Бөгелмә авазы

Дусларыбыз булу – үзе зур бәхет

Күптән түгел Карабаш бистәсе мәктәпләрендә булырга туры килде. Шә­­­һәр мәктәпләре мө­гал­­лимнәре, укучылар белән даими очрашып, элемтәдә торабыз анысы. Сала белем бирү йортларында исә мондый очрашулар сирәгрәк үтә. Аның сәбәпләре инде мәгълүм - юл ераклыгы. Аннан соң бүгенге көндә электрон мәгълүмат ча­раларының үсүе дә аралашуны җиңеләйтә, әм­ма ничек кенә булмасын, күзгә-күз...

Руслан ҖӘЛӘЕВ.
Автор фотосы.

Бөгелмәдән чыгып кит­кәндә һава температурасы, якынча, 20 градуслар тирәсе салкын иде, бистәгә якынлашкан саен түбәнәя барды ул һәм инде Карабашның үзендә минус 32 (!) градуска җит­те. Мондый суык көнне мәктәпләрдә укулар булмас инде дигән шик күңелне биләп алды, әмма юкка гына булган икән... Авыл баласын салкыннар белән генә куркытырмын димә!

Беренче очрашу Ка­ра­башның 2 нче урта мәк­тәбендә булды. Мәктәп ишеген ачып керүгә, балаларның шат тавышларын ишетеп, тынычланып калдык. Исәнләшеп, түргә уздык. Дүшәмбе көннәрендә дәресләр башланыр алдыннан, балаларны җыеп, бергәләп сөйләшү - линейка үткәрү кебек матур гадәт әле авыл мәктәпләрендә сакланган икән /ни кызганыч, шәһәр мәктәпләрендә әлеге гаять әһәмиятле тәрбия чарасы файдаланылмый/. Нәкъ менә шушы линейкаларда узган эшләргә йомгак ясау, уку алдынгыларын, төрле чараларда актив катнашучыларны зурлау; "икеле капчыкларын", мәктәп, җәмәгать тәртибен бозучыларны җыелганнар алдында оялту; яңалыкларны җиткерү, алга планнар белән таныштыру линейкада башкарыла, ләбаса. Бу көнне дә шулай булды. Аннан соң килгән кунаклар белән таныштырдылар һәм аларга сүз бирделәр. Бөгелмә шәһәре һәм районы милли хәрәкәтенең актив әгъзасы, шәхси эшмәкәр Фәрит абыйлары Нәбиуллинны һәрвакыт шатланып каршы алалар икән биредә. Шулай булмый ни, ул бит кулыннан килгәнчә, мәктәпкә матди һәм рухи ярдәм күрсәтеп тора. Шундый иҗтиһаты өчен узган ел Бөгелмә муниципаль районы укытучыларының август конференциясендә хакимият башлыгының Рәхмәт хатына лаек булган иде. Мәктәпкә килеп, аның булышлыгын, ярдәмен күргәч, Рәхмәт хатының юкка гына бирелмәвен аңлыйсың. Аннан соң укучыларның, укытучыларның, инде олы яшьтә булган техник хезмәткәрләрнең дә аның шундый игелекләре өчен, аркасыннан кага-кага, рәхмәт әйтүләрен күрү Фәрит әфәнденең тырышлыклары юкка булмавы турында сөйли һәм иң югары бәя булып тора. Бу көнне дә мәктәпкә буш кул белән килмәгән иде ул - татар теле һәм әдәбияты фәннәреннән яхшы өлгергән 7 укучыга, бүләк итеп, 2012 елның I яртыеллыгына "Бөгелмә авазы" газетасына яздырды. Татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү максатыннан, әлеге предметларны өйрәтүче укытучылар белән берлектә, укучылар өчен менә шундый кызыксындыру чарасы уйлап тапканнар. /Алга китеп булса да, шуны да әйтү урынлы булыр, мондый бүләккә лаек укучылар газетабыз битләрендә барган конкурсларда актив катнашып, җиңүләр яулыйлар. Димәк, бу эш инде үзенең нәтиҗәләрен дә бирә/.

Карабаш 2 нче мәктәбе рәсми рус телендә белем бирү учреждениесе саналса да, биредә белем алучы балалар иркен итеп республикабыз дәүләт телләрендә аралаша. Очрашу да, уртак килешү нәтиҗәсендә, үзебезнең телдә барды. Монысы инде яшь буынның телләрне өйрәнүгә карашларын, ничаклы күбрәк тел белсәң, рухи яктан шулкадәр бае­­­рак булуны аңлап эш йөртүләрен һәм, әлбәттә, әлеге мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укы­­­тучыларының дөрес юнә­лештә эш алып баруларын күрсәтте, шуның ачык мисалы булды. /Ни кызганыч, урта һәм өлкән буын вәкилләре бу мәсьәләдә "катып" калганнар, белсә-белмәсәләр дә, һаман да шул "өлкән агай" телендә сукаларга тырышалар, бистәдә үткән отчет сессиясе шуны күрсәтте/. Әлеге уку йортында очрашу менә шундый җылы хатирәләре белән истә калды.

Аннан соң Карабаш бистәсе 1 нче урта мәк­­­тәбендә дә шундый ук чара узды. Мәктәп укучылары алдында Фәрит Нәбиуллин 4 укучыга "Бө­гелмә авазы" газетасын бүләк итеп яздырды. Татар мәктәбендә аралашу шулай ук ихластан булды. Ахырдан кунаклар бүләккә лаек булган укучылар белән истәлеккә фотога төштеләр. Мондый дусларыбыз булу белән без бәхетле, җәмәгать.

Рәсемдә: Ф.Нәбиуллин, Карабаш 1 нче урта мәктәбе укучылары Г.Рәфыйкова, А.Фәттахова, Г.Корычбаева, Э.Биктова һәм тренер Э.Шәфиев.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: