Бөгелмә авазы

Җилдән җитез узыштылар

Агымдагы елның 25-26 август көннәрендә Европада иң яхшылардан саналган "Биектау" автодромында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына ярышлар узды. Шунда ук "Д1А" һәм "Д1" дивизионнарында ралли-кросс чемпионатының бишенче этабы һәм "Лада" классында Россия Кубогына дүртенче этап узышлары да үтте. Ярышларда илебезнең барлык төбәкләреннән дә иң көчле пилотлар катнашты. Биредә Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти,...

Агымдагы елның 25-26 август көннәрендә Европада иң яхшылардан саналган "Биектау" автодромында Татарстан Республикасы Президенты Кубогына ярышлар узды. Шунда ук "Д1А" һәм "Д1" дивизионнарында ралли-кросс чемпионатының бишенче этабы һәм "Лада" классында Россия Кубогына дүртенче этап узышлары да үтте.

Ярышларда илебезнең барлык төбәкләреннән дә иң көчле пилотлар катнашты. Биредә Мәскәү, Санкт-Петербург, Тольятти, Воронеж, Казан, Самара, Чаллы, Курск, Омск, Түбән Кама һәм Бөгелмә вәкилләре чыгыш ясады.

Безнең шәһәр данын Бөгелмәбезнең "Ил Барс" автомобиль-спорт клубы командасы яклады. "Лада" классында Россия Кубогына дүртенче этап узышларында якташыбыз Альберт Гайнуллин беренче урынны яулады. Россия Кубогы өчен үткән узышларның гомумкоманда зачетында да безнең шәһәр командасы лидер булды.

30 сентябрь көнне Бөгелмә пилотлары командасы Россия Кубогы ярышларының бишенче этабында катнашу өчен Тольятти шәһәренә юл алачак. Уңышлар сезгә, егетләр!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: