Бөгелмә авазы

Тәрбия – мәңгелек фәлсәфә

Бәхет һомае, син - канатлы кош, Каурыйларың     зәңгәр-яшел балкыш, Канат җәеп үтәсең дә, җаныш, Тулмый кала Ходай бүлгән язмыш. (Фәрит Яхин). "Бәхетле кеше генә бәхетле бала тәрбияли ала. Бернигә карамый, бәхетле булыгыз", - дип язды әле узган гасыр башында ук бөек тәрбияче-мөгаллим Антон Макаренко. Гасыр кичте һәм, ниһаять, без дә...

Бәхет һомае, син -
канатлы кош,
Каурыйларың
    зәңгәр-яшел балкыш,
Канат җәеп үтәсең дә,
җаныш,
Тулмый кала
Ходай бүлгән язмыш.
(Фәрит Яхин).
"Бәхетле кеше генә бәхетле бала тәрбияли ала. Бернигә карамый, бәхетле булыгыз", - дип язды әле узган гасыр башында ук бөек тәрбияче-мөгаллим Антон Макаренко. Гасыр кичте һәм, ниһаять, без дә тормышыбызда сөю-кадернең никадәр мөһим булуын аңладык.

Раилә ХАФИЗОВА
Әниләр көне, Кавышу кө-не, Мәрхәмәт көне - соңгы ел-
ларда нинди генә матур бәй-рәмнәр уйлап чыгармадык! Моннан бер-ике ел элек кенә календаребызга тагын бер бәйрәм өстәлде: 21 гыйнварда Кочаклашу көнен билгеләп үтә башладык. Уртак йортыбызда иңне-иңгә куеп яшәгән кешеләрне ярату, юату, куандыру хакына үткәрелә яңа бәйрәм.
Аны һич ке-нә дә Европадан иңгән чит галәмәт дип әйтеп булмый. Киресенчә, рус әдәбиятының мәшһүр фикер
ияләре XIX йөз-
дә үк күтәреп чыккан гума-нистлык идея-ләренең кайта-
вазы ул. Сүзем-
не Иван Тур-
геневның бер әсәреннән өзек
китереп дәлил-
лим. Аның ге-
рое, яшь кенә егет, мескен кыяфәтле, карарга да чирканыч булып керләнгән хәер сораучыны очрата. Иреннәре аның ипи сорап кыймылдый, тик берәү дә янына килми, чөнки өс-башыннан, үзеннән яман ис килә. Аһ! Кабаланып, егет бер кесәсен капшый, икенчесен - тик ник бер тиен акча тапсын! Кулыннан сәгатен салып бирер иде - анысы да өйдә калган! Гаҗизлектән кулларын җәеп, ул: "Кичер мине, кардәш", - ди һәм аны кочып ала. Кешеләрдән ачу-талаш кына күргән ябык гәүдәне, кызганып, күкрәгенә кыса... Хәерченең күзләре мөлдерәмә яшь белән тула. Кинәт борылып, ул үзе дә аны кочаклый. Егетнең соравына каршы: "Сиңа да хәер, туган, сиңа да хәер", - дип җаваплый.
Хәер, нигә рус әдәбияты турында язам әле мин? Гүзәл Коръән сүрәләре, шәрык философларының әсәрләре шул хакта түгелмени?!
Медицина профессоры, доктор Винченцо Мариньяно саф хисләр белән кешегә кагылуны "тормыш эликсиры" дип атады. Шул вакытта аның иммунитеты яхшыра, нерв сис-
темасы ныгый, гемоглобин күләме арта һәм, ниһаять, сөю-сәгадәт гормоны - окситоцин бүленеп чыга башлый. Дөрестән дә, сабый чакта аналары күп сөйгән, назлы кочагына алып тирбәткән сөекле балалар, үскәч тә, иманлы булып калалар, тормышка тизрәк җайлашалар, кешеләргә карата шәфкатьле булалар. Сабый чактагы кебек наз-ярату кирәксенгән нечкә чак тагын бар микән?!
"Ялкын" ятимнәр йортында тәрбияләнүче балалар кочып сөйгәнне яраталар, - дип язды безгә приют директоры Ольга Плеханова. - 21 гыйнварда алар, шәһәр урамнарына чыгып, очраган һәрбер кешене, йөгереп барып, кочакладылар. Бәлки, кемгәдер бу бераз уңайсыз да тоелгандыр. Тик нишлисең: өлкәннәр кочагына сыенып, алар кечкенәдән мәхрүм калган ана назын, ана җылысын эзли. Тәрбиячеләр моны үз йөрәге аша үткәреп тоемлый".

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: