тернәкләндерү үзәгендә "Мин татарча сөйләшәм!" акциясен уздырдык.

Г.АСЫЛГӘРӘЕВА, Р.ХИСАМИЕВА,
3 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучылары.

Кешеләргә кайгыртучан мөнә­сәбәттә булу - татар халкын бизи торган күркәм сыйфатларның берсе һәм ул кешеләр тормышында бик мөһим. Мондый сыйфатларны тәрбияләү укыту-тәрбия процессында күптөрле эш формаларын, чара һәм алымнарны куллануны күздә тота. Шул нисбәттән, бу чараны үткәргәндә үз алдыбызга түбәндәге максатларны куйдык: балаларга, ятимнәргә, гарипләргә, авыруларга карата җылы мөнәсәбәт, мәрхәмәт, тирә-юньдәгеләргә хөрмәт, игътибар, ярдәмчеллек, игелек хисләре һәм халык мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү; татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту.

Әлеге күркәм чарада шәһә­ребезнең 3 нче урта мәктәбе укучылары тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче бала­ларга бәйрәм концерты күрсәт­теләр. Аннан соң үзләре алып килгән тәмле итеп пешерелгән милли ризыклар бе­лән сыйладылар. Чара үзәктә тәр­бия­ләнүчеләргә "Мин татарча сөй­ләшәм!" акциясенең логотипларын, эмблемаларын ясап тарату белән үрелеп барды. Йомгаклау өлешендә исә мәктәп укучылары балаларга истәлеккә бүләкләр тапшырдылар. "Мин татарча сөй­ләшәм!" акциясе кунакларның да, хуҗаларның да күңелләренә хуш килде.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: